Сардекбашская сельская библиотека - филиал № 33

Хәмидә Гарипова "Тозак" (5)

(дәвамы)

*** 

«Шифаханәгә Мәскәүдән танылган сәясәтче Сафиулла Гобәйдуллин килә. Дискуссия өчен сорауларыгызны әзерли торыгыз», дигән белдерү ял итүчеләрне җанландырып җибәрде. Китапханәнең уку залындагы гәҗитләр кулдан-кулга йөреп, таушалып бетте. «Время», «Хәбәрләр» тапшыруларын караучылар күбәйде. Ир затлары бергә җыелганда, һәркайсы үз каланчасыннан чыгып, халыкара хәлләр, базар бәяләре, дәүләт сәясәте хакында сүз кыстырды, хәтта үзара бәхәсләшеп алырга читенсенеп тормады. Абруйлы кунак белән очрашу кичәсендә залда алма төшәр урын юк иде. Кершәндәй ак кәчтүм-чалбарлы, чал чәчле, юка кылыч борынына затлы күзлек элгән, карсак буйлы, какча гәүдәле мөхтәрәм галим шифаханәнең баш табибы Алмаз Садыйков озатуында сәхнә түренә күтәрелде, башын җиңелчә ия төшеп, залны сәламләде. Дөньяны аркылыга-буйга гизгән, сәяси, икътисадый вазгыятьне биш бармагы кебек белгән галим тиз арада залны үз авызына каратып куйды. Ул әүвәле халыкара мөнәсәбәтләрнең үзенчәлекләре, четерекле яклары, дөнья базарындагы багланышлар, илебезнең анда тоткан роле, бүгенге икътисадый вазгыять турында тәмләп сөйләде. Сорауларга чират җиткәч, моңарчы сабыр гына тыңлап утырган кешеләр шыбырдаша башлады. Яшьләр өлгеррәк булып чыкты, бер-бер артлы сораулар яудырды:

— Дөньяга нинди афәтләр яный?

— Террорчылыкны авызлыклап булырмы?

— Бүгенге геосәясәт кайсы ягы белән үзенчәлекле?

Тәҗрибәле лектор, рәсми тел кысаларыннан бигүк читләшә алмаса да, гади халыкка аңлаешлырак сүзләр сайларга тырышып, тәфсилле җавап бирде.

 — Эбола чире Африка илләрен тетрәндерде, меңләгән кешенең гомерен өзүен дәвам итә. Гарәп илләрен колачлаган «Ислам террорчылыгы» хәрәкәте, локаль күренеш булудан туктап, көннән-көн киңрәк тамыр җәя. Болардан тыш, наркомания котырына, күп халыкларның милли генофонды тамырына балта чаба. Әфганстан, Таҗикстан аша безнең чикләргә таба үрмәли. Әлеге афәтләрнең һәркайсына аяусызлык хас. Аларның яңа территорияләргә үтеп керүенә юл куймау зарури. Шул җәһәттән уяулыкны арттыру, дәүләтләргә саклык чараларын бергәләп күрү, ил чикләрен үзара килешеп ныгыту мөһим. Ә геосәяси куркыныч исә эбола белән терроризмнан да куркынычрак бәла-каза китереп чыгарырга сәләтле, чөнки ул бөтен дөнья халкының иминлегенә берьюлы яный. Кызганыч, бүген җиһанда тынычлык гаранты саналган БМО Уставын санга сукмаучылар пәйда булды. Астыртын рәвештә кылынучы явызлыкның асылы — үз мәнфәгатеңне, берьяклы карашыңны башкаларга көчләп тагу, теләктәшләрне артык үсендерү, риза булмаучыларны дошман күрү, аларга карата төрле мәҗбүр итү чаралары кулланудан гыйбарәт. Башбаштаклыкка күз йомсак, ахыры хәерле тәмамланмаска мөмкин. Халыкара сәясәттә тотрыклылыкны какшатучы астыртын агымнар шактый, — диде.

Авыл мәктәбенең тарих укытучысы Гали Саматович урыныннан күтәрелде, тамак кырып куйды:

— Лектор иптәш, теләсә кайсы дәүләт, беренче чиратта, үз халкы мәнфәгатен кайгыртырга тиеш дип беләм. Финанс хәлебезнең кинәт түбән тәгәрәвенә тиешсез җирләргә тыгылуыбыз, Украинага бәйле гамәлләребез, әҗәтле илләрнең миллиардлаган бурычын кичерүебез сәбәпче түгелме? — дип сорады.

