Хәмидә Гарипова "Тозак" (2)
(дәвамы)
***
...Балалар бакчасында мөдир булып эшләүче, сабыр холыклы, итагатьле,
чибәр Зөлхәбирә ханымны Җиләкледә яшәүчеләрнең барысы диярлек үз итә
иде. Кара тутлы йөзендә өлгергән зәйтүн җимешедәй чем-кара күзләре магнит кебек үзенә тартып, җылы нур сибеп тора. Энҗе тешләрен җемелдәтеп елмаюга, әңгәмәдәшен авызына карата да куя. Килешле иреннәре алсу бантик сыман аның. Яшьрәк чагында, авыл клубы сәхнәсендә табан астыннан ут чыгарып, чегән, һинд кызы биюләрен башкарганда, зал аягүрә басып алкышлый иде аны.Бакчага йөргән һәр сабыйны туган телендә матур, дөрес итеп сөйләшергә, өстәлянында, урамда үз-үзен әдәпле тотарга, җырларга, биергә, әкиятләр сөйләргә,рәсем ясарга, балчыктан төрле сыннар әвәләргә, төсле җепләрдән уенчыклар бәйләргә шул уңган ханым өйрәтте. Мөдирнең балалар белән мөгамәләсе бик җылы, шуңа күрә әти-әниләрнең күңеле һәрчак тыныч булды. Зыялы, тәрбияле хатын һәркемнең күңеленә ачкыч табарга сәләтле иде. Каенанасы белән дә сүзгә килмәде, ире белән тәмсезләнешеп, өйдәге чүпне урамга чыгарып чәчмәде.Авылда иң затлы туннарны, яңа модалы костюм, күлмәкләрне беренчеләрдән булып ул киде. Бит очларын алсуландырып, җиләк иреннәре белән ягымлы елмаеп, киңкырлы затлы эшләпәсен күперенке куе чәчләренә кырын салып, тирә-юньгә кыйммәтле француз ислемае исе таратып, кәз-кәз атлап, билләрен сыгылдырып узып киткәндә, тәнендә җаны булган һәр ир заты ымсынып карап калырлык иде шул Зөлхәбирә. Белмәссең, әллә күз тидерделәр, әллә берәрсе, көнчелегенә чыдаша алмыйча, бозым зәхмәте салдымы?
***
Мансуры бер күрүдә гашыйк булган иде чибәркәйгә. Педучилище тәмамлар алдыннан авылга практикага җибәрелгән кызга агроном егет сулыш алырга да ирек бирмәде, сагыз кебек чатнап ябышты. Алар танышканда, Мансур үзе дә кызлар күзе төшмәслек егет түгел иде: куе кара кашлар, шомырттай күзләр, лачынныкыдай үткен караш, ачык йөз, киңмаңгай, горур кыяфәт! Уртачадан аз гына калкурак буй, яшьли эшләп чыныккан, уйнаклап торган йомры мускуллар, корычтай нык бәдән. Сабантуй мәйданнарында сынатмады, алыптай көндәшләрен чирәмгә сырты белән сылады Мансур. Ә көрәштә бил генә сыналмый, әүвәле холык-фигыль сынала. Кемнең рухы нык, шул — җиңүче. Сүз дә юк, максатыңа ирешү өчен, җан-фәрманга тырышырга, үзеңне аямаска, җитмеш җиде кат тир түгәргә туры килә. Менә шул чакта чын ир-атка хас күркәм сыйфатлар тәрбияләнә дә инде. Сабантуй батыры исеменә лаек булып, центнерлы тәкәне көчле иңнәреңә салып, мәйдан тирәли әйләнеп чыгу бәхете һәркемгә тәтеми шул! Кичке уеннарда гармун уйнап, яшьләрне җырлата-биетә күңел ачтыруы үзе ни тора!