Сардекбашская сельская библиотека - филиал № 33

Хәмидә Гарипова "Тозак" (4)

(дәвамы)

***

«Әбелхәят чишмәсе» шифаханәсе җирнең җәннәт почмагына урнашкан. Чал Чулманның уң як ярына, әйтерсең лә сигез палубалы ифрат зур ак пароход килеп туктаган. Гүя аның күпсанлы пассажирлары, биредәге гүзәллеккә сихерләнеп, йөзьяшәр ак каеннар, киң ябалдашлы көяз юкәләр, гаскәриләр кебек тезелешкән купшы яшел чыршылар белән уратылып алынган, аллы-гөлле чәчәкле, хуш исле печәнле, шифалы чишмәле, җиләкле, гөмбәле тугайларга таралышкан. Ак пароходның биредәге гүзәллектән тәмам башын югалткан чал чәчле капитаны, якорьне шушында гына салырга, башка беркая кузгалмаска карар кылган, диярсең. Ә бер айлы төндә сихри көчләр аның биниһая зур корабын күз ачып йомганчы текә яр өстендәге киң мәйданчыкка меңгереп куйган сыман! Күпсанлы «каюта»ларның зәңгәр пәрдәләрен ачып куйгач, Чулман өстен ямьләндереп кояш чыккан чагында, йөзләгән «иллюминатор» пыялаларында сихри нурлар биешә, әлеге манзарадан күзләр чагыла. Бирегә елның кайсы фасылында килеп төшсәң дә, хозурлыктан баш әйләнерлек. Язның үз яме, җылы җәй белән алтын көз турында әйтеп торасы да юк, хәтта салкын кышның үз бизәге, дигәндәй...Үз гомерендә беренче мәртәбә шифаханәгә килеп эләккән Зөлхәбирәгә ул чын оҗмахтай булып тоелды. Әйтерсең, хатын бөтенләй башка галәмгә килеп эләккән иде. Биредә ашыга-кабалана таң төбеннән эшкә чыгып чабасы; көненә йөз төрле проблема хәл итәсе; кич җитеп, телеңне салындырып, өйгә кайтып кергәч, мал карыйсы; ризык әзерлисе, тау чаклы табак-савыт, олаулап кер юасы юк. Шифаханә эчендәге рәхәтлекне сөйләп, аңлатып кына бетерерлекмени?! 

 

 

 

карыйсы; ризык әзерлисе, тау чаклы табак-савыт, олаулап кер юасы юк. Шифаханә эчендәге рәхәтлекне сөйләп, аңлатып кына бетерерлекмени?! Монда һәрнәрсә алдан уйланып, ял итүчеләр мәнфәгатен кайгыртып эшләнгән. Дәвалаучы табиблар, шәфкать туташлары тарафыннан һәрдаим җылы мөнәсәбәт күрсәтелүе үзе ни тора! Арыган йөзле, таракан эзе сыман почерк белән адәм танымаслык итеп кәгазь сырлаудан башы чыкмаганга, күзләрен күтәреп авыруга багарга вакыт тапмый торган район бүлнисе табиблары түгел шул инде болар. Врачка керергә зар-интизар булып, су буе чиратларда үзара әрепләшеп, тилмерешеп утыручы усал чырайлы карчыклар, чирләшкә, елак балаларын тынычландырырга азапланучы, талчыккан кыяфәтле яшь аналар юк монда. Һәркайда ягымлы елмаю, җылы мөгамәлә, беркем беркая ашыкмый, кабаланмый, кычкырып сөйләшми. Түшәменнән зәңгәрсу-фирәзә сталактитлар салынып торган әкияти «тау куышы»нда ялтыр мәрмәр ташлар арасыннан бәреп чыккан кәүсәр чишмәләре челтерәп ага. Биредә ял итүче күркәм затлар, кыр казлары кебек тезелешеп, көнгә өч мәртәбә шунда шифалы су эчәргә төшә. Мең төрле чирдән арындыра торган сихәтле җылы суны нечкә билле, озын борынлы затлы нәни савытларыннан ашыкмыйча, тешләренә тидермәскә тырышып, җайлап кына суыралар, вак йотымнар белән яратып эчәләр. Сауналарда тирләп, бассейннарда йөзеп; дәвалы җылы ләмнәргә уралып, су асты массажларында тәннең һәр күзәнәген уятып, минераль сулы ванналарда изрәп, тоз гротларында тынычлап йоклаганда; иркен кәнәфигә чумып, сандугачлар сайрап, талгын музыка уйнап торган бүлмәләрдә челтерәгән нәни фонтан җырын тыңлаганда табыла икән ул сихәт дигәннәре! Кичке аштан соң, теләсәң, йокы симерт, кырын ятып китап укы, йә булмаса, бакчага чыгып һава сулап кер, серле урман сукмакларында йөреп, җаныңа рәхәтлек ал, рухыңны савыктыр, илһам чишмәләре челтерәтерлек мая тупла. Моңарчы шифаханәгә ирен ялгызын гына чыгарып җибәргәненә үкенеп тә куйды ул. Мансуры чакырса да, бергәләп ял итәргә баруга аяк терәп каршы торды ич Зөлхәбирә. Исәр димәсәң, нинди рәхәтлектән баш тарткан икән бит! Теләк булганда, өч атнага йорт-җиргә, балаларга, исән чагында, каенанам күз-колак булмас идемени?

