"Өзелгән өмет" Гөлчәчәк Галиева
Дәвамы...
***
Озын юлның буеннан-буена җәйге табигатьнең гүзәллегенә сокланып, машина эчендәге искиткеч уңайлыклардан ләззәтләнеп, бигрәк тә Ахиярның үз-үзенә нык ышанган горур кыяфәтенә карап туя алмыйча бара торгач, сәгать ярым вакытның узганын сизми дә калды Талия.
Инде бакчага килеп кергәч, тәмам исе китеп таң калды. Әйтерсең лә, ул төрле-төрле чәчәкләр диңгезенә – оҗмах бакчасына килеп эләкте. Салмак кына искән җил белән дулкынланып утырган бу гаҗәеп матур чәчәкләр, гүя башларын ия-ия, аны шушы гүзәл, искитмәле сихри дөньяга чакыралар сыман иде.
– Сөбханалла! Сөбханалла! Бу чәчәкләрне кем утырта да, кем генә шулай матур итеп үстерә икән?! – дип, Талия чиксез соклануын белдерде.
– Алар хатыным белән кызымның миңа булган соңгы бүләкләре, күпьеллык булгач, һәр язын үзләре шытып чыгалар, – дип «акланды» ир. – Миннән фәкать су сибеп, чүпләрен утап торуны гына сорыйлар. Ышанасызмы, мәгәр, төрле сәбәпләр белән озаграк су сибелми торылса, йә хатыным, йә кызым, «сусадым», дип, су сорап төшемә керәләр. Миңа аларның җаннары шушы чәчәкләрдә калгандыр кебек тоела. Икесе дә чәчәкләрне үлеп яраталарые. Язмыштырмы инде... алар юк, ә мин исән...
«Ул фаҗигагә ничек тарыдылар соң алар? Читен булса да, сөйләгезче», – дигәндәй, кыз сораулы карашын иргә юнәлтте.
– Киевта минем бертуган апам яши. Узган ел аның илле яшьлек юбилеена өчебез дә, бераз булышырбыз дип, алданрак килдек. Иртәгә юбилей дигән көнне мине срочно заводка чакыртып алдылар, ә алар калды... Югыйсә, өчебез дә бергә бетәсе булганбыз да бит... – Ахияр, тамагына тыгылган төерне йотып җибәрергә теләгәндәй, беркавым дәшми торды, аннан сүзен дәвам итте. – Ярый, Талия, ачуланмагыз инде. Менә шушы чәчәкләрне күрү белән, ихтыярсыздан, авыр, үтә дә авыр истәлекләргә уралам. Сезнең дә күзләрегезне яшьләндердем. Хәзер иң яхшысы – мин чәчәкләргә су сибим, ә сез җиңелчә генә капкалап алырдай ни дә булса әзерләрсез. Кайда ни барын күрсәтим дә... – дип, хуҗа кунагын култыклап йортка алып керде.
– Менә монысы суыткыч, – дип әйтә башлауга, Талия:
– Сез барыгыз, көттермәгез чәчәкләрне, сусаганнар алар, туфраклары да кипкән. Ә мин монда үзем барын да җайларга тырышырмын, – диде.
Ахияр чыгып китүгә, үз рестораннарыннан алган өчпочмакларын, гөбәдияне җылытырга куйды, чәй куеп җибәрде. Суыткычтан яшелчәләр табып, тәмле генә салат ясады. Төрле кабымлыклардан табын көйләде. Хуҗа кеше, «Тукта әле, кунагым аптырап калмады микән, ярдәм итми булмас», – дип шыпырт кына өйгә керсә... Бөтен өйгә таралган тәмле камыр ризыгы исләреннән, үтә дә зәвык белән бәйрәмчә көйләнгән өстәлне күрүдән ләззәтләнеп, күзләрен йомды. Бер йомды, бер ачты.