— Украина — тугандаш ил, кендек җепләребез нык береккән. Тарихи бергәлек ул. Кырымны янәдән үз канат астыбызга алдык. Якын туганы авыр хәлгә калганда, намусын җуймаган кеше, ничек битараф була алсын? Бәлагә тарыган күршебезгә саллы финанс ярдәме күрсәттек. Украинаның көнчыгыш өлкәләренә гуманитар ярдәм йөзеннән, азык-төлек, медикаментлар, киемсалым, төзелеш материаллары озатыла. Сугыш афәтеннән җәфа чиккән, йорт-җирсез калган миллионнан артык качакны үзебезгә сыендырдык.

Сүз дә юк, әлеге гамәлләр океан артындагы кайбер даирәләрнең кытыгын китерде. Көнбатыштан канунсыз чикләүләр кертелүнең икътисадка зыяны сизелерлек. Әмма артка чигенешнең сәбәбе ул гына түгел. Сәүдә өлкәсендә, сәнәгать җитештерүе буенча илләр арасында тыгыз интеграция шартларында дөньякүләм икътисадый кризис шаукымыннан Россия генә читтә кала алмый, — дип җавап бирде.

Үгезнекедәй таза муенына калын алтын чылбыр таккан, пеләш башлы, юан корсаклы АЗС директоры, урыныннан тормыйча гына, гөбедән чыккандай калын тавыш белән:

— Нәрсә анда, Мәскәүдә күмәкләп артка чигенүне битараф кына күзәтеп, кул кушырып утырырга җыенмыйлардыр бит? — дип кычкырды.

Сафиулла Габдуллович:

— Юк, әлбәттә. Хөкүмәт илнең финанс-икътисад системасын савыктыру юлларын эзли. Финанс тармагын тотрыкландыру максатыннан, банкның төп ставкасын күтәрделәр, — дип сөйли башлаган иде, көтмәгәндә арткы рәттән яңгыраган кырыс тавыш лекторга фикерен очларга ирек бирмәде.

— Иште банкирларыгыз ишәк чумарын... Шуның аркасында коммерцияле банкларда кредит ставкасы икеләтә күтәрелде. Эшкуарлар муенына салынган элмәк бит бу! Күрәләтә банкротлыкка этәрү! Үз җитештерүчеңне кычкыртып талап, кризистан чыгып буламыни? — дигән сүзләр күпләрне сискәндереп җибәрде.

Залда киеренке тынлык урнашты, әмма озакка сузылмады. Ниһаять, бәхет капкасы ачылып, ял йортына үтә чыккан көнчелеге аркасында, иренең һәр адымын тикшереп, колак итен ашап тинтерәтүче хатыны Гыйльменисаны ияртми генә килеп урнашуы хөрмәтенә бүлмәдәше Бәчили белән яңарак кына бер яртыны бөкләп кергән Котбетдин, йомшак урындыгында йокымсырап китеп, чебен таеп егылырлык ялтыр башын күршесендә утырган Аннушканың мул күкрәгенә төртүен сизми дә калган иде. Марҗа түтинең көтмәгәндә терсәге белән каты итеп кабыргасына кадап алуына түзә алмыйча, аю чаклы салмыш ир урыныннан сикереп торды. Үзенең кайда икәнлеген, монда нишләп утыруын аңышмаган хәлдә:

— Ата-а-с! На-а-аших бьют! По-мо-гите кто-нибудь! — дип кычкырып җибәрде. Бер тын алгач, үзенең калкандай күкрәгенә бала башы чаклы йодрыгы белән төя-төя: — Абзагыз — не хала-бала! Әфганда душманның котын алган десантник Әюпов мин! Үземне кырерсытырга никому не позволю! — дип өстәде.

Сәясәтчегә дорфа рәвештә бирелгән четрекле сораулар аркасында яңарак кына киеренкелек хисе кичергән зал, әлеге мәзәк хәлнең килеп чыгуын көтеп кенә торган сыман, шунда ук «шартлап ярылды», бар кеше шаркылдап көләргә кереште. Равис Әһлиевич янәшәсендә утырган Зөлхәбирә, тавыш килгән якка борылып карагач, кышын иренең фермасында тирес чыгаручы, җәен сыерлар көтүче күрше авыл агаен танып алды. Беркемгә дан китермәгән ул мәгънәсез сугышта «интернациональ бурычын» үтәгәндә, сыңар күзен югалткан, контузия алуы аркасында башы сызлаудан интеккән, инде олыгаеп килүче, нервылары таушалган якташының, әллә нигә бер эчкән хәмерне буена сеңдерә алмыйча, адәм көлкесенә калуыннан кыенсынып, башын түбән иде.

