Сардекбашская сельская библиотека - филиал № 33

"Өзелгән өмет" Гөлчәчәк Галиева

Дәвамы...

Биш-ун минут үттеме-юкмы, йа Раббым, яңадан! – яңадан телефон чылтырый башлады. Өзлексез чылтырый гына бит, каһәр суккыры. Тәмам түземлеге беткән Талия: «Уф-ф-ф, барыбер алмыйм, бетмәс монда... рәхәтләнеп сөйләшергә дә бирмиләр», – дия-дия телефон аппаратын ванна бүлмәсенә үк олактырды.
– Карале, Хәмит, баягынак син мәктәптә очрашу вакытында кызларның минем хакта нидер әйткәннәрен ычкындырганыең. Нигәдер ул турыда сөйләмисең әле.
– Мин бит аларның берсенә дә ышанмадым, Талия. Ә менә бүген, күрешүебездән соң, күңелемдә хәтта энә очы кадәр дә шикләнүләргә урын калмады. Бәлки, үзең дә ишеткәнсеңдер әле, имеш, син инде ничәмә еллардан бирле, дүрт балалы, олы гына яшьтәге бик тә бай бер бизнесменның сөяркәсе икәнсең. Сыйныфташларыңнан берсе белән дә аралашмыйсың, хәтта мәктәптәге очрашу кичәсенә дә кайтырга теләмәгәнсең. Укытучылар да: «Кемне-кемне, әмма Талияне мондый түбәнлеккә төшәр дип көтмәгән идек», – дип әйтеп әйтәләр, ди. Ышанмадым... Әрләшеп тә беттем әле үзләре белән. Кадрия белән Сәхрәгөл: «Безнең Хәмит һаман шул фәрештә икән әле», – дип көлгән булдылар. Ну, Сәлимгәрәй бирде кирәкләрен: «Җитәр сезгә гайбәт сатарга. Котыртмагыз Хәмитне, лутче яхшы чакта туктагыз! Үзегезне бәргәләп ташларга да күп сорап тормас ул. Кем-кем, мин бик яхшы беләм аның карахтерын...» – ди. Үзе миңа елмаеп күз кыса. Син ишеткәнсеңдер инде аның авылда мәчет салдырып йөргәнен. Себердә алтын чыгара торган җирдә эшли икән.
– Әйе-е, Сәлимгәрәй барыбызны да шаккатырды ул, молодец! Рәхмәт инде...
– Нигә?
– Мине яклап чыкканың өчен... рәхмәт. Шулай шул, кеше теленә бер эләксәң, элеп тә алалар, селкеп тә салалар. Хәерле булсын. И-их, Хәмит дускай, шул матур мәктәп елларын азга гына булса да кире кайтарып булса икән, ә... – дип, оялуыннан Хәмитнең йөзенә күтәрелеп тә карый алмыйча, авыр сулап куйды Талия. Каршында утырган шушы мәһабәт егетнең ташып торган саф хисләренә үзе дә шундый ук хисләр белән җавап бирә алмаса да, хөрмәте зур иде аңа. Менә бүген дә, үзе турындагы дөрес сүзләрне Хәмит авызыннан ишетү, һай, авыр, үтә дә авыр булды аңа. Күкрәк читлегендә туган эсселе-суыклы дулкыннардан йөрәге бәргәләнде, сулкылдап сукты. «Әйе, Хәмит, синең һәрчак сокланып җан атып йөргән, горурлардан-горур кызың шундый түбән җан булып чыкты шул... Син ишеткәннәрнең һәммәсе дөрес», – дип әйтергә көче җиткән булса, бәлки, җаны болай ук кыйналмас та иде. Тик ул дустының хәтта заман бозыклыклары да йогынты ясый алмаган саф, самими күңеленә җәрәхәт салудан курыкты. Үзенең дә тиздән, нәкъ җырдагыча, ялгышны төзәтеп, язмышны үзгәртеп яши башлаячагына күңеленнән соңгы мәртәбә мөһер басты. Хәмиткә эчтән генә үзенә булган ышанычы өчен рәхмәт укыды кыз. Алга таба бернинди чигенүләргә дә юл куймаячагына туган ышанычы күңелен тынычландырып җибәрде аның. Ниһаять, ул кунагының күзләренә туры карарга көч тапты:
– Бу юлы тостны мин әйтәм: матур киләчәгебез өчен, Хәмит!