Туйлар, бәйрәмнәр ансыз узмый. Телгә оста, сүз сорап күршегә керми. Кирәксә, сандугач булып сайрый. Тырыш, үҗәт, кешелекле булганы өчен хөрмәт итәләр аны авылда. Студент чагында ук, әнкәсе җилкәсен кимереп ятмады, шабашкага йөреп, әүвәле өс-башын карады. Соңгы курста читтән торып уку бүлегенә күчте. Мари урманында агач кисәргә ялланып, йорт-җирлек бүрәнә кайтартты. Бер җәйдә буратып, күтәртеп үк куйды. Авыл агайлары «аһ» итте: «Буласының б... нан билгеле! Вәйт ичмасам, малатчина! Мөслимәттәйгә рәхмәттән гайре сүз юк. Улын сыңар канат белән үстерсә дә, чын кеше тәрбияли алган! Гаярь Минһаҗ каны уйный малаенда, мәрхүм атасы ил тоткасы иде», — диештеләр... Зөлхәбирә ялларда Казанга, әти-әнисе янына кайтып йөргәнгә күрә, Мансур аны һәр дүшәмбедә иртәнге поезддан каршылый, ә шимбә көнне кичкесенә озатып куя. Билет алып, үзе утыртып җибәрә, хушлашканда, кызның бит очыннан үбеп кала торган иде. Арысландай егетнең биленнән кочып, аның калкандай киң аркасына ышыкланып, тузанлы авыл юлыннан җилләр белән узышып матайда җилдерүләр башкала кызының күңелен җилкендерми калмады булса кирәк. Егетне күрүгә, йөрәгенең әллә кай төше дертләп кабына, туташның сулышы кысыла, битләре алмадай алсулана, күз карашы балкып китә, иреннәре елмаерга гына тора. Мондый чакларда ул тагын да сөйкемлерәк булып күренә.Җитеш тормышлы хәрби очучы гаиләсендә бердәнбер иркә бала булып үскән кызның авылда яшәргә теләге дә, әзерлеге дә юк инде югын. Әмма тиле яшьлек андый гына киртәләрне җимерми каламы соң? Җаннар җанга тартылганда, ярсу йөрәкләрдән кайнар хисләр ташып түгелгәндә, яшь күңелләр ашкынганда, тормышның мондый вак-төягенә игътибар итәләр ди мени?
— Зөлхәбирә, сеңлем, сиңа бер серне чишим әле. Мансурның авылда берничә ел озатып йөргән кызы бар бит. Сыер сава ул Сәвилә исемле, ут чәчле чая кыз. Кушаматлары Елан аларның. Йөрүе бик мәзәк, әллә ничек, тавышсыз гына килеп керә, нәкъ елан кебек шуыша инде, менәтерәк, — дип сөйләде фатир хуҗабикәсе Фәүзия апа. — Егеткә тиң буласы килеп, калага барып, читтән торып хисапчылыкка укырга кереп кайткан, диләр аны. Ә Мансурыбыз, шәһәр кызын күргәч, тәмам башын югалтты, бугай. Сәвиләне читкә тибәрде, ахрысы... Хуҗабикәнең беркадәр шелтәле карашын сизеп алган Зөлхәбирә җавапсыз калмады:
— Агрономыгызны яныма чакырып китермәдем. Сәвиләгә карата хисләре шулчаклы гына булгандыр. Чын мәхәббәт арага җил кертми ул!