Халыкны тынычландыру өчен, унбиш минутлык тәнәфес игълан ителде. Ирләр урамга чыгып тәмәке көйрәтте, хатын-кыз холлдагы зур көзге каршында бөтерелде: чәчләрен төзәткәләде, кием-салымын сыпыргалады. Очрашуны оештыручы ханым лектордан түбәнчелек белән гафу үтенде. Кунакны җимешле кайнар чәй, телеңне йотарлык тәмле юкә балы ягылган белен белән сыйладылар. Уймак чаклы бәллүр чәркәгә коелган затлы француз коньягын йотып куйгач, затлы кунак беркадәр тынычлана төште.

Бераздан дискуссия дәвам итте. Лектор, әллә халыкка ярарга тырышып, әллә саклык йөзеннән, илдәге икътисадый хәлнең алай ук өметсез түгеллеге, хөкүмәтнең берәүне дә ярдәменнән ташламаячагы турында кирәгеннән артык күпертелгән төче сүзләр сибә башлагач, иңенә мамык шәл япкан, кечкенә буйлы, җыерчыклы йөзле Һиндия карчык сагаеп калды. Күпне күргән әбекәйнең башыннан: «Әттәгенәсе, күрәләтә күзгә төтен җибәреп маташа, хәерсез. Мәскәүдән килдем дигәч тә, безне чеп-чи томанага саный түгелме соң бу?» — дигән уйлар йөгереп узды. Үзалдына кыбырсынып, гаҗизләнеп, як-ягына каранды, түземе төкәнгәч, йөрәксенеп торып басты. Пенсиягә чыкканчы профком рәисе булып эшләп шомарган, чая телле, туры сүзле кортканың соңгы араларда күңелен бимазалаган борчулы фикерләре, ташкын булып тышка бәреп чыкты...

 Лектор аграр сәясәтне шәрехләүгә керешкәч, авылдан килүчеләргә җан керде. Сарык йоныннан бәйләнгән калын свитер кигән комбайнчы агай:

— Көнбатыш акылына килмәсә, туксанынчы еллардагы кебек, Рәсәй халкы ачка тилмермәсме? — дип сорады.

— Сезнең кебек уңган игенчеләр басу тутырып ашлык үстергәндә, сөт елгаларыбыз агып торганда, ач калмаячакбыз, билгеле, әмма каешларны бераз кысыбрак буарга туры килмәгәе. Һәр начарның яхшы ягы була. Азык-төлекне читтән кертү күләме азайгач, икмәк, ит, сөт, бәрәңге, яшелчә җитештерүче авыл кешесенә эчке базарда көндәшлек кими. Үстергән малыгызны кыйммәтрәк бәягә сату мөмкинлеге туа,— дигән җавап сорау бирүченең күңеленә сары май булып ягылды.

— Басуларыбызны куәтле чит ил техникасы эшкәртә. Соңгы елларда заманча комплексларны, чәчүлек орлыгын, ашламаны Европадан ташыдык. Импортны кысрыклыйбыз дип, югары технологияле «Маккормик», «Ропа», «Нью-Һолланд», «Лексус»лардан ваз кичеп, совет заманыннан калган иске-москыга күчеп утырыйкмы инде? — дип чәпчеде агрохолдингта эшләүче, кызу канлы инженер егет.

 — Ә нигә ваз кичәргә? Заманча технологияләрсез алгарышка юл ябык. Үзебездә модернизацияләнгән яңа җитештерү мәйданчыклары сафка басканчы, кыйммәт бәягә булса да техниканы читтән кертергә туры киләчәк.

Яшь агроном Айрат та форсаттан файдаланып калырга уйлады, кыю гына:

— Фермерлыкка керешергә иде исәп. Кризис аркасында безгә дәүләт ярдәме тукталмасмы?— дип сорады.

— Юлыгыздан тайпылмагыз! Илнең азык-төлек иминлеген тәэмин итү өчен, хөкүмәтнең авыл хуҗалыгына саллы инвестицияләр кертми чарасы юк. Дәүләт ярдәме гаилә фермаларына, эш башлаучы фермерларга грантлар, лизинглар, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ташламалы кредитлар, авыл җиренә эшкә кайткан яшь белгечләргә өстәмә түләүләр, яшь гаиләләргә торак төзү өчен субсидияләр рәвешендә күрсәтелә. Бу форсаттан тулысынча файдаланып калырга киңәш итәм. Сезнең кебек асыл егетләр барында, авыл хуҗалыгының ныклап аякка басуына шигем юк! — диде. Җанлы әңгәмәдән ике як та канәгать калды, зал Мәскәү кунагын алкышлар белән озатты.

(дәвамы бар)