"Өзелгән өмет" Гөлчәчәк Галиева
Үз-үзең белән көрәшүдән дә авыррак тагын ни бар икән бу дөньяда? Менә бүген дә, инде ничәнче тапкыр, Талия хәтта үз-үзен күралмас дәрәҗәгә җитеп, үтә катгый карарга килде. Аңа әйтәсе үпкә сүзләрен тагын бер мәртәбә күңеленнән кичерде.
«Касыйм абый, – диячәк ул аңа, – инде күптәннән күңелемне бертуктаусыз борчып торган берничә соравыма сездән җавап ишетәсем килә. Яшьлегемнең иң гүзәл елларын, кыз баланың иң зур байлыгы саналган сафлыгымны сезгә бүләк итү бәрабәренә ни-нәрсәгә ирештем соң мин? Егерме сигез яшемә җитеп, шушы буй-сыным, чибәрлегем, булганлыгым белән ни ирем, ни балам... Минем дә, нәкъ сезнең хатыныгыз шикелле үк, хәләл җефетле булып, бала сөю ләззәтен татыйсым килә. Бу – минем сезгә әйтергә теләп тә, әйтергә кыймый йөргән күптәнге хыялларым. Киләчәктә мине ни көтә? Бер генә мәртәбә булса да уйлап караганыгыз бармы бу хакта? Һич юктыр, дип уйлыйм. Сезгә бит бары үз рәхәтегез генә кадерле. Ә мин... җүләр бит мин. Яшьлегемә, артык беркатлылыгыма күрәдер инде, шәһәр үзәгендә нинди матур ике бүлмәле, өстәвенә чит ил жиһазлары белән тулган фатирым бар, дип йөрдем. Бактың исә, алар барысы да «служебный» гына икән бит. Җитте, бик җитте...
Бүген үк бу кадерсез, минем өчен киләчәге өметсез булган мәхәббәткә нокта куябыз. Мине йә башка эшкә күчерәсез, йә, һич югы, яшем утызга җиткәнче үз гаиләмне корып җибәрергә мөмкинлек бирәсез.
Мин бит авылга әнием янына да кайта алмыйм. Мәктәпне тәмамлаганга ун ел тулган кичәбезгә дә кайта алмадым, оялдым. Сезнең сөяркәгез булып яшәвемне укытучыларым да белә икән. Җитте, бик җитте! Моннан ары... һәммәсе дә бетте», – диячәк ул аңа. Кырт кисеп, өздереп әйтәчәк!
Әмма дә, ни хикмәттер, эшкә килеп үзен күрүгә һәм аның наз тулы ягымлы тавышын ишетүгә, барлык үпкә сүзләре әйтерсең лә җилгә оча...
Беркөнне, аны командировкага озаткач, Талия эштән иртәрәк китте. Ничектер шулай, тукталышта трамвай көтеп торганда, каршы яктан кемнеңдер үзенә текәлгән күз карашын абайлап алды. «Шулкадәрле дә таныш йөз, кем булыр икән бу?» – дип уйлап кына өлгерде...
– Талия, әллә танымыйсың да инде?
– Ү-лә-әм, Хәмит, син түгелме соң бу?
– Әйе, Талия, мин бу, мин! Тик үлә күрмә, күпме көттем мин бу очрашуны, – дип, Хәмит Талия каршысына ук килеп басты һәм: – Савап булсын, күрешик әле, – дип, кулларын сузды.
– И-и-и, Хәмит, үзгәрепләр дә карагансың инде, малай! Танырлык кынамы соң... нинди чибәр! Тәмам егетләр солтанына әйләнгәнсең бит, әй, – дип, Талия аны кочаклап ук алды. – Каян килеп чыктың әле син монда? Бу якларда ни эш бетереп йөрисең? Мин сине Самарада яши дип ишеткән идем. Ашыкмасаң, әйдә, читкәрәк китеп, бераз сөйләшик әле.
