Сардекбашская сельская библиотека - филиал № 33

Хәмидә Гарипова "Тозак"(6)

(дәвамы)

***

Cанаулы көннәр тиз узды. Равис Әһлиевичның ял вакыты ахырына якынлашты. Беркөнне ул Зөлхәбирәнең ашханәдән чыкканын көтеп алып, кичен бергәләп чәйләп алырга чакырды.

— Кичерегез, ялгызым ирләр бүлмәсенә керүне әдәпсезлеккә саныйм, — диде Зөлхәбирә.

— Тапкансыз борчылыр нәрсә! Укагызны коймам, үзегезне кабып йотмам. Хәтта бармак очым белән дә кагылмам. Күңелле итеп гәпләшеп кенә утырырбыз. Өемдә шыр ялгызлык көтә бит мине, Зөлхәбирә ханым. Сагыштан үләрлек тынлык. Хәер, Сезгә андый халәт таныш түгелдер шул...

Зөлхәбирә икеләнә калды. Ул Рависны ихластан кызганып куйды. Бу зыялы адәм белән аралашу хатынның үзенә дә ошый башлады түгелме соң? Министрлыкта эшләүче зур түрә димәссең, кече күңелле. Үзе нечкә юмор хисенә ия, ә ул сыйфат акыллы кешеләргә генә хас. Үзе — тәрбияле, фикере — анык, сүзе — мәгънәле. Белмәгән нәрсәсе юк бугай аның, киң карашлы зат. Җитмәсә, нечкә тоемлы психолог та әле. Кайсы темага сүз башласа да, әңгәмәдәшен уңайсыз хәлдә калдырмый. Теләсә кайсы ситуациядән чыгу юлын бик тиз таба.

— Ярый хуш, Сезнеңчә булсын! Минем бүлмәгә ялгыз гына керәсегез килмәсә, җайлыйбыз аны, матурым. Зинһар, ризалашыгыз инде, яме! Хәзер бер парны чакырып киләм. Бүген иртән элеккеге группадашым Әлфисне очраттым. Ялга хатыны белән парлап килгән. Люкска урнашканнар, — дип, ягымлы ир заты җил-җил атлап китеп барды.

Кичке тугызынчы яртыда бала йокыга талды. Улының алсулык йөгергән битеннән үбеп алгач, ана бермәл аңа елмаеп карап торды, юрганын рәтләп япты.

Зөлхәбирә ашыкмыйча гына кием шкафы янына килде. Затлы велюр күлмәген, кадак үкчәле «көймә» туфлиләрен киде. Купшы чәчләрен кабартып өйде. Чамасын белеп кенә иннек, кершән сөртенде, яраткан ислемаен сибенде. Тәвәккәлләп Равислар бүлмәсенә килеп кергәч, көтелмәгән хәлдән артына утыра язды. Угрылык өстендә тотылган карак кебек, куырылып килде. Түр башында, берсе кочагына икенчесе сыенып, үзләренең район советы рәисе Әлфис Кәримович белән... ире Мансурның хисапчысы — яше кырыктан узган сазаган кыз Сәвилә елмаешып утыралар иде. Зөлхәбирәне күргәч, кунаклар йәлт кенә бер-берсенә карашып алса да, сер бирмәде. Бәйрәм өстәле мулдан иде, чәй янына мәе куелды. Бәллүр чәркәләргә кыйммәтле шәрабләр коелды. Табындашлар шактый кызгач, Әлфис Кәримович затлы костюмының куен кесәсеннән планшетын чыгарды. «Истәлеккә бер гүзәл мизгел, чейз!» — дигән булып, бергәләшеп фотога төштеләр. Керсез күңелле Зөлхәбирә бу минутта киләчәктә аның көйле тормышын челпәрәмә китерерлек нинди мәкерле тозак корылганлыгын сизми калды. Аның саф күңелендә һичнинди азгынлык, усал ният юк иде шул...