Күчтәнәчен мулдан бирсәң, сыерны күрше хатыны да савып тора.

Шифалы ванналарда, мең төрле дәвалау үзлегенә ия ләмнәрдә, массаж кабинетларында сихәтләнеп, тәмам арыган Шәйхи кичтән үк изрәп йоклап китте. Форсат туудан файдаланып, Зөлхәбирә азрак йөреп керергә ниятләп, бүлмәсеннән чыкты. Түбәнге каттан дәртле музыка авазлары ишетелә иде. Күрше бүлмәдә яшәүче купшы ханымнар, бизәнеп-төзәнеп, затлы күлмәкләрен, биек үкчәле түфлиләрен киеп, гөрләшеп бию кичәсенә төшеп бара иде. Ай-ваена карамыйча, Зөлхәбирәне үзләренә иярттеләр. Зур зал тирәли куелган йомшак утыргычларга тезелешкән ял итүчеләрне танырлык түгел! Көнозын спорт киемнәреннән, трико, футболкалардан, гади кроссовкалардан, «чәпәли»ләрдән йөргән кешеләр пөхтәләнгән, чибәрләнгән, хәтта беркадәр яшәреп киткән кебек.Дәртле заманча музыка аккордлары залдагыларның күбесен мизгел дигәндә үз эченә бөтереп алды. Кем ничек булдыра ала, шулай селкенергә, ирекле хәрәкәтләр ясарга кереште. Зөлхәбирәнең йөрәге җилкенеп куйды. Яшь чагында иллә оста