– Бирим дигән колына, чыгарып куяр юлына, диләрме әле? Синең белән очрашуны, һич югында, читтән генә булса да, үзеңә бер туйганчы карап калсаңые, дип, күпме еллар көттем бит мин. Узган елны мәктәптәге ун еллыгыбызда күрешербез, дип тә өмет иттем. Никтер кайтмадың... Ә бүген менә көтмәгәндә, һич истә-оста югында... Кем уйлаган... Их, нигә бу очрашу моннан биш ел элек булмаган икән?
– Нишләп алай дисең әле, Хәмит?
Тегесе, бу сорауны колак читеннән генә очыртып, туры килгәндә әйтеп калыйм инде, дигәндәй, ничәмә еллар күңелендә йөрткән, әйтелми калган серләрен ачарга ашыкты:
– Мин бит, Талия, синең мәхәббәтеңне яулар өчен ниләр генә эшләмәдем. Сыеграк буй-сынымнан кимсенәсеңдер дип, спорт белән шөгыльләндем. Актык тиеннәремне түләп бассейнга йөрдем. Самара авиация институтының кичке бүлеген тәмамладым. Эшләгән заводымда танылган белгечкә әйләндем, конструкторлар бүлегенә мөдир итеп билгеләнүгә дә ирештем. Синең өчен, синең хакка шулай тырыштым мин. Менә бит ул – саф мәхәббәтнең көче! Гәрчә синнән бернинди җылылык тоймасам да, киләчәктә үземне барыбер яраттыра алырмын, дип ышандым. Ни генә булмасын, рәхмәтем зур сиңа, Талия. Бер кызык вакыйганы исеңә төшерим әле. Хәтерлисең микән чыгарылыш кичәсенә бер атна кала ничек итеп мине кимсеткәнеңне? Хәтта: «Хәзер үк якаңнан өстерәп әниең янына алып барам», – дип янаганыңны? Шул сезнең күрше Сәлимгәрәй юньсезнең сүзен тыңлап кына хур булдым бит ул чакта. Ул миңа, сер итеп кенә, кызларның нинди егетләрне яратулары турында әйтте. Аерата безнең тәкәббер Талия кебекләре, дип тә җиббәрде. «Егетнең чүт-чүт кенә тәмәке, чүт-чүт кенә аракы исе килгәнен, чүт-чүт кенә нахал булганын ярата алар», – ди бит, малай. Мин, җүләр, шуңа ышанып, бабайның тәмәкегә сасыган күлмәген эчтән киеп куйдым. Дөрес, бер илле грамм тирәсе «чеметеп» тә алдым. Синең клубтан кайтканыңны капка төбегездә көтеп тордым. Сәлимгәрәй киңәшен тотып, кисәк кенә үзеңне кочаклап алдым. Хәтерлисеңме? Аннары күкрәгеңә үрелмәкче булдым. Чүт-чүт кенә нахал булам, имеш... Шунда с-и-и-н... анысын үзең дә хәтерлисеңдер инде... Шундый итеп яңагыма чалтыраттың, ярый, анысы черт с ним инде. Әмма шулчак нәфрәт тулы күз карашыңнан йөрәгемнең телгәләнеп киткәнен гомеремдә дә онытасым юк. Менә шуннан соң, «артык юаш шул», дип йөргән Хәмитең нишләде дип уйлыйсың?
Талия рәхәтләнеп көлә-көлә:
– Беләм инде, беләм, – диде. – Сәлимгәрәйнең әнисе икенче көнне безнең әнигә болай дип сөйләгән: «Төннә белән безгә, нигәдер, коточкыч ярсып Хәмит килеп тә керде, прәме безнең алда Сәлимгәрәйне кыйнарга да тотынды. Көчкә аерып алдык. Хәмитне әйтәм, чичти котырганые. Араларыннан нинди кара мәче үткәндер, шайтан белсен, ә ничек дусларые бит үзләре», – ди икән.
– Әмма дөрес сөйләгән икән Сатыйга апа, рәхмәт төшкере! Ни өчен кыйнаганымны аңладыңмы инде?