– Һа-ай, рәхмәтнең рәхмәте яугыры! Йортыма ямь керттең, җанымны тынычлыкка, җәрәхәтле күңелемне шатлыкка төрдең. Ни арада өлгердең, ә мин ярдәмгә кереп киләм тагы, – дип, ир кунагын беренче мәртәбә кысып кочаклады, «син»гә күчкәнен сизми дә калды.
Хужа, Касыймнан үзгә буларак, табынга шәраб-мазар куймады. Кунак та күчтәнәчкә алып килгән «Мускат»ына кагылмады, аның үз сумкасында ятканын да сиздермәде. Ахияр түземсезлек белән (нык кына ачыккан да булса кирәк) парлары чыгып торган кайнар өчпочмакка үрелде, бер үк вакытта дивардагы газизләре сурәтләнгән фоторәсемгә кисәк кенә күтәрелеп караганын сизми дә калды. Хәер, бу аның инде ел буена гадәтенә әйләнгән эчке халәтенең бер чагылышы иде. Кирәк бит, сурәттән аңа өчпочмаклар белән тулы таба тоткан гаҗәеп мөлаем хатын-кыз һәм шул табага үрелгән биш-алты яшьлек күбәләктәй кыз бала карап тора иде. Алар: «Без дә пешердек, безнекен дә ашап кара», – диләр иде кебек. Талия әллә нишләп китте, хәтта өчпочмагы кулыннан төшеп китә язды. Төшәр дә шул... өстәвенә: «Тәмле булсалар да, Сәриям пешергәннәргә җитеп бетмәгән икән», – дип тора бит әле. Талия, уңайсызланып, аларны үзе пешермәгәнен, фәкать рестораннан гына алганын әйтергә мәҗбүр булды. Ярый әле, үз хатасын үзе аңлап, хуҗа гафу үтенә белде.
– Бары да үтәр, Талия, үпкәли генә күрмә инде берүк, мине аңларга тырыш... әгәр булдыра алсаң. Кайбер гамәлләрем, сүзләрем гел ихтыярсыздан килә дә чыга шул...
Әйе, бу кешенең йөрәк җәрәхәте бик тирән булып, аннан һаман да кан саркып торганын бөтен барлыгы-вөҗүде белән аңлау кирәк иде шул әле Талиягә.
Йорт бүлмәләре белән танышып йөргәндә Талиянең гаҗәпләнүләре арта гына барды. Һәр бүлмәдә хатыны белән кызының төрле кыяфәтләрдә төшерелгән фоторәсемнәре эленгән, аларның берсе дә кабатланмый. Менә ул үз бүлмәсендә көзге каршында бизәнеп утыра, икенче рәсемдә бала имезә, кызларының бүлмәсендә икесе гимнастика ясыйлар, Яңа елга чыршы бизиләр. Ә йокы бүлмәсендә, кыска гына төнге күлмәктән, урын җәя. Башын борып (рәсемгә төшерүче иренә караптыр) бик тәэсирле генә итеп елмайган. Наз тулы күзләрендә мәхәббәт ташкыны...
Менә алар Ахиярның кабинетына килеп керделәр: өстәл өсте тулы кәгазь, ниндидер схемалар, графиклар, тагын әллә ниләр... Диварның буеннан-буена – газизләренең чәчәкләр арасында, диңгез буенда, машиналары янында төшкән фоторәсемнәре... Алар бары да зурайтылганнар.
– Менә шушы бүлмәдә мин дүрт елга якын эшемнән аерылмыйча кандидатлыкка диссертация яздым. Максатым – очкычларның очу тизлеген арттыру. Моннан өч ел элек докторлык диссертациясен яза башлаганыем. Әмма бер ел элек булган очкыч һәлакәте үз канатларымны каерып атты менә. Инде бу искиткеч катлаулы эшне башкарып чыга алуыма хәзер ышанып та бетә алмыйм. Зато бездә төгәл фәннәр өлкәсендә булмаган төрле хөкүмәт, төрле партия җитәкчеләре тиз генә кандидат та булалар. Кандидатлыкларын юып йөргән арада докторскийлары да өлгерә. ВАКта да алар тиз расланалар. Бу эшләр үзләреннән башка кемгә, ни өчен кирәктер, билгесез... Карале, мин сүз белән артык мавыгып киттем, ахры. Әллә ниләр сөйләп ташладым бит, әй. Мин бит килү белән мунча якканыем, әллә кайчан өлгергәндер инде. Әйдә, карап чыгыйк әле. Бездә кунакны беренче мунчага кертәләр. Аркаңны юарга үзем керермен, – дип, Ахияр кунагына борылып күз кысты.
