Сардекбашская сельская библиотека - филиал № 33

"Өзелгән өмет" Гөлчәчәк Галиева

Дәвамы...

 
***
Талия эшкә гадәттәгедән иртәрәк килде. Озакламый ишектә Касыйм да пәйда булды. Йөзе борчулы, күз төпләре шешемсерәгән. Бөтен килеш-килбәте, кыяфәте белән кайгы-хәсрәт кичергән кешене хәтерләтә. Күз карашында да күңелләрне айкап алырдай моңсулык, тирән үпкә чагыла. Әле моңарчы аны беркайчан да болай мескен хәлдә күз алдына да китерә алмаган сәркатип бөтенләй каушап калды.
«Бу кадәр үзгәреш минем аркада гына түгелдер, бер-бер хәл, бәлки, командировкасы уңышсыз булгандыр», – дип уйлады Талия. Шулай да, үзен тыныч тотарга тырышып:
– Кайтуыгыз белән, Касыйм Кадыйрович! Ни өчендер борчулы күренәсез, әллә юлларыгыз уңмадымы? – дигән булды.
– «Борчулы күренәсез», имеш. Ну, артистка да инде үзең! Надо же, гаепле икәнен белә торып... Теге чакта да мине төп башына утыртып шаккатырганыең, – дип тезеп китте тегесе. – Каян килә сиңа шуның кадәр көч? Хатын-кызга хәйләкәрлек табигатьтән бирелгән бер корал, ахры... Әйт әле дөресен, миңа үч итеп, егетне бераз биетеп алыйм әле, дип кенә өйгә кайтмый йөрдеңме? Кичә мин туры сиңа кайтып төштем. Өй буш, хәтта записка да юк. Шуны аңладым: мине көтмиләр... Бүген иртә белән дә сугылып карадым, опять шул ук хәл. Кайларда йөрдең? Пычаксыз суясың бит, беләсеңме шуны... Нәрсә генә дисәң дә, яратам бит. Яратам, үлеп яратам. Киләчәктә барыбер бергә булачакбыз! Бераз кызларымны аякка бастырыйм, дип кенә азапланам бит. Мәскәүдән бер җылы хәбәр дә алып кайттым әле. Тиздән Думада ирләргә күпхатынлылык хокукы бирүче закон кабул ителәчәк икән. Ул законнары барып чыкса, Алла боерса, качып-посып йөрисе булмас, полный законный хатыным булырсың.
– Касыйм Кадыйрович, безгә бик җитди сөйләшергә кирәк.
– Алла хакы өчен, туктат, матурым, бетер бу үпкәләп йөрүләреңне! Күп сүз нинди сүз диләр әле? Фатирны сиңа күчерү турында барлык документлар эшләнелгән. Тәртибең «бишле»лек булса, фатир белән охрана өчен түләүне фирма үз өстенә алыр. Йә, килештекме, гүзәлем, калганын бүген эштән соң, өйдә сөйләшербез, куна киләм. Сагындым, үлеп сагындым...
– Юк, Касыйм Кадыйрович, юк, юк! – дип кырт кисте кыз.
Әллә инде болай тиз генә килешүнең чыннан да мөмкин түгеллеген аңлапмы, әллә инде көтмәгәндә генә хезмәткәрләренең килеп керүеннән шикләнепме, Касыйм аны үз кабинетына чакырды.
Һәм... һәм ишекне эчтән бикләп үк куйды. Тәмам тәкатен җуйган ир Талияне кочагына алды. «Сагындым, өзелеп сагындым, бәгърем», – дия-дия, ул кызны шашып-шашып үбә башлады.
– Касыйм Кадыйрович, тынычланыгыз, сабыр гына урыныгызга барып утырыгыз әле. Сезгә... – Талия дә дулкынлана иде, бераз тын алды, – кайчан да булса мине дә тыңларга кирәктер ләбаса. Мин дә сезгә өр-яңа бер хәбәр әйтергә телим, мәгәр тыңлар булсагыз.
– Йә, әйтеп кара... – Ир сагаеп калды.
– Мин тиздән кияүгә чыгам... Бүген кич безгә очрашу мөмкин түгел.
– Нәрсә-ә-ә?
Касыйм, нишләргә дә белмичә, затлы күн көрсиенә барып утырды. Нәкъ шул вакытта, көтеп кенә торгандай, кайсысыдыр ишек шакыды.