– Аңладым, Хәмит, хәтта кирәгеннән дә артык аңладым шикелле... Сине тыңлап бар дөньямны оныттым. Шушы кадәр матур итеп сөйләргә каян өйрәндең әле син, ә? Элек син минем янда бөтенләй телсез кала идең бит.
– Их, Талия, Талиякәй, артык яраттым шул мин сине, ә син артык горур булдың. Оялганмындыр, күрәсең. Әни дә мине кечерәк чагымда: «Бигрәк юаш шул син, балакаем, бу кадәрле дә үземә охшарсың икән», – дип сөя иде. Авылыбызда ике Хәлимә булып, шуның берсе – безнең әни бит инде. Аның да кушаматы Юаш Хәлимә бит. Тик менә соңгы вакытларда бавырына зарлана башлады әле. Хастаханәгә салмый булмас, ахры, ябыгып та китте. Карале, Талия, нишләп соң әле без урам чатында торабыз? Вакытың булса, бәлки, якындагы берәр ресторанга кереп утырырбыз, ә? Сине очрату шатлыгыннан, һаман үз хәлләремне сөйлим дә сөйлим. Минем бит синең хәлләреңне дә беләсем килә. Дөресен генә әйткәндә, яраткан ярың була алмасам да, якын дуслар булып кала алабыздыр бит, әйеме?
Талия аның бу сүзләреннән аерата җанланып, алдын-артын уйлап та тормыйча, Хәмитне үзенә чакырды. Үз өендә тынычлап сөйләшеп утырырга мөмкинлек барында, нигә әле рестораннарда кеше күзенә чалынып йөрергә?! Җитмәсә, эштән иртәрәк китәсе булгач, әнисе янына кайтып килүне сылтау иткәнен дә йөгерек кенә уйлап алды. Бигрәк тә шәп әле: телефоны да, фатиры да тынычлыкта булачак...
Ике катлы итеп эшләнгән затлы ишекләрне ачып керүгә, тиз генә тирә-юньгә күз сирпеп алган Хәмит «аһ» итте. «Авылда сөйләгәннәре әллә дөрес микән?» – дип уйлап куйды ул.
Талия аны зал бүлмәсенә уздырып, моның кулына фотоальбом тоттырды да, бераз кабалана төшеп, аш бүлмәсенә ашыкты. Ул арада Касыймның халатларын, урындык аркасына эленгән галстугын, ваннадагы кырыну җайланмаларын тиз генә юыласы керләр багына тондырды.
– Хәмит, өстәлне монда гына көйләсәм, гаеп итмәссеңме?
– Ни сөйлисең, минме инде ул гаеп итә торган кеше? Әйдә, үзем дә булышыйм, – дип, күчтәнәчләрен күтәреп, аш бүлмәсенә чыкты. «Ярый әле, биш йолдызлы әрмән коньягы белән бер торт алганмын», – дип сөенеп куйды Хәмит. Чәчәккә дә исәп бар иде дә, кесәдәге мөлкәтнең юллык кына калганын чамалап, ул уеннан кире кайтырга туры килде. Үтешли генә йокы бүлмәсенә дә күз төшерде.
– Сөбханалла! Яшәгән урының оҗмахларга тиң икән, малай! Кайларда эшлисең, нинди хезмәтләр башкарасың? Сер булмаса, бәлки, сөйләрсең? Ничек бу җәннәттәй тормышка ирешә алдың?