***

Зөлхәбирә шифаханәдән кайткач, Дәүләт Советына сайлаулар булып узды. Мөгаен, күрәчәккә каршыдыр, Мансур депутатлыкка кандидат итеп Әлфис Кәримович белән бер округтан күрсәтелгән иде. Халык ышанычын районның зур түрәсенә түгел, ә гади хуҗалык җитәкчесенә күрсәтте. Сайлау кампаниясен оештыруда куштаннарын ат урынына җигеп, күпме көч куйган, ничаклы чыгым тоткан район советы рәисе әлеге җиңелүне бик авыр кичерде. Әлфис Кәримовичның йөрәгендә укмашкан кара кан, үч тойгысы, сыйфатлы Буа чүпрәсеннән куелган ачы камыр сыман кабарып, ташып түгелде. Ачуыннан кая барып бәрелергә белми йөргән көннәрнең берсендә, кабинетында юкны бушка аударып, планшетын актарып утырган мәлдә, күзенә шифаханәдә үзе төшергән фотолар чалынды. Аның зиһене ачылып китте. Сөмсере коелган йөзенә кинаяле елмаю кунды. «Карарбыз әле, кем-кемне фәлән итәр...» — дип үзалдына сөйләнде ул. Зөлхәбирә белән Равис Әһлиевичны янәшә куеп, компьютер ярдәмендә фотомонтаж ясауның әллә ни авырлыгы булмады. Ул фотоларны тиз генә төсле принтердан чыгартып алды. Мансурның йөрәгенә хәнҗәр кадалырлык итеп хат кисәге әмәлләргә үзенең хәленнән килмәс иде, мөгаен. Сәвилә ярдәм итте: кайнар мәхәббәткә багышланган бер француз романыннан бик шәп өзек табып бирде. Шуны күчереп яздылар. Әлфис Кәримович, Казанга эш белән баргач, әлеге пасквильне каланың бер почта әрҗәсенә төшереп җибәрде дә, мыек астыннан елмаеп, шыпырт кына шул «бомба»ның шартлавын көтеп йөри башлады. Әлеге калын конверт, ниһаять, хуҗалык идарәсенә килеп иреште. Көндәлек почтаны ачып, хатларны журналга теркәп утырган сәркатип кыз Ләлә, аны-моны уйламыйча, бу конвертны да ачты. Фотоларга күз салуга, көтелмәгән хәлдән зур итеп ачылган уймак авызын ябарга онытты. Ә хатның эчтәлегенә күз йөртеп чыккач, аның чигәләре кызыша башлады: менә ичмасам мәхәббәт! Армиядәге яраткан егете Мөнирдән шундый хат килеп төшсә, шатлыгыннан күккә сикерер иде ул, мөгаен. Конвертны кулында әйләндергәләп, нишләтергә белмичә аптырап торган мәлдә, алгы бүлмәгә Сәвилә ажгырып килеп керде. Яшен ташы җитезлеге белән хатны тартып алды да бүлмәдән чыгып югалды. Биш-ун минут эчендә бөтен бухгалтерия хатыннары «ах-вах» килде, чышын-пышын гайбәт чәйнәргә кереште. Эш сәгате бетүен көчкә көтеп җиткереп, бу чаклы «мөһим» яңалыкны танышларына тәмләп сөйләргә дип, төрле якка чыгып чапты.

Баш хисапчы янәдән әйләнеп керде, мәҗмуганы сәркатипкә сузды. Ләлә, башын башка куеп, чибәр ир янәшәсендә елмаеп утырган Зөлхәбирә апасының фотосына тагын бер мәртәбә күз төшереп алды да телен шартлатып куйды. Хатны фото янына салып, конвертны келәйләп ябыштырды. Сәвилә исә:

— Яши белә ичмасам кешеләр, мин сиңа әйтим! Тыштан әүлия булып кыланалар! Мансур Минһаҗевичның күркәнекедәй кабарынган куыгы шартлый болай булгач! Хи-хи-хи! Шул кирәк аңа! Мөгезле шайтан! Казан кызына өйләнә, имеш! Берни түгел, теге вакытта мине санга сукмаганы өчен, Ходай тоткан аны! Әгәр миңа өйләнгән булса, гомердә болай адәм мәсхәрәсенә калмас иде! Беләсең килсә, шәһәрнекеләрнең барысы да бер чыбыктан сөрелгән... җыенысы сөйрәлчек, — дип, бүлмәне сасытты.