 
***
Кич. Тып-тын бүлмә. Ике арада авыр сөйләшү бара. Касыйм кызның теләген аңлый да кебек. Әмма аны үз кулыннан да ычкындырасы килми. Киләчәккә корган хыялларын, өметләрен тәмләп-илһамлап тасвирлаганнан соң да кызны үзе белән калырга ризалата алмагач, соңгы чарасын сынап карамакчы булды.
– Талия, тормышта ирешкән барлык уңышларыңны, моңарчы алып килгән зур хезмәт хакы-премияләреңне әллә үз казанышларың гына дип уйлыйсыңмы син? Әниеңә авылда бер дигән өй, мунча салганда, сыер алганда түккән акчаларым да онытылды булса кирәк. Инглиз телеңне камилләштерү, компьютер үзләштерү өчен дә, чит илләрдәге сәяхәтләрең өчен дә күпме долларлар очканын, ай-һай, тиз оныттың бит, кызыкай. Кемгә эләккән бу бәхет, дип яшисе дә яшисе урынга, ашаган табагыңа төкерәсең түгелме? Югары белемең дә булмаган көенчә, бу базар дөньясына кем чыгарды сине? Әнә, үзең белән бергә сәркатипләр курсын тәмамлаучыларның кайсысы гына ирешә алды икән әле бу дәрәҗәгә, ә?! Бик сирәгедер, мәгәр булса... Яшәгән фатирың... Фатирың тулы байлык... Күпме доллар... Ашаган белми, тураган белә шул. Ярар, чыксаң чыгарсың инде. Минем түккән көчем белән кемне генә бәхетле итәргә җыенасыңдыр, белмим. Бәхетле булырсыңмы икән соң үзең? Син миңа ничек рәхмәтсез икән, ул да сиңа шулай булмас, дип әйтә алырлыгың бармы?
Булса да була икән адәм баласында түземлек! Талия дә түзде, соңгы чигенә җиткәнче түзде, тыңлады. Бүлдермәде, бөтен эчен бушатырга мөмкинлек бирде ул аңа.
– Барысы өчен дә, бүгенге вәгазегез өчен бигрәкләр дә зур рәхмәт, – диде ул аннары. – Рәхмәт: шул оятсыз, ерткыч базар дөньясына керү өчен юл ачучы кеше булдыгыз. Нәкъ заманча иттереп япь-яшь, саф кыз баладан үзегезгә сөяркә ясадыгыз. Әле ул гынамы – йөккә уздыртмас өчен алтынын да кызганмадыгыз, спираль ясаттыгыз. Аны куйдырту өчен зур тәҗрибәле гинекологны ялладыгыз. Бары да, бары да заманча: доллар, доллар... Бала тудырырга да хакым юк иде. Ун елга якын мин бит сезгә рәхәтлек бирүче җан иясе генә булдым. Ә үз хатыныгыз узган берсен тупырдатып таба торды. Һәр балагыз туган саен өегездә генә түгел, фирмада да зур тантана ясалды. Минем шул чаклардагы кимсенүләрем, газаплы кичерешләрем өчен түләп бетерерлек хакның булуы да мөмкин түгел. Менә ни өчен мин, сез биргән оҗмахтан баш тартып, үз кулларым белән үз оҗмахымны булдырып, шунда үз балаларымның тәгәрәп үсүләрен телим. Ярый, сезнең ул хыялларыгызга алданып калдым да ди, бала тудыра алу чорым үтеп беткәч, ниемә хаҗәт миңа андый тормыш?! Дәүләт якласа, күп хатынлыкка да өметегез бар икән әле... Касыйм абый, бәгърем, рәнҗетмәгез... аңлыйм, сезгә дә җиңел түгел, ә миңа тагын да авыр. Иремә ярарга тырышып яшәү һич кенә дә җиңел булмаячак. Үтә җитди кеше ул. Бер ел элек өзелеп сөйгән хатынын, кызын югалткан. Әле ул һаман да алар рухы белән, алар дөньясында, алар тудырып калдырган тәртипне саклап яши. Аңа сезнең дә, минем дә байлык кирәкми, үз мөмкинлекләре дә җитәрлек. Ул да, нәкъ минем шикелле, өе тулы нарасыйлары булуын тели. Ничәмә еллар спираль йөртүем аркасында балага уза алмасам, ул риза булмаячак, – дип, ниһаять, Талия мөлдерәп торган күз яшьләренә ирек куйды. Хәзер инде аерылышуның котылгысызлыгын тәмам аңлаган Касыймның да күңеле тулышты.
