Хәмидә Гарипова "Тозак" (3)
(дәвамы)
...Төпчек улын шактый олыгаеп, бик авырлык белән тапты Зөлхәбирә.Тәүлеккә якын тулгак ачысыннан газапланды ул, әмма нарасый дөньяга аваз салырга ашыкмады. Сабыйның кендек бавы муенына уралганлыктан, инде карын суы киткәч тә, авырыннан арына алмый тилмергән ананың үз хәле хәл иде. Дүрт килолы нарасый мең газап белән дөньяга килгән мәлдә күм-күмгәк иде.Тууга, башка бәбиләр кебек, кычкырып елап аваз салмады, карында кичергән «кислород ачлыгы» үзенекен эшләгән, күрәсең. Акушерка Фәрдүнә апаның бай тәҗрибәсе, җитезлеге аркасында гына сабыйга кабаттан җан керде. Абыйларына караганда көйсезрәк булды төпчек малай. Җитмәсә, чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, алты айлык чагында нарасыйның бүсере чыгып теңкәгә тиде.
Табибларга күрсәткәч: «Операциясез булмас. Эчәк кысылса, зур бәла килеп чыгуы мөмкин»,— диделәр. Район хастаханәсендә пычак астына кертелгән бала, наркоздан бик авыр айныды. Улы өчен җанын ярып бирергә әзер торган әнисенең үзенә инәлеп карауларын күрми, өзелеп эндәшүләрен ишетми кебек тоелды. Нарасый чем-кара күзләрен сәер пыялаландырып ятты. Тешсез авызын җәеп, элеккечә матур итеп елмаймады. Үзенчә «быты-быты» килүен дә оныткан, ахрысы, ник бер ым чыксын! Зөлхәбирәнең сизгер йөрәге әлеге хәлгә парә-парә телгәләнде, йокысы качты. Табибларга ялварып, ярдәм итүләрен сорады. Сәрхушлектән башы чыкмаган җан көеге — анестезиолог Әнәс кенә, наркоз аппаратының күптән искергәнен, шунлыктан йоклаткыч даруның дозасын төгәл билгеләп булмавын башкаларга сиздермәскә тырышты. Үзенең бу саксыз гамәле белән тупырчык кебек сабыйның киләчәк язмышына ничаклы зыян салуы, аның ата-анасына күпме борчу, хәсрәт китерүе хакында уйлап та бирмәде.
Баланы баш табибка күрсәттеләр. «Наркоздан соң күзәтелә торган гадәти хәл, үтәр, барысы да әйбәт булыр!» — дип, ананы тынычландырырга маташты ул. Эш бүлмәсенә таба атлаганда, күңелен борчулы уйлар өермәсе биләп алды:«Шул имгәк анестезиологны әллә кайчан эштән куарга вакыт икәнен беләм дә бит! Тик алмашка кемне куясың? Әллә яшь белгечләр каладан кайтырга ашкынып торамы? Җәһәннәм читендәге район хастаханәсенә, күке төкереге чаклы эш хакына, тәүлек әйләнәсе җаваплы, тынгысыз авыр хезмәткә каян, кемне чакырып китерәсең? Җитмәсә, артта сөйрәлгән районда торагы да төзелми бит аның!» — дип, чын йөрәктән борчылды хуҗа.
Үтмәде шул бәла. Шәйхи саңгырау гына түгел, аңкый-суңкый булып калды.Яшьтәшләре мәктәпкә китте, ә ул бичара, әнисенә ияреп, бакчага төшә, сабыйлар белән идәндә мүкәләп уйный, комда казына. Тик торганнан шыңшып еларга тотынса, тынычландырыр хәл юк. Көтмәгәндә килгән бәхетсезлек, ананың сизгер йөрәгенә сары сагыш булып үрмәләде, аны боҗрадай кысып, һәрдаим сызлатып, гасабилап торды. Ханымның күз тирәләрендә, авыз читләрендә сизелер-сизелмәс сырлар пәйда булды. Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, беркөнне каенанасы, карт карга сыман тавышын каркылдатып:
— Килен, дим, турысын әйтүемә ачуланма! Алма кебек оланыбызны син генә харап иттең! Әйттем мин сиңа: багучыга алып барыйк, имчегә сылатыйк, абыстайга өшкертик, дидем. Тыңламадың. Олы кешенең сүзен аяк астына салып таптадың. Менә изалан инде хәзер гомер буе! Үзең сорап алган чир, — дип, аның болай да әрнегән ярасына учлап тоз салды.