Талия ни дияргә дә белмәде. Әллә шаяра, әллә уены-чыны бергәме? Әллә инде кызны сынап каравы гынамы? Шулайдыр әле... Талия дә хәйләкәр: ишетмәмешкә салынгандай дәшми калуны кулайрак күрде. Ә менә су сипкәннән соң тернәкләнеп киткән чәчкәләргә сокланмыйча мөмкинме соң?! Мунчага бара торган сукмак ике яклап үскән чәчәкләрдән бөтенләй тараеп калган икән. Аларның хуш исенә җаннар ләззәтләнә, кинәнә, рәхәтләнә. Эчми исерү дигәннәре менә шушыдыр инде ул. Кичкә таба тагын да көчәя төшкән җил белән алар Ахиярның аякларына, балтырларына уралырга җитешеп чайкалалар, әйтерсең лә әнә шулай хуҗаларына өзелеп сагынуларын белдерәләр.
Мунчаның ял бүлмәсенә килеп керүгә, аларны зурайтып эшләнгән фоторәсем каршы алды. Ләүкәдә әниле-кызлы чабынып утыралар. Авызлары колакка җиткән, шаркылдап көләләр дә шикелле. Икесенең дә битләре – кызарып пешкән алмадай. Әнисенең тулы, тыгыз күкрәкләре мунчага кергән кайсы гына ирне ымсындырмас, ай-һай!!! Бераздан ян диварда чөйгә эленгән өч мунча халатына, һәм аз гына читтәрәк эленеп торган өч мунча сөлгесенә, алар белән янәшә шулай ук өч чөйдәге пляж киемнәренә Талиянең күзе төште. Бөтен җирдә тәртип, төгәллек, пөхтәлек. Барын да аңлады шикелле, шулай да Ахиярга берничә сорау бирмичә булдыра алмады ул.
– Ахияр абый, кеше мәрхүм булганнан соң, гадәттә, аның гел искә төшереп, кайгыларны яңартып тора торган әйберләрен ераккарак алып куялар. Ә сездә киресенчә. Болай акылдан язарга да мөмкин бит?
– Юк, Талия, фәкать шушылай яшәү аркасында гына мин үземне ялгыз тоймадым. Җансыз булсалар да, аларның төрле кыяфәтләрдәге фоторәсемнәре, үзләре элеп калдырган өс киемнәре, хәтта өйдә кия торган башмакларына кадәр ел буе миңа көч биреп тордылар. Әмма ләкин гомер буе болай үз-үзеңне алдап яшәүнең мөмкин түгеллеген дә бик яхшы аңлыйм мин, – дип өзгәләнеп әйтеп куйды Ахияр.