Кемгә-кемгә, нәкъ менә аңа, авылга кайткач серләрен чишмәгәне өчен, Зөлхәбирәгә рәхмәт укып йөрисе кана! Юк шул, Елан Сәвиләсе булсын да, зәһәрен чәчми калсын, имеш. Юкса, үз агуына үзе тончыгып үләчәк бит ул!

Кичке алтылар тирәсендә хуҗалык рәисе контора каршына кайтып туктады. Кабинетына узып, гадәтенчә, яңа килгән корреспонденцияне күздән кичерә башлады, гәҗит-журналларны карап чыкты. Хатларга күз йөртеп алды: салым инспекциясеннән, экологлардан, банктан... Ә бусы кемнән тагын? Чират калын конвертка җитте. Аны ачып укый башлагач, Мансур үз күзләренә үзе ышанмады. Хаттагы сүзләр, әйтерсең, аның бармакларын гына түгел, бәгырен пешерә башлады. Дулкынланудан ирнең уч төпләре, маңгае тирләп чыкты.

Зөлхәбирәм!

Кайнар иреннәреңнең җиләк тәмен әле дә тоям кебек. Төшләремә кереп иләсләндерәсең! Синең белән үткән ләззәтле төннәребезне үлеп сагынам. Бергә үткәргән һәр сәгатебезнең минуты елга тиң. Бер генә дә исемнән чыкмыйсың, гүзәлкәем! Мин сине шашып сөям! Миңа карата булган хисләреңнең ихласлыгына өмет итәм! Ташла шул мокытны! Ятма авылда чиләнеп! Кавышыйк, бәгырькәем! Истәлеккә бергә төшкән фотобызны җибәрәм. Үбеп, Рависың!— дигән юлларны укыгач, Мансур бер мәл өнсез торды. Әйтерсең, өрлектәй ирнең маңгаена күсәк белән ордылар. Фотоны кат-кат әйләндереп карагач, ваклап ертып, җирәнеп чүп чиләгенә ташлады. Хатны йомарлап кесәсенә тыкты да:

— Кавышырсыз... теге дөньяда, — дип, әллә нинди ят, ямьcез тавыш белән, котырынган үгездәй үкереп җибәрде. Сейфтан коньяк шешәсе тартып чыгарды. «Кандала даруы»н кабымлыксыз гына авызына койды. Ачуы басылмады. Ул нишләргә белмәде: кабинет буенча арлы-бирле йөренде, кәнәфиенә бер утырды, бер торды. Йөрәк әрнешенә чыдаша алмыйча, бала башы чаклы йодрыгы белән өстәлгә китереп сукты. Астына кирәкле кәгазьләр тезелгән калын пыяла кисәге чатнап урталай ярылды. Моңарчы бохар песиедәй яшәгән хатыны ике йөзле Янус икән бит. Ни гомер куенымда кара елан җылытып ятканмын... Бала савыктыра, имеш... Ха-ха-ха! Хатынымны сөяркәсе янына үзем илтеп куйганмын икән. Җирбитләр! Хәмер сөреме Мансурның башына менеп җитте булса кирәк. Ул бермәл чайкалып торды да кәнәфиенә ауды. Таң алдыннан уянып китте, аптырап, як-ягына каранды. Нишләп конторда йоклап калган соң әле ул? Шофёры ник өйгә кайтарып куймаган? Көч-хәл күзләрен угалап, ир торып басты. Ниндидер мөһим нәрсәне исенә төшерергә азаплангандай, киң маңгаен җыерды. Аның үтереп эчәсе килә, теле аңкавына келәйләнеп ябышкан иде. Кичтән катырак салынган, күрәсең. Кабинетка авыр ис таралган. Сәгать ничә соң әле? Өйгә кайтып, нәрәткә чаклы бераз черем итеп алмый булмас. Борын яулыгын эзләп, кулын кесәсенә тыккач, ниндидер кәгазь кисәге кыштырдап куйды һәм... барысы да исенә төште. Яман уй ирнең миен көйдереп алды. Калганы күз алдыннан детектив кино кадрлары шикелле бик тиз йөгереп узды. Менә ул өенә кайтып туктады. Алпан-тилпән атлап, болдырга күтәрелде. Ишек эчтән бикле түгел иде. Аяк киемен салып тормыйча, түр якка узды. Дивардагы кыйммәтле Иран келәме өстенә элеп куелган ике көпшәле ау мылтыгын алды. Калтыранган куллары белән аңа ике патрон этеп кертте. Поши хәтле пошины атып еккан Мансур әле ул, бу юлы гына хыянәтче «киек»нең йөрәгенә тидерми калмас. Ирнең кан баскан күзләренә бу минутта ак-кара күренми иде. Ул йокы бүлмәсе ишеген шыгырдатып ачты. Таралып йоклап яткан хатынына бер мәл нәфрәт белән карап торды да чертләтеп өстенә төкерде. Йокы күлмәгеннән умырып тотып, хатынын кисәк кенә өстерәп торгызды. Җитмәсә, Шәйхие әнисе кочагына сеңеп киткән булган икән, кирәкмәгән вакытта ул да күзләрен ачты. «Ник мине болай вакытсыз уяттыгыз?» — дигән сыман, еламсырап, әнисенә сарылды. Аптыраулы карашын әле берсенә, әле икенчесенә күчерде. Аннан соң әтисе кулындагы мылтыкка карап катты. Атасы борын астыннан гына нәрсәгәдер усал мыгырданып куйды, кесәсеннән ниндидер йомарланган кәгазь кисәге чыгарып, хатынының йөзенә томырды.