Талия исә, бераздан үзен кулга алып, битендәге күз яшьләрен сөртеп алды да сүзен дәвам итте:
– Менә шуңа күрә дә, мөмкин булса, хәзергә үз эшемдә калып, фатирым да, вакытлы гына булса да, үз исемемдә сакланса, тынычрак булырыем. Аллаһы кушып, бары да уңай килеп чыкса, ул фатирның безгә кирәге дә булмас, дип уйлыйм.
– Талия, нигә әле булачак киявеңнең кем икәнен әйтергә теләмисең? – Үзен кулга алган ир дә гәпне тыныч кына дәвам итәргә тырышты.
– Кинәт кенә, көтмәгәндә ул гөнаһсыз җанның гүр иясе булуыннан куркам...
– Аңлатыбрак сөйләсәңче...
– Аңламыйсыз, имеш... «Махсус эшләр» башкару өчен мисалларыгыз бар ич...
– Алай... Менә миңа, мәсәлән, аны түгел, сине юкка чыгару күпкә җиңелрәк түгелме соң? Сөйләвең буенча, ул кеше дә эшмәкәр булса кирәк. Ничек инде мин үземнең, фирмамның бик күп серләрен белгән һәм ун елга якын үзем үстергән кешене ансат кына икенче эшмәкәргә тоттырып җибәрим ди, ә?! Ул бәндәнең сиңа өйләнүендә башка интереслар да ятмый микән әле? Шулайрак тоела.
– Бик нык ялгышасыз, Касыйм Кадыйрович. Ә мин үзем өчен алай бик курыкмыйм да. Миңа кулыгыз күтәрелмәячәк бит сезнең. Мәгәр, ялгышсам, анысына да үкенмәм. Ачысын да, төчесен дә, бик күпләргә эләкмәгән «оҗмахын» да татыдым. Тик үз баламны сөю, күкрәкләремнән аны имезү ләззәтен татымый калуым гына кызганыч булачак...
 
***
Яңа тормыш... Баш әйләндергеч тизлек белән бөтерелеп чоңгылга кереп киткән йомычка шикелле, Талия дә санап бетергесез, исәбе-хисабы булмаган мәшәкатьләрдән торган яңа тормышына башы-аягы белән кереп чумды. Ир хатыны белән сөяркә арасындагы күз алдына да китерә алмаган аермалыкны тиз татыды ул. Җитмәсә, инде ел буе бөтен эшне үзе башкарырга күнегеп беткән ирдән, үтә уңган хатын булып күренү өчендерме, барын да үз өстенә алды. Ир затына, билгеле ки, шул гына кирәк тә инде. Әмма Ахияр өчен бу бәһаләп бетергесез ярдәм булды. Эшендә вакыт җитмәү сәбәпле бераз бушый төшкән дилбегәне ныклабрак тартырга да, докторлык диссертациясен өр-яңадан башлап җибәрергә дә мөмкинлек туды.
Өендәге мәшәкатьләре никадәр күп булуга да карамастан, эшенә һич зарар китермәде Талия. Беркөнне, һич көтмәгәндә, аның эш бүлмәсенә әнисе килеп керде.
– Әни, нишләп йөрисең, берәр яман хәл юктыр бит?
– Юк ла, менә бер тешем төннәр буе үтереп сызлый башлады. Итмәгән им-томым калмады, аспиринның да бер файдасы тимәде. Йокларга ятуга, әй тотына, минсиңайтим, чыдый торган гына түгел, суыртып алмый булмас. Аптыраган-җөдәгән, мичкә артын терәгән, дигәндәй, кая барыйм инде, сиңа килдем. Үзең кайтмыйсың...
Шул арада, ачык ишектән күреп калган, ахры, хуҗа кунакны үз кабинетына чакырды.
Шактый озак сөйләштеләр. Соңыннан Касыйм Талия янына чыгып:
– Хәзер әниеңне үз рестораныбызга алып барып сыйлыйсың, аннан минем теш табибыма күрсәтәсең, бары да килешенгән. Машина ишегалдында, күпме кирәк, шулай файдаланыгыз. Синең урынга монда Света калып торыр, – диде.