Атна буе көн саен очрашып та, бергә йоклау турында хәтта шаярып та сүз чыгармады ул. Бу хәлгә аптырый ук башлаган Талия: «Хәмит әйтмешли, чүт-чүт кенә нахал булса да, һич тә гаеп түгел инде үзе. Нишләптер артык җитди шул. Сәламәт ир кешегә бер ел буе хатын-кызсыз ничек түзмәк кирәктер? Әллә инде бушангалап алыр өчен кеме дә булса бар микән?» – дип уйлап куйгаласа да, ул көнне йокы вакыты якынайган саен тынычлыгын җуя барды ул. «Алай-болай тәвәккәллеге җитә калса, аңа ничек җавап бирергә: табигатем теләгәнчә кыюланыбрак китсәм, күп кенә сәркатипләргә хас булган җилбәзәктер дип (болай да сәркатипләр турында тузга язмаганнарны гел сөйлиләр бит), тыйнак булам дип бөтенләй җансыз ятсаң, кая инде ул минем Сәриямә җитәргә дип нәтиҗә ясавы да мөмкин бит», – дип уйлап кына бетерүе булды, көтмәгәндә Ахияр үзе килеп керде. «Минем оятсызланып әллә ниләр уйлап утыруымны сиздеме икән әллә?» – дип, Талия үз уйларыннан үзе оялып китте һәм шунда ук ике бите комач кебек кызарып чыкты. Өстәвенә, аның яшь кызларга гына хас булган оялчан күз карашы Ахиярны бөтенләй әллә нишләтеп җибәрде.
– Талия, үзең сизәсеңме икән, син монда килгәч тагы да чибәрләнеп киттең бит. Карап туя алмыйм үзеңә, – диде дә кызны кайнар кочагына алды. Башка бер сүз дә әйтеп тормыйча, кунагын кулларына күтәреп, икенче каттагы йокы бүлмәсенә ашыкты. Талия «Ниһаять!» – дип чак кына ычкындырмады. Шулай да Ахиярның колагына, Сәрия ишетмәсен тагын, дигәндәй, пышылдап кына: «Төшерегез, мин бит җиңел түгел, үз аякларымда да бара алам», – дип, ирнең яңагыннан йомшак кына үбеп алды. Бу хәлләрдән соң кая инде ул кызны кулдан төшерү! Ике баскычны бер сикереп, йокы бүлмәсенә очты гына егетең!
И, хатын-кызның чуардан-чуар җаны... вакытында оста гына хәйләсен дә кора белә, мәгәр, шулай кирәк икәнен тойса, егетнең бөтенләй гайрәте чикмәслек итеп кенә, каршылыгын да күрсәтә белә. Әйе, инде тәмам сүнеп барган ирне дә уятырлык көчкә ия бит син! Күрәсең, табигать үзе үк аның җанын шулай камил итеп яраткандыр.
***
Күзләрен әле ачарга да өлгермәгән Талия, кисәк кенә айнып киткәндәй, Сәриянең бу бүлмәдәге рәсемен күз алдына китерде һәм ашыгып диварга төбәлде. Шөкер, дивар буш иде.
Аңа рәсемнәрнең төрлесе төрлечә тәэсир итте. Аерата мунчадагысы авыр эз калдырды. Сәрия сурәткә себерке күтәреп төшкән, әйтерсең лә ул Талияне куа, нәрсә белән куа диген әле! Мунча себеркесе белән куа...
Касыйм шикелле, теге хәлләрдән соң, монысы да йоклап киткән бугай дип уйлап, борылып Ахиярга карады. Карады да... имәнеп китте Талия. Ахияр тавышсыз-тынсыз гына елый иде.
– Ни булды? Моңа мин сәбәпчеме?
– Гафу ит, җаным, мин бит сине йоклап китте, ахры, йоклаган көе йокласын, әйтәсе сүзләремне иртәгә әйтермен әле дип уйлаганыем. Гаҗәпләнмә дә, борчылма да. Бу – минем Сәриям белән бөтенләйгә хушлашуымнан, ә сиңа рәхмәтле булуымнан гына аккан күз яшьләре. Кешеләргә шактый кырыс күренсәм дә, күңелем йомшак шул минем, Талиякәй. Чыннан да, син бик тә хаклы, еллар буе үлгәннәр белән рәсемнәренә карап сөйләшеп гомер итү, акылдан ук яздырмаса да, психиканы какшатырга бик мөмкин. Минем бу газаплы, фәкать сагыну, юксынулардан гына торган яшәвемне, үзгәртсәң, бер син генә үзгәртә алырсың... Язмышымны сиңа тапшырам... Әгәр дә син риза булсаң. Миңа икенче тормыш бирер өчен Аллаһы Тәгалә, бәлки, сине юллагандыр, ә Хәмитне үзенең илчесе иткәндер, рәхмәт төшкере. Әйдә, иртәгә Хәмиткә шылтыратабыз, яучы икән, ахырга кадәр яучы булсын инде. Язылышканда шаһит булуын да сорарбыз, – дип, Талияне наз тулы күкрәгенә кысып, җавап көтте Ахияр. Көтеп-көтеп тә бер җавап та ишетә алмагач, ул, кинәт кенә, бөтен җанын вә тәнен чолгап алган көчле дәрт белән Талиянең түгәрәк алма кебек тыгыз күкрәкләрен, янып торган битләрен ярсып-ярсып үбәргә тотынды, ә кыз, ни өчендер, йөзен яшерергә тырыша иде...