– Зур табышлы бер фирмада директор сәркатибе мин, секретарь хезмәтен башкарам. Әмма дә яратмыйм шул сәркатип дигән сүзне. Телебезгә сәркатип, мөхәррир, мәхкәмә, җөмһүрият, тагын әллә нинди «ханәләр» өстәгән булдылар. Аннары, татар телен дәүләт теле дигән булабыз бит инде. Менә безнең фирмада бөтен эш кәгазьләре дә гел урыс телендә генә. Эш барышы да шул телдә... Ярый әле, урыс теле укытучыбыз Любовь Сергеевна, җелегебезгә төшсә төште, әмма урыс грамматикасын нык үзләштертте, рәхмәт яусын үзенә. Ә менә нинди зур белемгә ия иде бит инде безнең Фатыйма апабыз – татар теле укытучыбыз! Фатыйма Җәләлиевнаның безнең күңелләргә салган алтын тел байлыгы яшәештә куллану таба алмыйча гаҗизләнә. Син моны Самарада ныграк та тоясыңдыр әле. Их, Хәмит, ана телебез әнә шулай сүнеп бара түгелме соң?
– Талия, син артык читкә киттең әле. Китапча сөйләргә өйрәнгәнсең. Үзең турында сөйлисе урынга, миңа тел турында лекция укырга тотындың...
– Сөйләсәң дә, сөйләмәсәң дә, Хәмит, син ирешкәннәргә үк ирешә алмадым, билгеле. Вузларда уку миңа тәтемәде инде. Үзең беләсең, безнең тормыш җиңел булмады. Мин тууга, юк кына чирдән, табибларның гаебе белән, әтием япь-яшь көе гүр иясе булган. Бабайдан калган йорт-җир тузды. Әни башка кияүгә чыкмады. Мәктәптән соң ул минем тизрәк эшкә урнашып, акча эшләвемне теләде. Шуннан мин Казанда сәркатипләр әзерли торган курска укырга кердем. Анда инглиз телен өйрәнү мәҗбүри куелган иде. Хәзер тәрҗемәче булып та эшлим. Синең шикелле үк танылган белгеч булмасам да, фирманың көзгесе бит син, дигән булалар инде үземне. Менә мин дә мактана беләм, име? Еш кына чит илләрдә дә булырга туры килә. Безнең фирма күбрәк Англия белән бәйле.
– Да-а-а, малай, мактанырлыгың да, горурланырлыгың да бар икән, әй! Чын күңелемнән котлыйм! Синең өчен бик шат! Кайбер классташларың синең турыда сөйләгәннәрие, һм-м... Карале, ай-яй, малай, бүлмәң саен телевизор, транзистор, залыңда нинди кыйммәтле музыкаль үзәк, тузан җыйгычыңа кадәр Америкада эшләнгән. Тузанны суга җыюга көйләнгән икән. Ә менә бу аш бүлмәңдәге ялтыравыклы табадыр, кәстрүлдер – алары да безнекеләр шикелле гади генә түгелдер инде?
– Кызык, ничек син шул арада барын да күреп өлгердең әле, ә? Син мине торган саен гаҗәпләндерә барасың бит әле. Әйе, Хәмит, бу савыт-сабалар тозсыз, сусыз, майсыз, бик тиз пешерүгә көйләнгән, «цептер» дип атала. Менә мин сиңа тавыкны күз алдыңда гел үз тәме, үз тозы белән генә, тиз генә пешереп сыйлыйм әле.
Талиянең тавык тураган, бәрәңге әрчегән, гаҗәеп табалар арасында чуалган йөгерек, матур куллары Хәмитне бөтенләй әсир итте. Беравык ул хәтта сүзсез калды. Аллаһыбыз бирим дисәме?! Өеп бирә икән... Искиткеч чибәр төс-бит, зифалардан-зифа буй-сын, булганлык, җитезлек – кара син аны, кулы кулга йокмый бит. Болар бер кешегә күбрәк түгелме соң? – Хәмит шулай уйланып утырган арада, Талия табаларны уттан алып, өстәлгә куйды.
– Хәзер алар пешүләрен өстәлдә дәвам итәчәкләр, – диде ул.
– Гаҗәп бит, ә! Әкият бит бу. Хатынның туган көненә алып бүләк итәргә кирәк әле миңа да, – диде Хәмит.
Талия ирен чите белән генә елмаеп куйды, җай гына кунагының эш хакы белән кызыксынды.