Ишектән чыгуга, әнисе:
– Нинди генә рәхмәтләр әйтсәк тә аз булыр аңа. Бөтен дөньясына бер генәдер ул, валлаһи, бер генәдер... Ә син, миңа да әйтми-нитми, шушындый игелекле кешене ташлап, кияүгә чыгарга җыендыңмы? Әллә инде никахсыз-нисез генә чыгып та өлгердеңме? Әниеңнең хәер-догасын да гел пүчтәккә саныйсың инде, име? Начармы-яхшымы, хәләл сөтемне имезгән, япь-яшьтән тол калып, яңадан кияүгә дә чыкмыйча, сине саклап үстергән анаң бит мин!..
– Әни, бәлки әле ул минем булачак киявемнең кем икәнен дә беләдер. Анысын да әйтмәдеме?
– Нигә белмәсен, белә! Фәрештә күк, әүлия күк кеше бит ул! Хатыны белән баласын ташлаган Абдуллин Ахияр дигән кеше, ди, дажы карточкасын да күрсәтте. Бик матур бер машина янында икегез басып торасыз. Бел аны, үзенә әйтә күрмә, сиңа әйтмәскә кушты. Раббым мине, тешемне сызлатып, монда җибәрмәсә, кияүгә чыкканыңны белми дә каласым булган икән. Син яшерсәң дә, Касыйм барын да белеп тора. Кызым, ялгышма, бәхетле башыңны бәхетсез итмә, Касыймны да рәнҗетмә, – дип, каты гына әйтеп куйды.
Талия акбурдай агарып китте, хәлсезләнеп, барган җиреннән туктап калды. Тиз генә Ахиярга шалтыратып: «Сак була күр!» – дип кисәтәсе килде аның.
– Әни, син бүген нишләптер артык гайрәтле күренәсең, әллә үзеңә сөйләп кенә түгел, салып та бирдеме?
– Юк ла... дөрес, сыйламакчы да булганые, бүлнискә барасымны әйткәч, сумкама гына салды... Бик һәйбәт дару, алай-болай тешең сызлый башласа, йә булмаса, нык кына арып китсәң, берәр рүмкә эчеп куй, файдасы зрә дә күп, диде, рәхмәт төшкере!
– Әни, – диде торган саен гаҗизләнә барган кызы, – бәлки әле ул сиңа акча да биргәндер, ә син, үзеңне кимсеткәнне дә аңламыйча, аның йөзенә карап, рәхмәтләреңне укый-укый, менә шушы кулларың белән алып та куйгансыңдыр? Мин синең нәфесеңне яхшы беләм...
– Биргәннең битенә бакма, диләр, нишләп алмаска ди әле, алдым шул. Хәзер авылда акчасыз, бигрәк тә аракысыз нишләп тә булмый. Җир сукаласы, утын-мазар, печән-салам апкайтасы булса да, каралты-кура төзәтергә дә бәлүтең бармы гына диләр, пуллитр дигән сүз икән ул. Ярый ла, син уч тутырып акча аласың, ыристаранда гына ашыйсың, таксиларда гына йөрисең. Оҗмах шикелле фатирыңда китап укып, телевизор карап, түшәмгә төкереп яткач та... Менә шуларны ташлап китеп карале, бүре булып уларсың... Ярар, чыксаң да чыгарсың инде, фатихамны да бирермен. Мәгәр Касыймны ташласаң, мәңге риза-бәхил түгел, бел аны!
– Әни, аңламыйм мин сине. Кайчанга кадәр шул акча колы булырсың икән инде?! Укытучы булырга теләдем, хәерче буласың киләмени, дидең, каршы төштең. Әнә, Кадрия институтка кереп, Казандагы инженер егеткә матур итеп, бөтен гореф-гадәтләрне җиренә җиткереп, кияүгә чыкты. Ә син ул чакта минем күз яшьләремне бөтенләй күрмәмешкә салындың. Һаман сөяркә булып калуымны хуп күрдең.