«Кисәк кенә нигә үзгәрде соң әле, һич аңламассың бу хатын-кызны», – дигән йөгерек уй белән ир баш очындагы төнге утны кабызды. Талиянең бите буйлап мөлдерәп аккан күз яшьләрен күреп, гаҗәпләнүдән беравык бөтенләй сүзсез калды. Бераздан үзен кулга алып, назлап кына аның күз яшьләрен сөртә-сөртә, әллә инде юатмакчы булыпмы, әллә инде, ике арада туган киеренкелекне шаяртуга әйләндереп, жайлап җибәрергә теләдеме:
– Син дә кемең белән булса да хушлашмыйсыңдыр бит? – дип сорап куйды.
Ә бит, чыннан да, бу шулай иде. Ихтыярсыз аккан күз яшьләре көтелмәгән шатлыктан да тудылар түгелме соң? Мондый вакытта ничек инде, бер дә уйламыйча гына, ашык-пошык кына җавап бирә алсын икән ул?! Касыйм белән сөйләшүнең үтә дә авыр булачагыннан да, Ахиярның артып ашкан җитдилегеннән, назлы сүзләргә үтә саранлыгыннан куркып калудан да иде аның бу халәте. Касыймның һәрвакыт Талияне күкләргә чөеп мактаган сүзләрен, сүз арасында кушып җибәрә торган такмакларын сагынырга калса, нишләр ул?
Күз алдымнан китәсе юк
Талдай зифа буйларың.
Ах, бәгърем, әйтче миңа,
Кемдә икән уйларың? –
ди иде бит аңа Касыйм.
Ул килгән чакта Талия елмаеп каршы алса:
Кояшым син, аем син,
Бар дөньямны нурга күмгән
Сихри алсу таңым син, –
дип башлап җибәрә иде.
Шикәрем син, балым син,
Сөеп туймас ярым син,
Җаннарымнан артык күргән
Иң кадерле парым син, –
дип, битләреннән, иреннәреннән үбә-үбә дәвам итә иде...
Ә Талия: «Нәрсә син, хатының өчен чыгарган такмакларыңны саташып китеп миңа сибәсеңме? Рәзе мин синең парың? Их, син, Касыйм Кадыйрович, шулай алдап-йолдап, тәмле сүзең, такмакларың белән сыйлап, яшь гомеремне суларга саласың бит», – дип, шаярулардан узып, моңаеп кала башласа:
Күп моңайсаң, бәгырькәем,
Саргаерсың, сулырсың.
Түземлекләр бирсен сиңа,
Барыбер парым булырсың, –
дип, киләчәктә бергә яшәү турында Касыйм үзе дә хыяллана башлый иде.