– Мең риза...
Нәкъ шул вакыт ванна бүлмәсендәге телефон яңадан аваз салды.
Бу юлы хуҗабикә телефон трубкасын күтәрергә булды. Касыймдыр дип шикләнмәсә дә, ванна ишеген эчтән ябып сөйләшәсе итте. Әмма трубкадан бернинди дә җавап ишетелмәде. «Сәер, кем шулай кич буе миңа табышмак ясый икән?»
Кунак та китәргә ашыга башлады.
– Юк, юк, Хәмит, хәзер вакыт та соң, анык кына барып кунар урының да юк шикелле. Әнә, берүзеңә бер бүлмә, йомшак диван, ят та йокла! – диде хуҗабикә. Аннары, көлә-көлә:
– Мәгәр миннән курка калсаң, залның ишеге эчтән бикләнә. Шөкер, синең миннән, минем синнән шикләнерлек урыныбыз юк. Ашыкмыйк әле, әйтелә башлаган тостым да, әнә, телефон аркасында, ярты юлда өзелеп калды. Үткән гомер ничек булса да үтте инде. Алдагы матур, бәхетле киләчәгебез өчен тутыр әле чәркәләрне, – дип, Талия җәһәт кенә өстәлне тәртипкә китерде. Шулай матур гына сөйләшеп, бер-берен тыйнак кына кысташып күпме утырганнардыр... Менә бервакыт кисәк кенә, әйтерсең лә көчле давыл белән, ишек ачылып та китте һәм... һәм ачуыннан шартларга җитешкән Касыйм болар чөкердәшеп утырган бүлмәгә килеп тә керде. Аның күз карашыннан үтәли тишәрдәй булып атылган дәһшәтле уклар иң әүвәл Хәмиткә төбәлде.
– Моны ничек аңларга, нәрсә бу, Талия? Кайчаннан бирле син мин өйдә югында, минем кыйммәтле сыйларым белән нинди ирләрне үзеңә ияләндерә башладың?
Бу көтелмәгән күңелсез хәлдән Хәмит югалып кала язды. Аннары исә, үзен кулга алып:
– Гафу итегез, миңа китсәм яхшырак булыр, – дип, мыштым гына урыныннан кузгала башлады.
– Дөрес, синең монда кирәгең юк, алдыңнан артың ямьле, – дип, Касыймның кычкыруына да карамастан, Талия кунагын җибәрмәде.
– Беркая да китмисең, Хәмит. Вакыт та соң инде, аннан барып кунар урының да юк бит әле синең, – диде ул, тавышын көрәйтеп.
– Әле ул монда куна калырга да тиешмени? Ике тәкә башын бер казанга сыйдырмакчы буласыңмыни? Ай-һа-а-й... Әнә, безнең офисный ял бүлмәсе бүген буш тора, китсен шунда. Хәзер мин дежурныйны кисәтәм, – дип, Касыйм Кадыйрович түш кесәсеннән телефонын тартып чыгарды.
– Алай булса, мин дә монда калмыйм, – дип, Талия кырт кисте.
– Ну и ну-у, сезнең эшләр шуңа ук барып җиттемени? Шулайдыр шул... Тикмәгә генә телефоның ваннага кереп качмагандыр...
– Касыйм Кадыйрович, туктагыз! Сез ни өчендер бүген исерек, мәгәр, аек булып шушылай кылансагыз, мин сезне тыңлап та тормасыем. Тыныч кына табын янында утырып сөйләшүгә ни җитәр, – дип, Талия, тавышын йомшартып, өстәл яныннан аңа урын күрсәтте дә, тиз генә тәлинкә-кашык, чәркә-чәнечкеләр тотып, әйләнеп тә килде. – Мондый очракларда адәм рәтле, җүнле кешеләр сүзне танышудан башлыйлар. Хуҗабикә буларак, бу вазыйфаны үз өстемә алыйм әле.