– Аллага шөкер, хезмәт хакым зур минем. Син сәер генә елмайсаң да, савыт-саба алырга гына җитәр, дип уйлыйм. Премияләрен дә кушсаң, аена биш-алты мең тирәсенә баса.
– Юк, дускай, эш акчада гына түгел. Шулай да, өч-дүрт айлыгың китә дә китә инде. Савыт-саба – йорт әйберсе. Туган көн бүләгенә, бигрәк тә яраткан хатының өчен, килешеп бетмәс дип кенә уйлавым...
– Әйе, минем өчен кыйммәтрәк икән шул. Ә син үзең ничек алалдың соң боларны, эш хакың шулай зурмыни? Хатын-кызга нинди мәгънәсез сораулар бирә бу, дип гаепләмә тагын.
– Һич юк. Ә эш хакым сигездән алып ун меңнәргә кадәр җитә, – диде Талия.
Хәмит гаҗәпләнүеннән хәтта сызгырып ук җибәрде.
– И-и-и, дускай, «миңа вузлар тәтемәде», дип уфтанып утырган буласың тагы... Ниемә хаҗәт ул сиңа?
– Юк, Хәмит, ялгышасың. Безнең фирмада КХТИдан килгән егетләр, производство бүлеге ачып, нинди генә могҗизалар тудырмыйлар! Заманның базар шартларыннан шулкадәр оста файдалана беләләр. Менә шулар чит ил белгечләре белән фәнни телдә сөйләшәләр. Ә тәрҗемәгә минем теш үтеп җитми, шуннан икенче тәрҗемәче чакыралар. Киләсе елга, инде соң булса да, КХТИга керергә әзерләнәм, егетләребез дә булышырга гына торалар үземә... – Тагын биш-ун минуттан: – Хәмит, менә, икебез өчен генә әзерләнгән сый-хөрмәтем, – дип, Талия кунагын табынга чакырды. – Инде үз күчтәнәч-сыең белән мәҗлесебезне ачып җибәрсәң дә була.
Зәвык белән көйләнгән өстәл янында аларның икесенә дә бик рәхәт иде. Күрәсең, җиңел генә бушатылган беренче чәркә коньяк та үз ялкынын өстәми калмагандыр.
– Их, Талия, безнең болай очрашу нигә генә хотя бы биш елга элегрәк булмады икән?
– Бу фикереңне инде икенче мәртәбә кабатлыйсың. Ни әйтергә телисең соң син? Бәлки, аңлатып бирерсең, – дип әйтеп кенә өлгерде Талия. Кинәт кенә телефон чылтырады. Икесе дә сискәнеп киттеләр.
– Кирәкле кишер яфрагы түгелдер әле, җавап биреп тормыйм, – диде хуҗабикә, акланган сыман итеп.
Шуннан соң Хәмит, нәкъ биш ел элек, Зария исемле кызны очратып, аңа гашыйк булуын, аннары исә шул кызга өйләнеп, бер ул, бер кыз үстерүләрен, үзенең Зариясе белән бик тә бәхетле булуларын сөйләде.
– Чын күңелдән котлыйм үзеңне! Гомерең буе бәхетле бул, Хәмит, син аңа лаек! – диде Талия. Ә үзе, никадәр тырышса да, күзләренә иңә барган моңсулыкның торган саен тирәнәя генә баруын яшерә алмады. Аерата аның улы белән кызы турында сөйләгәндә бәхеттән балкып торган йөзен күреп тору кызның йөрәгендә үтә дә катлаулы авыр хисләр тудырды. Бу минутларда ул: «Кара инде, юньсез, кайчандыр үземне үлеп яратып йөргән егетнең бәхетеннән көнләшеп утырам түгелме соң?» – дип тә уйлап куйды.
Юк, һич юк... Үзеңнең дәвамың-балаң булганда гына шундый зур бәхеткә ирешергә мөмкин икәнлеген бөтен җаны-тәне белән аңлап, үткән тормышына үкенү хисләре иде бу.
Дәвамы бар...