Сардекбашская сельская библиотека - филиал № 33

"Гөлҗиһан өянкесе" Илүсә Нәбиуллина

Дәвамы...

—Кырык яшькә җитәрәк ирләрнең янтыгына шайтан төртә диләрме әле. Әтиен белән дә нәкъ шул хәл. Ул яшь егетләр кебек, ул гашыйк, ә мин көнчелек утында янам. Үзе газаплана, мескенем. Теге хатынны да ярата, безне дә ташлап китә алмый.

—Әни, авыр булса сөйләмә.

—Юк, кызым, авырлыгы аның теге елларда ук калды.

 —Дулкынланасын бит.

—Дулкынланам, дулкынланмыйча инде.

—Аннан кан басымын күтәрелә.

Кан басымының эше бер күтәрелеп, бер төшеп тору инде анын.

—Аннан төне буе йоклый алмый борсаланып чыгасын.

Төнлә йокламасам, көндез йоклармын. Минем эш беткән.

—Бәлки бүтән көнне сөйләрсен.—дип, Ләйлә бу авыр сөйләшүгә нокта куймакчы иде, тик үз уеннан үзе куркып куйды, ахырынача сөйләттермәсән әнисе нәүмизләнеп калыр.

—Ул мәхәббәт тарихы ни белән бетте сон?

—«Мәхәббәт тарихы» дип дөрес әйттен син. Менә шушы тарихны дөрес итеп сөйли алсам гына ярар иде.

Гөлҗиһан карангы тәрәзәгә төбәлде, аннан нәрсәдер күрергә теләгәндәй озак кына карап торды.

—Теге күрше хатын да әтиеңне яраткандыр инде. Юк-юк. мавыгу, азгынлык кына түгел, чын-чынлап ярату булгандыр. Ул да ике ут эчендә янгандыр. Ул мина караганда яшь. Арада киртә булып торырлык балалары да юк. Нәрсәдер хәл итү әтиеннән генә тора Тик әтиен утта янса да үлчәү тәлинкәсенә мәхәббәт белән балаларын сала алмый Мине дә ярата. Ара- тирә очрашканда теге хатын мина күтәрелеп тә карамый Мин дә очраганда аңа бер сүздә әйтмим. Бергә була алмасларын уйлаптырмы, бер төндә, хәтта туганнарына да бер сүз әйтмичә, адресын-мазарын калдырмыйча, авылдан чыгып китте бахыр. Әтиен озак тынычлана алмады Ябыкты. Төнлә йоклый алмый, көрсенеп чыга.

Шул язда Ыкка су күп төште. Язгы ташкын әтиен утырткан өянкене алып китте. Жәйдә әтиеңнең йөрәге тибүдән туктады. Бәлки ул мәхәббәтен сагынып саргайгандыр. Бәлки ана яшәүнең яме беткәндер. Ике арада талпынган йөрәге арыгандыр. Сонарып килгән мәхәббәт бигрәк көчле, бигрәк газаплы була диләр бит.

Ләйлә әнисен юатырга да. юатмаска да белмәде. Ул ишеткәннәрен күңеленә сеңдереп, тын гына утырды. Әнисенә сыена төшеп, анын кулларын учына алды.

—И, әнием, күрмәгәннәрең калмаган икән.

Ләйләнең әнисен кызганудан йөрәге кысылды. Ятим килеш биш баланы аякка бастыру җиңел генә булмагандыр. Әнисенең ул вакыгга киңәшләшергә, сыенырга әнисе дә, әтисе дә булмаган бит Ялгыз башын биш бала белән тормыш итеп кара әле. Йә. Ходам!

Ләйлә үзе бәхетле. Әтисен күрмәсә дә. ул ятимлекне тоймады. Әни белән үсте. Анын абыйлары, апалары бар иде. Менә үзенен дә ике баласы бар. үзе дә әни кеше. Казанда улы институт тәмамлый, ә кызы да шунда керде генә әле. Зур терәге—алтын багана кебек ире бар. Менә шушы бөтен бәхет янына да әни кирәк.