– И, балам, ул чакта да «без – без инде, без – шөшле түгел», дип, күпме аңлатырга тырыштым, тәки аңламагансың икән. Кадриянең әтисе үзе укытучы, үзе ушлы, үткен кеше булды. Ә мин кем? Әнә, югары белемле укытучы Кадрия белән Сәхрәгөлең, бик белесең килсә, хәзер базар чилнуклары. Инженер ире эшсез калып эчә башлаган. Чилнуклар үзе акчаны шәп сугалар икән. Ирен эчүдән туктатыр өчен машина да алып биреп караган. Ә теге җүнсезе, исерек баштан утырып, каядыр бәрелеп челпәрәмә килгән, үзе бүлнистә ята бугай. Кадрияң балаларын әниләренә кайтарып ташлады. «Машина беткәнче, исерек тәресе дөмеккән булса икән ичмаса», – дип зар җылыйлар. Сәхрәгөлләр дә адәм хуры булып беткәннәр, аерылыштылар. Төркиядә ниндидер төрекләр белән танышканнар, ди, алар. Килгәндә боларны гел каршы алып, густинса дигән җиргә урнаштыралар да, шунда төне буе гүләйт итәләр икән. Икенче көнне товар алышып, самалютка кадәр озатып та куялар икән, ди. Кемдер бу хәлләрне тегеләрнең ирләренә тишкән, ди. Бөтен бәла-каза шул көнләшүдән киткән, ди. Хәзер синең гайбәтеңне чәйнәп йөрүләре дә, әнәтерә шул, синең көнләшүдән генә бит ул. Касыйм күк берәүнең сөяркәсе булырга ничек кенә риза булырларые әле. Юк шул, синеке шикелле Касыймнар юк алар... Базарда җәй булса, кара-чутыр чегән хатыннары төсле каешланып, кышкы суыкларда – туңмас өчен дип ярты стаканны җиббәреп, мих бәяләй кигән кулларын суккалый-суккалый, көннәр буе тыпырдашып торалар бит, бичаралар. Менә бу заман нишләтте бәндәләрне, хатын-кызны бигрәк харап итте. Гыйбрәт түгелме бу сиңа? Авыл тулы, Казан тулы гыйбрәт хәзер. Ә син... «кияүгә чыгам, бала табам», дип, кычытмаган җиреңне кашып йөрисең шунда. Баласы да пычагыма кирәк, кем рәхәт күргән алардан...
Түзмәде Талия:
– Әни, – диде, – җитте, тукта! Син дә шулай дигәч инде... Үзең кем рәхәтендә яшисең соң? Нигә йөрәгемне шулкадәр телгәлисең? Син бит тудырган балаң өчен түгел, акчасына, байлыгына кызыгып, чит бер кеше өчен тырышасың.
– Нишләп чит кеше булсын ди әле ул? Мин аннан күргәнне берәү малаеннан да күрми. Шыңгырдап торган йортлы, мунчалы итте, сыерга тиендерде. Әнәтерә, әле бүген дә: «Мин сине мәңге ташламам», – дип, нишләргә белми тора. Кемнән күрәм мин мондый хөрмәтне? Менә син, бердәнбер балам булсаң да, анаң яшәгән авыл җулын бөтенләй онытып бетердең...
– И, әни, укытучыларымның, Фатыйма апа белән Любовь Сергеевнаның күзләренә күренергә оят. Алар бит икесе дә минем өчен гел тырыштылар, икесе дә: «Үземә алмаш булырсың», – дип өметләнәләрие. Мәктәптәге очрашу кичәсендә мине чәйнәгәннәрен үзең дә ишеткәнсеңдер?
– Миңа берни дә әйткәннәре юк әле, сиңа гел сәлам әйтергә кушалар. Менә Сәлимгәрәегез маладис, ичмасам, икесенә дә бүләккә төсле телевизор апкайткан. Сиргиевнага болай дип әйтеп әйткән ди: «Үзәк бәгырьләребезгә төшсәгез төштегез, әмма дә урысларның үзләрен дә сатып җибәрә торган итеп урыс телен өйрәттегез, рәхмәт сезгә», – дигән, ди. Сиргиевнагыз шунда җылап та җибәргән, ди. Бәк авыр яшиләр алар, кызым. Яртышар ел буе шул бәп-бәләкәй зарплаталарын да ала алмый тилмерәләр. Качып йөргәнче, лутчы бер кайтып хәлләрен белеп, күңелләреңдә саклаган рәхмәтләреңне үзләренә әйтеп килсәң, бер изгелек булырые.
– И, әни-и...
– Касыйм чалдырган корбаннан өлешне аларга зуррак итеп бирәм, ничек кенә рәхмәт укып алалар әле. Укучыларыннан башка бер кешеләре дә юк бит аларның. Яшьтән үк безнең авылга килеп, кеше почмагында яшәп, күпме балаларны кеше иттеләр. Инде пенсиягә чыгар вакытлары да җитеп килә. Тәки шул кеше почмагында ялгыз калдылар. Шундый зур белемле асыл затлар картлык көннәрендә сәдака карчыкларына әйләнеп баралар бит, әй...