— Ярарсана, әйттем исә кайттым, үпкәли күрмә тагын! Еланныкыларның камыры үзгәрәк аларның, ничаклы кыдрачлансалар да, затлылык җитеп бетми.Сәвиләләре дә әлләкем түгел. Бер түгел, өч диплом апкайтса да, Мансурдай егет солтанына тиң булалмас. Зөлхәбирәнеңм санаулы практика көннәре ахырына якынлашкан мәлдә, Мансур, тәвәккәлләп, кызның кулын сорарга Казанга китте. Башкала үзәгендәге мәһабәт йортта, Горький паркы каршында яши икән аның сөйгәне. Булачак кәләше фатирына рөхсәт сорап килеп керүгә, егет ягымлы елмаеп исәнләште,кызның әнисе Зәмзәмия ханымга хуш исле кыр чәчәкләре бәйләме сузды.Биштәрен чишеп, өстәлгә каклаган каз түшкәсе, өч литрлы банкага тутырылганюкә балы, биш йолдызлы коньяк чыгарып утыртты. Ә сөйгәненә бүләккә кыз яратып сибенә торган затлы француз ислемае — «Шанель №5» не хәстәрләгән иде. Олыларга сиздермичә генә, мутланып, кызга күз кысып алды. Ә анысы, сөеклесен хуплап, бер ягымлы караш ташлады да, оялчан елмаеп, чем-кара күзләрен озын, куе бәрхет керфекләре эченә яшерде.«Биш йолдызлы»ның муенын бора-бора, булачак каената сүз башлады:
— Һе, баш бар икән үзеңдә, игенче дус! Кем тәрәзәсен ничек шакырга икәнлеген дөрес чамалагансың, — дип, дустанә елмайды полковник. — Яшермим, бер күрүдә күңелемә хуш килдең! Көн итә ала торган егеткә охшап торасың. Болай
зурлап килгән кешене кире бору килешмәс. Үзара яратышсагыз, хәер-фатыйха бирми булмас, шулай бит, әнисе? Тик кара аны, кызымның аккош канатыдай ак кулларын тирескә тыктырасы булма! Җир актарып, билчән йолкыр өчен үстермәдек без аны! Ул озын нәфис бармаклар пианино клавишаларында бик шәп биешә. Кызыбыз, училищесын тәмамлагач, укуын институтта дәвам итәр,чын педагог булып чыгар. Фатирыбыз иркен, бүлмәләр җитәрлек,өйләнешкәч,
теләсәгез, бездә торырсыз. Сиңа калада төшемлерәк эш белешермен.Сөенеченнән кош тоткандай балкыган Мансур, эшне бозып ташламас өчен,карышып, телен озайтмады:
— Киләчәк күрсәтер, Зәки Зиннурович! Барысы да әйбәт булыр! — дип кенә куйды.Яз иртә килгән иде ул елда. Чәчүне Май бәйрәмнәренә чаклы башкарып чыктылар. Тимерне кызуында сугып, хәтта Зөлхәбирәнең диплом яклавын да көтмичә, гөрләтеп туй ясадылар. Урыс халкында, майда никахлашма, гомер буе чиләнерсең, дигән әйтем бар. Безнеңчәсе, төн йокысы күрмәссең, язын эш бик күп, кәҗә маеңчыгар, була торгандыр, мөгаен. Булмагае, урыс белән марҗа түгел ич алар. Һәр милләтнең үз көе дә үз чөе, үз гореф-гадәте. Һәркайсына хөрмәт белән карау тиеш, әмма үзеңнекен тоту хәерле. Май — хушбуйлы, тәмле исле, чәчәкле ай,табигатьтәге гүзәллектән башлар әйләнгән, күзләр камашкан, хисләр тулып ташыган мәл. Сөешеп кавышкан яшьләрнең түбәләре күккә тигән, дөньялары — түгәрәк,
күңелләре — күбәләк. Яңа өйдә матур гына яшәп киттеләр. Калада үскән иркә кыз,килен булып төшкәч, әкренләп авыл тормышы җаена күнегә башлады. Аның һич кенә дә кеше алдында сынатасы, үзенә бәхет төннәре вәгъдә итүче җан сөйгәненең йөзенә кызыллык китерәсе килми иде. Улының бәхетле булуына ихластан сөенгән Мөслимә карчык, җайлап, көйләп, мактап, үсендереп, ипләп кенә киленен сыер саварга, тавык-чебеш карарга, чүп утарга, яшелчә үстерергә, телеңне йотарлык камыр ризыклары пешерергә өйрәтте. Әүвәлге