Ахияр белән аралаша башлаганнан соң, Касыймның күбрәк тәмле теленә, наз тулы күз карашына, шаянлыгына гына алданып яшәгәнен аңлады Талия. Чыннан да, хатын-кыз колагы белән, ирләр ашказаны белән ярата, дип, юкка гына әйтмиләрдер. Үзе дә бит, Касыймның күңелен күреп, аны куандырыйм дип, тәмам аш остасына әйләнеп бетте. Әмма, кайбер сөяркәләрнең: «Мин законный ирләре белән торган хатыннардан бәхетлерәк яшим әле», – дип сөйләгәннәрен ишеткәләсә дә, ышанмады. Ул инде үзен күптәннән җимешсез калган ялгыз агачка тиңли башлаган иде. Төпле гаиләсен кора алмыйча, фәкать сөяркә генә булып яшәвеннән канәгатьсезлеге, аерата соңгы вакытларда, үз-үзен күралмау дәрәҗәсенә китереп җиткерә башлаган иде инде.
Ә бүген, ниһаять, Хәмит әйтмешли, Касыймнан мең өлеш артык булган ир солтаны аңа тәкъдим ясый. Нәрсә бу, бәхет түгелмени? «Йа Раббым! Чиксез шөкер! Алдагы көнемдә дә рәхмәтеңнән ташламыйча, ахырын да хәерле ит!»
Шул рәвешчә үз шикләре, үз өметләре, үз хыяллары белән уйланып ята торгач, Талия фәкать таң сызыла башлаганда гына йоклап китә алды.
Иртәгесен уянып киткәч, янында Ахияры юклыгын күреп: «Йа Раббым, йокы чүлмәге икән дип әйткәндер инде», – дип уңайсызланып кына аска төште. Ахияр анда да юк иде. Аскы ишек төбенә кадәр ачык, кояш яктысыннан күзләр чагыла, ә тышта коеп яңгыр ява иде. Яңгыр астында кулларын югары күтәреп басып торган Ахиярны күреп, Талия аңа атылды.
– Гөнаһларымны яңгыр суы белән юарга нигә мине дә чакырмадың? Ә мин сине өй буйлап эзләп йөрим тагы. Кая гына барып төртелмим, анда Сәрия күзләре... Әйтерсең лә алар миңа үпкәлиләр...
– Нинди гөнаһ турында сөйлисең син? Әнә, табигать үзе дә безне иртәдән үк кояшлы яңгыры белән котлый. Күпме көтте халык бу яңгырны! Каршыңдагы салават күперен генә күр син!!!
Шулкадәрле дә ачык җете төсләрдән чигелгән бу могҗизаны күргәч, Талия: «Сөбханалла! Абау җаным, бигрәкләр дә матур ич!» – дип, сабыйларча шатланып соклануын белдерде.
– Бу гаҗәеп матур салават күпере безнең язмыш юлларын тоташтыру өчен тугандыр ул. Бу гүзәлләрдән-гүзәл иртәне Сәриям белән кызымның безгә биргән фатихасыдыр дип тә юрыйсым килә минем. Кешеләр күк капусы ачылганда теләк телиләр, ди. Әйдә, без дә җылы яңгыр астында, салават күперенә карап теләкләребезне ирештерик әле Аллаһыбызга. Мин телдән әйтим, ә син «амин!» дип тор, яме, – дип, Талиясен ярым кочаклап, ниләр генә теләмәде, хыялланмады Ахияр! Хәере белән бергә кушылып, матур гаилә корып җибәрүләрен, аннан гомер буе бер-беренә тугры булып, тигез мәхәббәт белән яшәүне дә, шушы йортны тутырып бала-чага бирүне дә сорады. Шулчак Талия «амин!» дип әйтәсе урынга:
– Монда сыймасалар, шәһәрдә өч бүлмәле фатирың да бар бит әле, аны да ятим итмәвен сораган көе сора инде, яме, – дип әйтә куйды.
– Шаяртуың гына булса да, рәхмәт үзеңә. Мин моны синең вәгъдәң дип кабул итәм. Бел аны, мәгәр мондый шартларда бирелгән вәгьдәләрдән чигенә калсак, Раббым безне кичермәс. Йә, чыннан да вәгьдәме?
– Вәгьдәсен вәгъдә... Әмма куркам. Сез бит мине һәрчак хатыныгыз белән чагыштырып яшәячәксез. Ә мин Сәрия апа кадәр үк булдыра алмасам...