бии иде бит ул! Егерме яше тулар-тулмас авылга кайтып төпләнеп, баштанаяк эшкә, катлаулы гаилә тормышына чумгач, табан астыннан ут чыгарулар онытыла язды, билгеле. Балалар туганчы, авыл клубында оештырылган кичәләрдә катнашкалады әле ул. Ә соңрак, үзләре кунак җыйгач, яисә берәрсенә мәҗлескә баргач, башкалар күңелен күрергә теләп, азрак селкенгәләп алуны исәпләмәгәндә, аның биергә мөмкинлеге булмады, теләге дә сүрелде бугай. Куш учка сыярлык нечкә билле, җитез хәрәкәтле, ут борчасыдай тере Зөлхәбирә түгел шул инде ул. Гәүдәсе беркадәр түгәрәкләнде, ни дисәң дә, яше кырыкка якынлаша, җыйнак сынлы хатынга өч ир бала табу эзсез узгандыр, дисезме? Ниһаять, «пәри туе» тәмамланды. Музыка алышынды. Диварга сыенып, биючеләрне читтән генә күзәтеп, елмаеп басып торган мөлаем йөзле ханым янына ыспай гәүдәле, илле яшьләр тирәсендәге ир якынлашты. Ягымлы гына эндәшеп, аны биергә чакырды. Бермәл икеләнеп торган ханым, йөрәкләрне җилкендергеч «Вена вальсы» көен ишеткәч, мизгел эчендә яшьлегенә кайткандай булды. Озын буйлы, ябыграк гәүдәле ирнең иңнәренә кулын салып, зал буйлап йөзеп китүен сизми дә калды! Үтә дә назлы авазлар җыелмасыннан тукылган дәртле матур көй, җаннарга бәлзәм булып тамды, биючеләрне тәмам әсир итте, үзенең серле дулкыннарында тибрәтте.

— Балерина түгелсездер бит, ханым? Музыканы искиткеч шәп тоемлыйсыз. Бию тактына дөрес басасыз. Гәүдәгез бик сыгылмалы, төз аякларыгыз нәкъ биючеләр өчен яратылган, — диде купшы мыеклы ир заты. — Үзегез дә бик сөйкемле, янып торган роза чәчәгенә охшагансыз! Мин Сезне монда килгән көнне үк күреп алган идем. Танышырга теләгем зур булса да, ничектер җае чыкмады. Равис Әһлиевич булам мин. Равис дип кенә эндәшсәгез, тагын да әйбәтрәк. Бүгенге көндә күктәге ай кебек ялгызмын, янымда балкып торучы үз йолдызым юк, — дип, үзе белән таныштырып үтәргә өлгерде ул.Зөлхәбирәнең битенә ут капты, уңайсызланып, өлгергән зәйтүн җимеше төсле күзләрен читкә борды. Бераздан йөрәге түзмәде, әле генә үзенә мактау сүзләре яудырган ир затына сынаулы караш ташлап, аны баштанаяк күздән кичерде, эчке канәгатьлек хисе белән яңа танышына «зыялы адәм» дигән бәя биреп өлгерде. Төс-кыяфәте тел-теш тидерерлек түгел Рависның. Грек профильле борыны очына эленгән алтын кысалы күзлегенә тиклем килешеп тора. Коңгыртсу күзләренең карашы тыныч, ягымлы. Какча яңаклары чиста итеп кырылган. Куе чәчләре кыска калдырып алынган. Тәрбия күргән йомшак куллары ак, тырнаклары маникюрлы. Уң кулының атсыз бармагында кыйммәтле «печатка». Өстендә затлы материалдан тегелгән соргылт костюм. Шуңа ярашлы галстугы зәвык белән сайланган. Ир кич буе чибәр ханымны күз уңыннан ычкындырмады, биюгә чакырды. Яңа танышлар аралашып китүне сизми дә калдылар.