Ниләр генә булса ла, әни кирәк. Ничә яшьтә булсан да әни кирәк. Әниләр булганда адәм баласы һәрчак бала булып кала

Ләйлә үзен сабый баладай хис итте. Әнисенең йомшак тавышына оеп. дөньясын онытып утырды. Кияү кеше аларнын сөйләшүенә комачауламас өчен аяк очларына гына басып йөрде дә шыпырт кына йокларга ятты. Зал ягындагы зур сәгать башта унны, аннан унберне, уникене сукты

Ләйлә әледән-әле әнисенең кулларын сыйпады Чәченә, аркасына кагылып алды. Үзенен аны яратканын, анын белән горурлануын белдерәсе килде.

Әллә сон әнисе анын белән бәхилләшәме? Ничә еллар эчендә йөрткән хисләрен нигә әле бүген генә түгеп салырга булды? Анын әнисен бүлдерергә

 

батырчылыгы житмәде. Сөйләсен, күңелен бушатсын.

Гөлҗиһан әби сөйләде дә сөйләде.

Әтисе күрше хатын белән йөргәндә ничек көнчелек утында янганын да, алар артыннан Ык буйлап көймәдә барганын, аларны куып тоткач кына кире борылып, ишкәкләрне каерып-каерып. Ык суына каршы ишкәнен, хәлдән таеп яр буена чыгып авып, ярсып-ярсып елаганын сөйләде.

—И, әни, авыр булгандыр.

—Авыр инде, кызым. Ир бирмәк—жан бирмәк, димәсләр иде аны. Мин дә бит әтиенне бик ярата идем. Йөрешеп, яратышып өйләнешкән идек. Кая аны кемгәдер бирү!

—Ничекләр түзден, әни!

—Сезнен хакка түздем.

—Әти белән бу турыда сөйләшкәнегез булдымы сон?

—Юк. Ул бит ут эчендә яна. Анын янган йөрәгенә тагын ничек итеп ялкын өстисен.

Гөлҗиһан һәр әйбергә озак-озак тукталып, бүлмәне күзеннән кичерде. Тик анын күзләре бүлмә эчендәге шкафны да, өстәлне дә күрмәде. Анын уйлары еракта калган яшьлек елларында гизә иде.

Ләйлә тамагын кырган булды. Гөлҗиһан елмаеп куйды. Ул ашыга-ашыга сүзен дәвам итте.

—Әтиен миннән биш яшькә зур иде. Мин бит ана унҗиде яшемдә үк чыктым. Бик яратып чыктым, яратып яшәдем, һаман да яратам. Аны алыштырырдай, һич югы ана бераз гына охшаган бер генә кешене дә очратмадым.

Залдагы сәгать «даң» итеп бер тапкыр сукты да тынып калды. Димәк, төн икенче яртысына авышты.

—Кызым, —ана сүзен дәвам итәргә батырчылык итмичә тынып калды. Өстәлдәге кәсәне алып, тагын бер йотым су эчте.

—Сез мине кияү белән бик яхшы тәрбияләдегез. Кияү дә үз балам кебек. Ун елга бер генә тапкыр да караңгы йөзен күрмәдем. Эштән елмаеп кайтып кереп, ин элек минем хәл-әхвәлемне сораша. Рәхмәт ана. Мин сезгә мен- мен бәхил. Сонгы әманәтемне дә үтәрсез инде. Бик авыр булса да мине авылга алып кайтып күмегез. Дөрес, шәһәрдә дә зиратта урын табылыр анысы. Кайда ятсаң да җир куены бердер инде. Шулай да шәһәрдә үлеп, шәһәрдә күмсәгез, җеназамны күтәреп барганда очраган кешеләр: «Кем үлде икән?» —дип сорарлар. «Бер әби үлгән» —диярләр дә онытырлар. Ә авылда җирләсәгез, җеназамны зиратка алып барганда авылдашлар: «Ии, Гөлҗиһан әби дә китеп барган икән,» —дип сөйләрләр

Быелгы язда иртә килде. Урман-кырлардагы кар язгы кояшның рәхимле кайнар нурлары астында тиз арада эреп, кечкенә елгалар булып Ыкка төште. Ык ярларыннан чыгып ташыды.

Язгы ташу Ләйләләрнең бакча башындагы ялгыз өянкене алып китте.

Тәмам.