– Кешеләр бер-берләрен кабатлый алмыйлар. Тугрылыкта Сәриямә охшаш була алсаң – минем өчен иң кыйммәтлесе шул.
– Ул яктан тыныч була аласыз.
– Рәхмәт, Талия! Болай булгач, вәгъдәләрне ничек итеп беркетеп куябыз инде?
– Сез дигәнчә булсын, мин барына да риза.
– Әйдә, башта безнең Кама «диңгезендә» су коенып менәбез.
– Абау җаным, шушы яңгыр астындамы? Болай да җепбөртексез булдык бит инде, – дип, ботларына сыланып беткән халатын сыпыра-сыпыра, Талия чыркылдап көлеп җибәрде.
– Аның кызыгы да, ләззәте дә менә шунда инде! – дип, ир һаман үз сүзен куәтләде.
– Юк, юк. Сез миннән башка гына йөзеп менегез, ә мин чәй кайнатыйм, үзегез әйтмешли, капкаларга берәр нәрсә әмәллим.
Ахияр риза булмады, кунагын җитәкләп, җилтерәтеп дигәндәй су буена алып төшеп тә китте.
– Ахияр абый, мин бит йөзә белмим, яр кырыенда гына чупырдыйм инде шунда.
– Аптырама, үзем өйрәтермен, – дип, суга ук алып керде ул аны һәм, кулларына йөзтүбән яткырып, йөзү алымнарына өйрәтә башлады.
Менә тагын кайда икән ул рәхәтлек... Су эчендә ялангач тәннәренең бер-берләренә кагылып китүләре, аннары Ахиярның колач салып йөзүенә, йөзгән чакта уйнап торган мускулларына карап сокланулары әйтеп бетергесез ләззәт бирде Талиягә.
Ул көнне алар рәхәтләнеп ял иттеләр. Су коендылар, Каманың диңгезләргә тиң мәһабәтлегенә сокланып көймәдә йөрделәр. Көндезге аштан соң Казанга кайтырга килешкән булсалар да, икесе дә бик теләп, дүшәмбе иртүк китәрбез дип, тагын бер кичкә калдылар. Бу – икенче уртак төннәре – мәңге онытылмаслык булгандыр, мөгаен. Талия дә, кичәге шикелле: «алай булсам, болай булсам» дигән шикләнүләрен, тартынып торуларын бер читкә атып, назга наз белән җавап кайтарды. Тик таң алдыннан гына, күргән төшеннән уянып китә алмыйча, «Ахияр абый» дип кычкыра башлады.
– Талия, саташасың, ахры, уян тизрәк, – дигәч кенә:
– Йа Аллам, ярый әле, төшемдә генә икән... – дип, күргән төшен сөйләп бирде. – Ачык капкадан кешни-кешни иллә дә матур бер колынчак килеп керде. Ай сымак кара кашкалы, үзе ап-ак төстә. Мин сокланып кулларымны сузуга, син: «Кагылма, тешләп алмасын, күршеләрнеке ул, ялгыш кергәндер, үзләренә кертим әле», – дип, алып чыгып киттең. Мин көтәм дә көтәм. Ә син юк та юк, инде курка башладым. Бервакыт колагыма: «Көтмә, теге ак бүре аны үз оясына алып китте», – дигән тавыш килде. Мин сине чакырып кычкыра башладым. Сине бүреләр ашагандыр дип куркып, калтырыйм. Ә үзем өнемдә беркайчан да әйтмәгән: «Нигә минем авызым ашка тисә, борыным ташка тия», – дип, өзгәләнепме-өзгәләнәм икән... Син уятмасаң, белмим, күпме азапланган булырыем. Әле дә йөрәгем чыгарга җитешеп тибә.
– Талия, нигәдер мин үзем төш күрмим. Саташуың гына булгандыр, кер куеныма, йом күзләреңне, назлап йоклатыйм әле үзеңне, – дип, Ахияр аны тынычландырырга тырышты.
Дәвамы бар...