"Гөлҗиһан өянкесе" Илүсә Нәбиуллина
Кызы эштән кайтканда Гөлҗиһан тәрәзә янында уйланып утыра иде. Уйлары еракка, яшьлек елларына ук кайтып киткәнгәме, ул ишек ачылып- ябылганын да ишетмәде. Кызы эндәшкәч кенә сискәнеп китте, дөньясын онытып, уйга батып утыруыннан уңайсызланып куйды. Болай да матур итеп, озынчалап бәйләгән ак яулыгын рәтләгәндәй итте.
—Исәнме, әни!
Гөлҗиһан, яшьләрчә җиңел хәрәкәтләр белән, ялт итеп кызына борылды, матурлыгын югалтып бетермәгән сөйкемле йөзе яктырды. Кызының елмаюдан балкып торган нурлы йөзе аны тәмам тынычландырды. Ул җиңел генә торып бер-ике адым кызына таба атлады.
—Исән-имин генә эшләп кайттыңмы, кызым?
—Рәхмәт, әни, бар да яхшы.
Гөлҗиһан күңелендәгесен яшерү өчен чәчләрен яулык астына керткән хәрәкәтләр ясады. Анын бераз гына чал кергән чәчләре озынчалап бәйләнгән яулык астыннан да күренеп тора иде.
—Әтиенне уйлап утыра идем әле...
Үз сүзләре үзенә дә ят ишетелдеме, уңайсызланып кына көлемсерәп куйды.
—Әтине?
—Әйе, әтиеңне. Бүген төшемә керде, үзенә чакыра.
—Юкны сөйләмә инде, әни.
—Юк сүз түгел, кызым, вакыт инде.
—И, әни!
Кызы әнисе янына килеп аның иңнәреннән кочты, сабый баланы сөйгән кебек аркасыннан бәпләде.
—Ашыкма әле, әни, бер киткәч, кайтып булмый бит аннан.
Кызынын сүзләреннән сон ананың йөзе тагын да яктыра төште. Төсен җуймаган кара күзләре нурланып китте.
—Анысы шулай инде. —Ул бераз гына икеләнеп торды да, тагын баягы сүзләрен кабатлады. —Әтиең янына барырга вакыт инде, кызым. Бик вакыт.
—Әни!
Гөлҗиһан, әйттем исә, кайттым, дигәндәй кулларын җәйде.
Кызы өс-башын алыштырып, кухняга узды. Анда аның табак-савыт
шалтыратканы, плитә өстендәге кәстрүлне ачып караганы ишетелде Аннан зал ишегеннән башын тыгып, әнисенә сүз катты
—Әни, бүген тагын бернәрсә дә ашамадыңмыни ’
—Үземнен генә ашыйсы килми шул, кызым, сезне көтеп тордым Менә кияү кайтыр да бергә-бергә түгәрәкләнеп утырып ашарбыз
Һич югы чәй куеп эчәргә идеи.
—Эчмәдем инде, плитәгезнен дә рәтен белмим Ул электр чәйнегенең тәмен дә тапмыйм.
-Авылдагы күмер самавырын юк инде, әни Мин дә башта самавыр чәен нык сагына идем, аннан күнектем.
—Адәм баласы бар нәрсәгә дә күнегә
Ләйлә әнисенен авылны сагынганын, җирсегәнен бик яхшы аңлый Сигез дистәне тутырган ананы ялгызы гына авылда да яшәтеп булмый Аны алып килгәнгә инде ун ел, ә ул һаман шәһәр тормышына күнегә, бу ыгы-зыгылы тормышны үз итә алмый
Әнисе җае чыккан саен авылны, үзенен яшьтәшләрен сөйли. “Кифая исән микән . “Гөлсем ни хәлләрдә генә яши икән9"—дип. ахирәтләрен барлый Көн саен диярлек күңеле белән балачагы, яшьлеге узган Ык буйларына кайта. Анда үсеп утырган талларны сагына Яз саен ап-ак шомырт, балан чәчәгенә күмелгән, ә кохләрен кызыл карлыган, бөрлегән пешкән әрәмәләрен исеннән чыгара алмый
Әнисе утыз биш яшендә, Ләйләгә нибары дүрт ай чагында биш бала белән тол калган. Күпме сулар аккан, һаман төшенә керә яраткан ире. аны оныта, аны югалтуы белән килешә алмый Ире үлгәч, сылу хатынны биш баласы белән дә сорап килгәләгәннәр Риза булмаган, әтисен яратып, аны сагынып, анын рухына тугры калып яшәгән
Вакыт дәва, диләр. Вакыт дәва булса да дәвалап бетерә алмый торган яралар бар күрәсең
Көндез әнисе сүзен башлап кына куйган икән апе Кичке аштан сон. кызы дәфтәрләр тикшереп утырганда. Гөлҗиһан йомшак кына басып анын янына килде. Дәфтәрләргә иелеп утырган кызына озак карап торды Анын йөзеннән иренен чалымнарын эзләде
Кызынын мөһим эшен бүлдерергә базмыйча, озак кына сүз башлый алмый торды. Кузгатыргамы йөрәк яраларын, әллә юкмы дигәндәй, бераз уйланып утырды
Әниләре серле сандык кебек. Эчендәгесен тиз генә түгеп сала торганнардан түгел. Авызында кара кан булса да төкермәс, ятларга сер бирмәс Нәкъ менә әнисе кебекләр хакында «эчендә җигүле ат ята", диләр Бүген исә әнисенә нидер булган, ул сер тутырылган сандыгын аз гына ача төшкән Чит кешегә түгел бит—төпчегенә бераз гына күнелендәгесен бушатасы килгәндер Эчен бушаганчы кемгәдер серләренне сөйләү—сагынуга дәва бит инде ул Анын башкача дәвасы да, име дә юк.