– Касыйм Кадыйрович, таныш булыгыз: сезнең каршыгызда Самара авиазаводының конструкторлар бүлеге мөдире Хәмит Нәбиуллин. Ул минем авылдашым, унбер ел бергә укыган сабакташым, сыйныфташым. Хатынын бәхетле иткән ир дә, улы белән кызы өчен җанын ярып бирердәй әти дә әле ул. – Ниһаять, Талиянең әле рәсми, әле ипле-ягымлы яңгыраган тавышы ике ирне дә ипкә китерде, тын калдырды. – Инде килеп, Хәмит дус, сез дә таныш булыгыз: бу әфәнде безнең фирманың генераль директоры Касыйм Кадыйрович, өйләнгән, нәкъ сез ишеткәнчә, дүрт кыз баланың әтисе. Мине үзенә сәркатип итеп эшкә алган кеше дә ул була инде. Әмма, ни кызганыч, бүгенгә кадәр мин аны бөтенләй дә белмәгәнмен икән... Инде хәзер, шушы танышу хөрмәтенә, чәркәләрне тутыр әле, Хәмит. Ә сез, Касыйм Кадыйрович, гадәттәгечә, үзегезнең «кыйммәтле» эчемлекләрегезне генә эчәрсездер бит? – дип, Талия зур гына бер шкафның ишеген ярсу беләнрәк ачып җибәрде. – Үзегез сайлап алыгыз, аларның барысы да үз урыннарында, нәкъ үзегез куйганча. Бу шкафның ачкычын моннан соң үзегездә генә тотсагыз, бигрәкләр дә яхшы булыр.
Шкаф бүлемнәрендә чит ил эчемлекләренең ниндиләре генә юк: француз коньяклары, шампаннары, «Мартини» дигәннәре, инглиз «Виски»ләре, берничә капта калай савытлы алман һәм чех сыралары, тагын... тагын әллә ниләр. Шешә тартмаларының бизәкләре дә күз явыңны алырдай... Уйламаганда-көтмәгәндә генә боларны күреп шаккаткан Хәмит: «Вот это да-а-а!» – дип ычкындырганын сизми дә калды. Аннары үзенең бу беркатлылыгыннан уңайсызланып та куйды бугай әле.
Моңарчы өстәлгә күз дә салмаган көенчә, бер гөнаһсыз сөйгәненә гаеп ташлаганын аңлаган Касыйм ни әйтергә дә белмәде. Әле генә көнчелегеннән күзләре тонган, тагын әллә нинди әр-хур сүзләре яудырырга җыенган ир бөтенләй сүзсез калды. Йөзенә, муен тирәләренә кызыл таплар бәреп чыкты. Хәмит аны кызгана ук башлады.
– Бу очрашуыбыз ямьсезрәк килеп чыкса да, Касыйм Кадыйрович, нишләмәк кирәк, үткән эшкә салават, дигәндәй, онытыйк барын да. Талия, син танышу хөрмәтенә дип матур гына тост әйтә башлаганыең бугай, дәвам итәсеңме әллә? –  дип, арада туган киеренке хәлне төзәтергә тырышты.
– Чыннан да, безнең кызлар ялгышмаган, фәрештәләргә тиң икән бит син, дускай. Тик канатларың гына күренми. Ә менә бүгенге бу очрашу, аерата минем өчен, күптән кирәк булган. Үз бәһасен үзе белмәгән хатын-кызның, кайчан булса да, күзләре бер ачылырга тиештер ләбаса. Һәр икегезгә рәхмәт! Мең рәхмәт... Тостым үз көчендә кала. Бу очрашу, танышу хөрмәтенә! –  дип, Талия чәркәсен алды.
Касыйм да түзмәде, телгә килде:
– Бу арада көнләшүдән йөрәгемне тырнаган төрле шик-шөбһәләр берсе артыннан берсе килеп кенә торды. Миннән башка да тагын кемең дә булса бардыр, дип уйлый торгач, үземне шушы хәлгә төшердем дә инде мин, гафу ит мине, Талия. «Курыкканга куш, койрыгы белән биш» дигәндәй, Хәмитне синең сөяркәң дип кабул иттем бит, гафу итегез. Чыннан да, бик ямьсез килеп чыкты, чёрт возьми. Хәмит, әгәр булдыра алсаң, син мине чын ирләрчә аңларга тырыш инде, яме. Талия – минем өчен алтын бәһасе. Аннан башка яшәүне мин күз алдыма да китерә алмыйм, – дип, Талияне кочаклап үпмәкче булды Касыйм.