— Авыл хуҗалыгы министрлыгында эшлим мин. Командировкалардан кайтып кергәнем юк диярлек. Бер караганда, бу минем өчен әйбәт тә әле. Ялгызлык газабын оныттырып тора. Хатыным вафат булды бит минем, — диде ул, уфтанып. — Ике кызым да гаиләле. Сирәк кайталар. Үпкәләп булмый, һәркемнең үз тормышы. Берсе — Мәскәүдә, икенчесе Германиядә көн күрә. Шалтыратышып, хәл белешеп торабыз. Зөлхәбирәнең авылда яшәвен, саулыкка туймаган баласы белән бирегә дәва эзләп килгәнлеген белгәч, ир заты көрсенеп куйды: — Заманасы әллә нинди бит аның, ханым. Чирле бала бер сездә генә түгел. Статистика мәгълүматларына күз салсак, вазгыять — чәчләр үрә торырлык. Яңа туган сабыйларның яртысы гына сәламәт дип язалар. Ә мәктәпне тәмамлап чыкканда, үсмерләрнең җитмеш-сиксән проценты хроник чирлегә әверелә икән. Элек армиягә өрлек кебек егетләр китә иде. Ә хәзер хәрби комиссариаттагылар аптыраштан баш кашырга мәҗбүр. Призывниклар нинди генә чирләрдән интекми: дистрофия, язва, холецистит, гастрит, аю табаны... Кайсы — наркоман, кайсы — эчүче, кайберсендә СПИД, ә психик авырулылары ничаклы? Соңгы елларда онкология чире котырына, йөрәк авырулары елдан-ел яшәрә бара. — Шулай булмый ни! Туганнан бирле психик тетрәнүдән башлары чыкмый бит балаларның, — дип сүзгә кушылды Зөлхәбирә. — Зарарлы һава сулап, пычрак су эчкән, химикатлы ипи, колорадо корты агуы сибелгән бәрәңге ашап үскән буыннан ни көтәсең? Алар бит урамга чыгып, тау да шумый, компьютерга терәлеп катканнар. Кигән киемебез — синтетика, өстән салганда, очкыннар чәчри. Кая карама, сыйфатсыз, ялган тауарга тап булабыз.

— Кая барабыз, диген, ә? Илебез кем кулына калачак? Милли генофонд күз алдыбызда яраксызга чыгып бара, — дип, Равис Әһлиевич үзенең ихластан борчылуын сиздерде. — Илкүләм проблема бит бу! Аны хәл итүне гаиләгә генә кайтарып калдыру дөрес эш түгел. Дәүләт дәрәҗәсендә чаң кагарга, ашыгыч чаралар күрергә вакыт. Саллы программалар кабул итәргә, шуларны ил белән күтәрелеп гамәлгә ашырырга кирәк! Бергәләп көрәшсәк, бәлки әле соң түгелдер. Хастаханәләрне заманча җиһазламый, табиблар белән тулысынча тәэмин итми торып, сәламәтлек саклау өлкәсендә әллә ни алга китеш булмас, мөгаен. 

— Табиблар вазифасына авыруларны китереп чыгаручы сәбәпләрне ачыклау, юкка чыгару керми бит. Хастаханә чирләр дәвалый — әлеге вазгыять китереп чыгарган нәтиҗәләр белән генә көрәшә, — дип әңгәмәне дәвам итте Зөлхәбирә.

— Ә табиб хаталары күпме? Алар өчен кем җавап бирә? Минем дә йөзендә нур уйнап торган тупырчык кебек нарасыем табиб ялгышы аркасында бер сәгать эчендә телсез чукракка, ипсез гарипкә әверелде... Зөлхәбирәнең йөзендә күңелсезләнү билгеләре чагылуын сизеп алган ир юату сүзләре тезде:

— Алай да, күңелегезне төшермәгез әле, ханым. Өметсез — шайтан гына, диләр. Бирегә килеп дөрес эшләгәнсез! Мондагы табиблар бик шәп! Улыгызның хәле яхшырыр! Дөнья булгач, төрле могҗизалар туып тора. Узган килүемдә хәтта бер ягы параличланып, тораташтай катып калган егетнең интенсив мануаль терапия курсыннан соң, терелеп аякка басканын күрергә насыйп булды.

Биредә тормыш үз җаена агыла. Гадәттә, процедуралар тәмамланганнан соң, кичке ашка кадәр берничә сәгать буш вакыт кала. Кемдер караоке бүлмәсендә сәләтен күрсәтә. Күңелләренә сандугач кергән сөйкемле ханымнарның, ыспай ир затларының бер төркеме баянчыны сырып алган. Көйне көйгә җиңел генә ялгап торучы баянчы Николай Фёдоровичка кушылып, халык җырларын сиптерәләр генә.

(дәвамы бар)