Каенананың яхшысыннан козгын тавышы килә, дигәннәр. Мөслимә кортка килененең йөрәк маен яман итеп чукып алды. Зөлхәбирәнең тамагына төер тыгылды, күзләренә яшь бөялде. Әмма акыллы хатын, сүзне тирәнгә җибәрмәде, күкрәген тутырып, тирән итеп бер сулады да, бәгырен авырттырып төшкән ачы дулкынны «Уф-ф-ф!» — иттереп тышка чыгарды. Тиз генә үз-үзен кулга алып:
— Ялгышканмындыр, берүк гафу итә күр инде, әнкәй! Син хаклы булгансыңдыр. Нихәл итик соң? Үзең дә: «Күрәчәкне күрми, гүргә кереп булмый, дип әйтәсең ич», — дип, мизгел эчендә ике араны җайлап куйды.
***
Мансур, хуҗалык рәисе итеп сайланганнан бирле, таң әтәчләре белән бергә уянып, иртүк эшенә чыгып югала, өйгә ярты төн җиткәндә генә арып кайтып ава. Зур йорттагы тавык чүпләп бетермәслек бөтен эш Зөлхәбирә җилкәсенә өелеп кала. Каенанасы картайды, акылы көйсез сабый баланыкыннан ким түгел, җаена тормасаң, эш харап. Терлек-туарсыз да яшәп булмый бит авылда. Әле ярый, оланнар исәйде, әкренләп кул арасына керә башлады.
Мансурның холкы беркадәр корырак булса да, гадел ул, моңарчы хатынын юкка рәнҗеткәне булмады. Ходайга шөкер, тормыш арбасын ул җигелеп тарта, шул яктан Зөлхәбирәнең күңеле тыныч. Үзе дә сынатмый: эшенә өлгерә, кирәк чагында иренә таянычка иңен куя белә, иркәли-назлый тынычландыра, төпле киңәшләрен бирә. Еллар үтү белән, Зөлхәбирәнең холкында үзгәрешләр булмый калмады, билгеле. Ул күз яшьләрен эчкә йотарга, елыйсы урынга көләргә, авыр сүзләрне йөрәгенә җыймыйча, колак артыннан уздырып җибәрергә өйрәнде.
Авыл халкы тик тормый бит, персидәтелгә чыккан ачуын бичәсеннән алмакчы булып, хатынына төрле гайбәт сүзләр ишеттерергә атлыгучы озын телләр бар. Әмма зирәк хатын иренә авырлык китермәскә, аның кәефен төшермәскә, эчендә ут кайнаганда, парын тышка чыгармаска тырыша. Каенанасының сулышы өзелгәнче, бәхиллеген алып калырга өлгерде, сиксәнне тутырган кортканы соңгы юлга бөтен шартын китереп, зурлап озаттылар.
***
...Районга Казаннан табиблар килүен ишеткәч, Зөлхәбирә, кырык җирдә таралып яткан кырык эшен ташлап, төпчеген алып, шунда элдертте. Карадылар, тикшерделәр, төрле киңәшләр бирделәр. Күзлекле неврологның сүзләре ананың күңеленә сары май булып ягылды:
— Медицина чакрымлы адымнар белән алга бара, ханым. Неврология өлкәсендә зур ачышлар ясалды, үтә заманча, «акыллы» диагностика аппаратлары барлыкка килде. Сезгә киңәшем шул: шифаханәгә алып барыгыз әле улыгызны, ышандырып әйтәм, файдасы тими калмас. Анда балагызның хәлен хастаханәдәгедән үзгәрәк ысуллар кулланып җиңеләйтәчәкләр. Шифаханәләрдә Көнчыгыш медицинасы алымнарын отышлы файдаланалар, фитотерапия — үләннәр белән дәвалау киң таралган, кирәксә, гирудотерапия алымы кулланалар — сөлек салалар. Соңгы елларда массажның нинди генә төрләрен ясамыйлар!Әйтик, мануаль терапия ярдәмендә сукырларның күзе ачыла, чукракларның ишетү сәләте кайта, хәтта таякка калганнар терелеп аякка баса. Рефлексотерапия ысулы белән — энәләр кадап, аеруча апитерапия — бал кортлары, ипотерапия— атлар ярдәмендә дәваланып, нерв чирләреннән арынучылар бихисап. Ханым,савыгуга өметне беркайчан өзәргә ярамый, — дип төгәлләде ул сүзен.Зөлхәбирә эшне тиз тотты, табиблар юлламасының да файдасы тигәндер,түрәчек ханымнар каршына үзе дә буш кул белән бармады. Ничек итсә итте,чагыштырмача тиз арада, данлыклы «Әбелхәят чишмәсе» шифаханәсенә, «Ана белән бала» сменасына юллама алуга иреште. Инвалид бала анасына социаль иминият фондыннан путёвканы бушлай бирделәр. Әлеге яңалыкка Мансур да куанды, якыннарын затлы машинасына утыртып,шифаханәгә үзе илтеп урнаштырып кайтты.
(дәвамы бар)