Кунагы алдында уңайсыз хәлгә калган хуҗабикә исә мәҗлесне түгәрәкләү ягына борды:
– Вакыт бик соң инде, берегезгә иртүк аэропортка, икенчегезгә анализлар алырга поликлиникага, ә миңа эшкә барырга кирәк. Касыйм Кадыйрович, сез Хәмит белән йокы бүлмәсендә кунарсыз.
Ирләрнең моңа риза булмауларын ишетүгә, дилбегәне үз кулларына алган хуҗабикә сүзен бик кыска тотты:
– Хәзер сезгә урын җәям дә үзем залга кереп ятам. Ә сез үз җаегызны үзегез карагыз, –  дип, чыгып ук китте.
Касыйм ятарга ашыкмады. Хәмитне үзе яраткан кыйммәтле эчемлекләре белән сыйлады да сыйлады. Икесе дә шактый нык исерделәр.
Вәләкин бу төн һәр өчесендә дә авыр тәэсир калдырды.
 
***
Иртәнге чәй вакытында хуҗабикә өчен һич көтелмәгән сөйләшү булып алды. Касыймны озаткач та, Хәмит сүз катты.
– Талия, – диде ул, – әгәр ачуланмасаң, мин сиңа димче булып карарга уйладым әле. Минем хатынның туганнан туган абыйсы бар. Үзенекен итә торган үзсүзле, әмма дә акыллы, уңган-булган Сембер мишәре. Бездән ун яшьләр тирәсе өлкәнрәк –  Ахияр Абдуллин атлы кеше. Казандагы бер заводта баш инженер булып эшли. Хатыны белән унике яшьлек кызы узган ел Киевтан очып кайтканда авиакатастрофага эләгеп һәлак булдылар. Ел тулмыйча өйләнү турында ишетергә дә теләмәде. Күптән түгел генә мәрхүмнәрнең ел ашын үткәрделәр. Ниятләп торган кешесе дә юк шикелле. Аллага тапшырып, үзегезне таныштырып карыйм әле. Килешеп китсәгез, мәйле, һич үкенмәссең, мәгәр, барып чыкмаса, бигайбә. Лаеш ягында, нәкъ Кама буенда ике катлы йорт салдырганнарые, быел иномарка машина алды, үзе бик әйбәт йөртә. Минемчә, Касыймыңнан мең өлеш артык...
– И-и-и, канатсыз фәрештәм, син дә мин теләгән белән генә түгел бит әле ул. Андый акыллы, бай мишәрләрне әллә кайчан иярләгәннәрдер инде... Димче булып, бәлки, туганлашып китәрбез дисеңме? – дип елмаеп, Талия үзенең ризалыгын сиздергәндәй итте. – Хәмит, син әйткән мишәр туганыгыз дәүләт эшендә генә эшләп, ничек шулкадәр байлыкка ирешкән соң ул? Шактый гына зур заводларның баш инженерларын беләм мин. Коры зарплатага гына берсе дә икешәр катлы йортлар да сала алмый, иномарка машиналар да ала алмый.
– Аның Мәсхүдә исемле бик тә матур, коеп куйган кәртинкә төсле сеңлесе бар. Менә шул матур Мәсхүдә ямьсез генә бер Себер татарына кияүгә чыккан. Ә ул кияүнең байлыгы бер дә галәмәт, ди, исәбе дә хисабы да юк, диләр. Нефтяник ул. Дәүләт эшеннән тыш «үз эше» дә бар. Акчаны долларлар белән генә ала икән. Мәсхүдәсен ничек яратуын әйтеп тә, сөйләп тә бетерә торган түгел. «Мәсхүдә өчен җанымны фида кылырга да әзермен», – ди ул. Ә сеңлесе белән Ахияр шулкадәр дуслар... абыйсы өчен бөтен нәрсәне дә эшләтә ала ул иреннән. Кама буендагы йортны, мунчаны салырга алар булыштылар. Дөрес, Ахияр үзе дә, завод аркылы, шактый гына ссуда алды бугай. Ә менә бу яңа машинасын Венгриядән, командировкага барган җиреннән алып кайтты.