– Бик дөрес әйтәсең әйтүен, әни. Менә шуңа күрә мин аларга күренергә дә оялам. Алар тудырган изге хыялларыма хыянәт итеп, оҗмахларга тиң тормышта сөяркә булып яшәүне сайладым бит. Бу газиз җаннарның да гаилә корып, үз балаларын тудырып яшиселәре килмәгәндерме? Безнең авылда кем барые соң аларга тиң? Гомер буена, ялгышып та, ник бер яманатлары чыксын... Бәлки, гел әнә шул киләчәккә өметләнеп яшәгәннәрдер инде, бахыркайлар. Хатын-кызның ана булу вакыты кыска, һай, бик тә кыска бит ул, әни...
– И-и, балакайгынам, әллә мине берни дә аңламый дип беләсеңме син? Түлке ир буласы кешеңне бер дә мактамый бит Касыйм. Һич кенә дә ышанмый ул тора алуыгызга, кире кайтачак ул, ди. Ә мин ул вакытта колач җәеп каршы ала алмам, ди. Хараплар гына итә күрмә инде үзеңне, гомер буе үкенерсең... Үзең дә үкенерсең, мине дә хәсрәткә салырсың...
– Әни, дим, ничекләр генә итеп аңлатыйм соң мин сиңа: менә син миңа әни булган шикелле, Касыйм да кызларына әти кеше. Әгәренки ул кызларына алай-болай минеке күк язмыш киләсен сизенсәме? Актык мөлкәтеннән мәхрүм калса калыр, моңа һич тә юл куймас. Йә, кайсыгызга үз баласы кадерлерәк икәнен аңлыйсыңмы? Ә син мине яңадан кая этәрәсең? Тагын нәрсә җитми сиңа? Авылда халык егылып эчә, диләр, әллә син дә... Әллә ансат кына килгән муллык нәфесеңне тагын да күпертә генә барамы? – Талия, үзе дә сизмичә әнисенә тавышын күтәрә башлаганын аңлап, тыела төште. – Югыйсә, балаңның зарына әз булса да колак салырыең. Элегрәк син мондый ук түгелиең бит... Йә, дөресен генә әйт әле, менә бүген күпме акча бирде ул сиңа?
– Күпме дип инде... ул әйтмәде, мин санап тормадым, бер канвиртны сумкама шудырды шунда, – дип, сумкасын кызына сузды Шәргыя.
Талия, «Абсолют» дип язылган швед аракысын күргәч, ни дияргә дә белмәде, башын гына селкеп куйды. Әнисенә бу «дару»ның алты йөз сум торуын әйткәч, тегесе, шаккатып: «Китчәле, булмаганны», – диюдән башка сүз тапмады. Кызының конверттагы биш кисәк меңәрлекләргә карап:
– Әни, җаным, боларның барын да үзенә кире кайтарыйк, – дип әйтүе генә булды, әнисе җәһәт кенә сумканы тартып та алды.
– Хәзер менә, көтеп тор, яме! Мин аны урлап та, сорап та алмадым. Мине хөрмәт итеп үзе бирде. Бер кулга эләккәнне кире бирергә мине җүләр дип белдеңме әллә? – диде ул.
Талия әнисен җиңә алмаячагына тәмам инангач, Ахиярны мактамак булды. Аның бик яхшы кеше икәнлеген, тормышы-көнкүреше дә искитмәле шәп булуын сөйләде. Касыймның мәкерле ялганнарын дәлилләп, әнисенең күзен ачарга теләде ул. Чыннан да, ана кызы сөйләгәннәрне сабыр гына тыңлады, тора-бара күзгә күренеп йомшара төште:
– Кайтыгыз, кызым, кайтыгыз! Ичмасам, авыл халкы алдында йөзебез юылыр, ак булыр. Шундый зур кешенең кызымны сорап кайтуы минем өчен дә олы дәрәҗә түгелмени? Менә дигән итеп никахын да укытырбыз, Аллаһы боерса! Мишәрләр алар, кызым, үтә дә дини кешеләр, сынатырга ярамас. Түлке кайтасы көнегезне миңа хәбәр итегез. Берүк Касыймга сиздерә күрмә. Ялганнары белән башымны әйләндергәне өчен, үз күчтәнәчләре белән авылында бер дигән мәҗлес үткәрим әле, Аллаһы боерса.
– Юк, әни, юк-юк, Аллам сакласын! Касыйм Кадыйровичның ул күчтәнәчләрен, бер җае белән, үзенә кайтарып бирергә кирәк! Зинһар, тотма син аларны.

Дәвамы бар...