Яланаяк идәнгә төшеп басканда, үзенә ни-нәрсә янаганын аңламаган хатын, тиз генә йомшак чүәкләрен элде, өстенә чәчәкле халатын, кәҗә йоныннан үзе бәйләгән йомшак жилетын киде. Гомердә булмаганны, иренең салган баштан болай дорфа кылануына хәтере калса да, ачуын тышка чыгармаслык көч тапты:

— Әтисе дим, таң төбеннән нишләп өй буйлап мылтык күтәреп йөрисең? Ауга барырга җыенмагансыңдыр ич? Бик арыгансың бугай. Бераз ятып хәл җыеп алсаң, әйбәтрәк булыр. Әйдә, чишенергә үзем булышам, — дип эндәште. Шул мәлдә парлы көпшәләр аның калку күкрәгенә юнәлде. Аптыраудан хатынның күзләре маңгаена менде. Куркуыннан кымшана да алмыйча, рәхимсез карашлы ире каршында тораташтай катып калды. Нәни йөрәге әнисенә коточкыч хәвеф янаганын сизеп алган бала, уктай атылып, әтисенең терсәгенә барып асылынды. Мансурның мылтыклы кулы чалшаеп китте, көпшә кисәк кенә өскә күтәрелде. Мизгел эчендә ату тавышлары яңгырады. Бер-бер артлы очып чыккан пуляларның берсе бәллүр люстраны челпәрәмә китерде, икенчесе, түшәмне чәрдәкләп, каядыр кереп юк булды. Йөрәген тотып, киселгән үләндәй идәнгә ауган хатыны өстеннән атлап чыккан Мансур, әле генә нәрсә майтарганын аңламас хәлдә, абына-сөртенә урамга чыгып йөгерде. Капка төбендә торган машинасына утырып, җан-фәрманга куалап китеп барды...

***

...Зөлхәбирәне Ульяновскидагы туганнарыннан олы улы Марсель эзләп тапты. Аның телефон трубкасыннан ишетелгән өзек-төтек тавышы ананың болай да борчулы җанын айкап ташлады:

— Әни-җаным, зинһар өчен, бүген үк кайта күр! Әтине инсульт бәрде... Ул реанимациядә... система астында... ризык капмый... беркемне танымый... Шәйхи сине бик сагына... туктаусыз елый... тынычландырып булмый... Йөрәгендә янартау уты кайнаса да, хатын тиз генә җыенып, юлга чыкты. Гомер итү — кыр аша үтү генә түгел шул. Язмыш дигәнең, адәм баласының сабыр канатларын каната-каната, сындыра-сындыра сыный...

 (тәмам)