 
***
Бу сөйләшүдән соң ике көн буена Хәмиттән хәбәр көтте ул. Ни булса да, Касыйм кайтып житкәнче хәл ителсен иде, дип теләде. Гаҗәп бит, бер күрмәгән, белмәгән кешене ашкынып көтә башлады. Ә хәбәр юк та юк, мөгаен, барып чыкмагандыр, дип күңелсезләнеп тә алгалады.
Ә менә көннәрдән бер көнне, кичке сәгать бишләр тирәсендә, кабул итү бүлмәсенә төз гәүдәле, озын буйлы, чем-кара чәчле, шомырттай кара күзле, заманча киенгән бер ят кеше килеп керде. Талиягә сөзеп карады да татарча исәнләште.
– Йомышыгыз Касыйм Кадыйровичка булса, ул хәзергә командировкада, тагын өч көннән кайтачак, – дип, Талия өстәлдәге кәгазьләрне җыя башлады.
– Юк, миңа ул кирәкми. Сез Талия буласызмы?
– Әйе, нәкъ үзе, – дип, никадәр генә тыныч күренергә теләсә дә, кыз кинәт каушап калуын яшерә алмады. – Сез әллә Ахияр Абдуллин дигән кешеме? – дип, әйтергә бөтенләй тиеш булмаган соравын да ычкындырып ташлады.
– Әйе, нәкъ үзе.
Бу җавапны ишеткәч тә, аңа – өстәл арасыннан чыгар-чыкмас торган сәркатипкә, урындыгын капшап, тизрәк утырып өлгерү зарур иде. Югыйсә, тез буыннары хәлсезләнүдән чайкалырга торган гәүдәсен сөрлегеп китүдән саклауның бердәнбер чарасы шул иде. Ахияр да кызның хәлен аңлады булса кирәк.
– Мин чыга торыйм. Сезне машинада көтәрмен. Эшегезне тәмамлагач, чыгарсыз, – дип, берни булмагандай, тыныч кына ишеккә юнәлде. «Йа Раббым, шуның кадәрле дә җитдилек, шуның кадәрле дә тынычлык каян килгән бу кешегә?! Мин икәнен белгәч тә, керфегенең ник бер бөртеге селкенсен, таш кыядай тик басып торды», – дип уйлап куйды Талия. Әле, ничектер, бу кешедән куркып та калды шикелле.
Ул көнне Ахияр аны Камал театрына чакырды. Кыз шатланып риза булды һәм:
– Белмәдегезме, бүген нинди спектакль бара икән? – дип сорады.
– Туфан Миңнуллинның «Сөяркә»се бугай.
Сөяркә сүзен ишетүгә, Талия эсселе-суыклы булып китте. Ахияр авызыннан беренче көнне үк бу сүзне ишетү аның үзенә төрттергән кебек яңгырады. Нинди уй белән алып килде ул аны монда? Очраклылыкмы бу, әллә башкачамы? Никадәрле генә ачыкларга тырышса да, күңелендә туган бу сораулар җавапсыз калды.
Әмма спектакльнең барышы, аерата азагындагы Әнисә белән Хәбирнең мәңгегә аерылышу минутларын авыр кичерсә дә, Талиягә спектакль бик тә ошады. Төп каһарманнары, нәкъ ул теләгәнчә, үз язмышын үзе хәл иткәнгә ошады. Аерата стенадан тирә-юньгә нур сибеп торган «Аятелкөрси»нең Әнисәгә булган көчле тәэсире Талияне тирән уйга, һай, тирән уйларга салды да инде... Сәхнәдә ике сәгать буена үзен карап утыргандай булды ул. Моңа кадәрге яшәү рәвешеннән канәгатьсезлеге тагын да тирәнәя төште. Спектакль тәмам, халык кул чаба. Ә Талия: «Бу әсәрең аркылы биргән сабагың минем кебекләрне уятыр, уйландырыр әле», – дип, эченнән генә язучыга рәхмәт укый иде. Әгәр дә Ахияр, минем үткән юлымны белеп, бу спектакльгә махсус алып килгән булса да, бу аның олы акыллы кеше булуын гына күрсәтә түгелме соң, дип, азактан нәтиҗә ясады ул.
Алар һәр көнне шулай очрашуларын дәвам иттеләр. Ә шимбә көнгә кичен Ахияр кызны Кама буендагы йортына куна чакырды.

Дәвамы бар...