Ләйлә әнисенен үзенә сүзе барлыгын анлады. Дәфтәрләрен бер читкә өеп куйды. Әни. мин тулысы белән синен карамакта, дигәндәй, елмаеп әнисенә борылды. Гөлҗиһан кызынын йомшак карашыннан эреп китте, батыраеп, көне буе чорналган уйлар йомгагын төпчегенә сүтә башлады
Кызым, безнең бакча башында. Ык буенда өянке бар иде. хәтерлисенме?
—Хәтерләмичә, бик яхшы беләм
Ләйлә әнисенең сүзен куәтләп башын селкеде
Бүлмәдә аз гына вакытка тынлык урнашты. Залда зур сәгатьнен “тектек" йөргәне ишетелде
—Ул өянкегә без әле көймә бәйләп куя идек,—дип, Ләйлә өзелгән
әнгәмәне ялгап җибәрде..
—Әйе, көймәбез дә бар иде шул.
—Ник әле кинәт кенә ул өянкене исенә төшерде.
—Ул берәү генә түгел, парлашып үсә иде анда. Өйләнешкән елны әтиен белән утырткан идек. Әтиен үләр елны язгы ташу аның берсен алып китте... Шул җәйне әтиен үлде. Син әле бик кечкенә иден.
Әни кеше тынып калды. Аның күңелен хисләр ташкыны биләгән иде.
—Әни, нишләп бу хакта мона кадәр сөйләгәнен булмады?
—Әйтәм бит, әтиең үлгәндә син сабый гына иден.
—Күпме еллар узгач...
Ләйлә сүзен әйтеп бетермәде.
—Ә апаларың, абыйларын бу хакта белә. Сиңа никтер сөйләнелмәгән. Гомер бит ул тормыш вак-төякләренә алдана-алдана тиз уза.
Гөлҗиһан кызына якынрак килеп утырды, анын үзенеке кебек үк кечкенә кулын учларына алды.
—Бер җәйне әтиеңнең күршебездәге яшь хатынга күзе төште.
Ләйләнең сулышы тукталгандай булды. Ул гаҗизләнеп әнисенә карап торды. Ул тыныч иде. Әнисе бу хәлләрне күңеленнән мең дә бер кат кичергәндер, хәзер исә шул күренешләрне кабат күз алдыннан уздыра булыр.
—Әтиенне минем өстән йөрер дип уйламадым да. Бу хакта белми дә калыр идем, күземне күрше апа ачты. Беркөнне чакырып алды да: “Гөлҗиһан, син иренә бераз күз-колак бул. Ул бит күршегез белән чуала,” —ди.
Гөлҗиһан тамагын кырып куйды. Кипшенеп киткән иреннәрен ялап алды.
—Әни, эчәсең киләме?
— Бер йотым су бирсәң әйбәт булыр иде.
Ләйлә тиз генә кухнядан кәсә белән су алып килде. Әнисе чыннан да бер генә йотым эчте дә сүзен дәвам итте:
—Әтиен йөрер дигән уй исемдә дә юк иде. Яратышып яшибез.
Күргәне берсе: «Шушы кадәр дә пар килерсез икән!» —дип соклана. Ышанасы килми, кеше сүзенә, көнчелектән янган хатын-кыз гайбәте генәдер дип уйлыйм. Ләкин күрше апа юк-бар сүз сөйләп йөри торганнардан түгел. Төпле акыллы, сүзен үлчәп әйтә торган хатын. Әтиеңә күз-колак була башладым. Ничек мин андагы үзгәрешләрне сизми калдым икән. Иренең читтәге хәлләрен иң соңыннан хатыны белә диләр. Хак икән. Ничек шулкадәр сукыр булганмын. Әтиең бөтенләй үзгәргән, икенче кешегә әйләнгән икән ләбаса, танырлык та түгел. Аны гүя алыштырып куйганнар, эче-тышы балкып тора. Егерме яшендәге кебек җитез, дәртле, аяк астыннан ут чыгарып йөри. Күзләре генә моңсу, мәхәббәт утын кешеләргә сиздермәс өчен эченә йотып, эчендәге уты күзенә моң булып саркып чыккан.
Гөлҗиһанның тавышы аз гына калтырап китте. Ләйлә янә күтәрелеп карады. Юк, еламый икән, әнисенең йөзе һаман да шулай тыныч. Битенә алсулык йөгергән.
Әни белән кыз бераз тын утырдылар. Икесенең дә күңелләре урыныннан кузгалган иде. Хис ташкынын хәзер эчтә калдырып булмаячак, ул үзеннән- үзе бәреп чыгачак.
Дәвамы бар...