мәлдә төрле мәзәк хәлләр килеп чыккалады анысы. Яшь килен канэчкеч кигәвен һөҗүменнән изаланган сыерны сауганда, койрыгы селкенмәсен өчен, шуның очына гер тагып көлкегә калды. Ярый әле сөтлебикә сабыр булып чыккан, герле койрыгы белән Зөлхәбирәнең маңгаена кундырмаган! Чүп үләне белән бутап, яңа гына тишелеп чыккан кишер үсентеләрен йолкып бетерүче дә ул. Суган чемчеген, тамырланасы ягын өскә каратып, баштүбән утыртуы тагын... Әмма каенана мәрхәмәтле булды, зәһәрләнеп тавыш куптармады, нәрсәдер тиешенчә килеп чыкмаганда, каты бәрелмәде, тәфсилләп аңлатып бирде.Килененең саксызлык белән кое чиләген төшереп батырганына, бәкедә кер чайкаганда, яраткан кәшемир яулыгын агызып җибәргәненә эчтән генә сызса да,ачуын тышка чыгармады. Дөнья малы — дуңгыз каны, баш исән булса, мал табыла
ул, диюдән узмады. Яшь килен дә тәмле телле булды: «Әле ярый син бар, әнкәй!Исән-сау гына була күр! Әнкәй, акыллы киңәшләрең өчен рәхмәт яусын үзеңә!Икенче юлы син өйрәткәнчә эшләрмен!» — дип өзелеп торды. Калага барган саен, каенанасына бүләк, күчтәнәч ташыды. Казан кодагый да юмарт кыланды, каян гына табып бетергәндер, Мөслимә кортканы ул яратып эчә торган, кабына фил рәсеме төшерелгән һинд чәеннән өзмәде. Һәр яңалыкны үзләштерергә омтылды яшь хатын. Иренчәкләнеп, төшкә чаклы йокы симертмәде, эт булып арыдым дип,иренә зарланмады. Авылда яшәгәненең икенче елында, Казанга баргач, юл уңаеннан «Үзем хуҗа» кибетенә сугылып, күп итеп чәчәк орлыклары, үсентеләр, бүлбеләр алып кайтып утыртты. Уңган килен ул җәйдә кычытканлы албакчаны гөлбакчага әйләндерде. Аллы-гөлле, көяз, купшы розалар, ак лилияләр, шәмәхә ирислар, алсу, кызгылтсу, куе кызыл төстәге, куш йодрыктай зур чәчәкле чалмабашлар,сары керфекле эре ромашкалар тирә-юньгә хуш ис таратып, узып баручыларны туктап җәннәт бакчасына күз салырга, сокланып тел шартлатырга мәҗбүр итә иде.Көләч йөзле кашкарыйлар, дәлияләр, хризантемалар, сентябриналар кара көзгәчә албакчаны бизәп, нурландырып торды. Юмарт яшь хатын, шуннан соңгы язда, кышын ире ясап биргән җыйнак тартмачыкларны тәрәзә төпләренә тезеп куеп, бихисап күп чәчәк үрентеләре үстерде, аларның үзеннән артканын күршеләргә, туганнарга, балаларын ул эшләгән бакчага йөртүче аналарга өләште. Шул рәвешчә, Зөлхәбирәнең җиңел кулыннан берничә ел эчендә Җиләкле авылы тулаем гөлбакчага әверелде. Авыл балалары, тәрбиячене үз итеп, Чәчәк апа дип йөртә башлады. Яңа ачылган роза гөленә охшаган, йөзендә Кармен чалымнары сиземләнгән, янып торган чибәр хатынын Мансур йөрәк назын биреп, чын күңеленнән ярата иде шул.Ә хатын-ызны иркәләп, сөеп торсаңгына, мендәр кебек йомшак була, ә рәнҗетеп, каһәрләп яшәсәң, су сибелмәгән гөл кебек кибә, шөкәтсез чүл кактусына охшап кала, усаллана, тәмам аждаһага әверелә, дигән шул борынгылар. Шөкер, иреннән уңды Зөлхәбирә. Мансуры аны ихластан хөрмәт итә, какмый-сукмый, авыр сүзләр
әйтеп рәнҗетми, күңел җылысын кызганмый. Пар килгән гаиләдә әти-әниләрен сөендереп, бер-бер артлы өч олан дөньяга аваз салды. Еллар үткәч, Зөлхәбирә басынкылана төште, сылу гәүдәсе әкренләп килешле генә түгәрәкләнә башлады, әмма ханымның сөйкемлелеге тагын да арта баргандай тоелды.
***
(дәвамы бар)