Сардекбашская сельская библиотека - филиал № 33

Хәмидә Гарипова "Тозак" (1)

«Мансур хатынын атып үтергән...» дигән  яман хәбәр, яшен тизлеге белән Җимешле авылына гына түгел, бөтен районга таралды. Чыбыксыз телефонның шәплеге «Сантел», «Телесет»ларны көнләштерерлек шул. Аппаратлары искерми, җил-давыл чыгып, элемтә чыбыклары өзелми, техник хезмәткәрләргә эш хакы түлисе юк.Авыл таяк тыгып болгаткан кырмыска оясын хәтерләтте. Көтелмәгән коточкыч хәл турында ишеткән Җимешле халкының аптыраштан тәмам башы буталды. Мансурлар тыкрыгына җыелган төркем гөж килде. Һәркем әлеге вакыйгага карата үз фикерен белдерергә ашыкты. Яше-карты, ире-хатыны тел чарлады, гүя, учакка утын өстәлә барды. Бераздан сүз буасы тәмам ерылды:

— Баягынак Мансурларга кергәнием, ахирәткәем, йокы бүлмәләренең түшәмендә убыр авызы шае ыржайган тишек күреп, котым очты! Теге тилемсә Шәйхиләре елап шешенеп беткән. Җиң очы белән күзләрен уып, дуңгыз урынына акыра ие, мескен. Үзе, түшәмгә төртеп күрсәтеп, нидер аңлатмакчы була. Прәме кызганыч инде, бичара... Малайны үзебезгә алып чыгып, көчкә йоклатып җибәрдем.

— Зөлхәбирәнең ни үлесен, ни тересен тапмаганнар...

— Әллә мәетен идән астына күмдеме икән, мөртәт? Үз башына котырынгандыр әле, имансыз...

— Булыр, булыр... Ирләргә ышанма, Иделгә таянма! Гомер иткән хатынын дөмектереп, яшь бичә алмакчыдыр.

— Персидәтел дигәч тә, әллә кем булган! Кеше үтерә, имеш. Газраилдән узып, җан кыярга аңа кем рөхсәт биргән? Алладан фәрман килгән, диярсең.Тьфү-тьфү! Әйттем исә кайттым. Каян телемә шундый көфер сүзләр килеп керде инде, җә? Тәүбә әстәгъфирулла, мондый хурлыкны, үземә генә түгел,нәсел-нәсәбемә язма-күрсәтмә!

— Демократия, имеш... Илдә тәртип бетте. Сәвит заманын сүгәләр сүгүен дә, тик яхшы яклары турында онытып җибәрәләр. Әнә, гөрләп торган компартиябез җан тәслим кылганнан бирле, җитәкчеләргә иллә дә хут китте. Ялтыр битле,кибән корсаклыларны, элеккегечә «келәм»гә бастырып, кеше алдында утөертеп, «мунча кертүче» калмады шул. «Коммунист исемен пычратырга не позволю! Хәзер үк партбилетыңны өстәлгә чыгарып сал!» — дип, өстәл сугып дер селкетүче юк, — диде элеккеге партоешма сәркатибе, хәзерге мөәзин Әкрамкарт.

— Халыкны көпә-көндез кычкыртып таласалар да, ачкүзләнеп, казна малын капчыклап умырсалар да, җан кыйсалар да, бай-түрәләргә нипачум: ут та юк, суд та юк! Халык хисабына типтереп яшиләр, җитмәсә, атлаган саен Мәскәүдә җыелышып ятып, бары тик үзләрен генә яклый торган закуннар чыгаралар. Хәер, суды да сатлык ич аның, кем акчалы, шул өстен чыга!

— Сәясәтегезне бер якка куеп торыгыз әле, абзыкайлар. Күпме чәйнәсәгез дә, авызыгызга май таммас. Лыгырдаудан бер файда юк! — дип сүз кыстырды сыер савучы Галия.

— Бер дә аптырыйсы түгел. Кем урлый, шул юллый. Үзебезнең хәл мөшкел әле монда. Бичара Зөлхәбирә апаның бер көтү баласы ятим калды бит. Лутчы шуларны кайгыртыйк. Каладагылары үз көнен үзе күрер, анысы. Төпчеге кызганыч. Җитмәсә, саусыз бит әле ул. Анасы булмагач, ташландык урам көчеге кебек, ят кешеләр күзенә карап, ачка тилмереп, каңгырап йөрсенме инде, мескен? Аны кая урнаштырабыз?

— Күрерсез дә торырсыз, менәтерәк, каладан берәр чәчбине ияртеп кайтачак әле Мансур. Өйгә яшь хатын килүгә, анысы төпчек малайны ике дә уйламый җүләрләр йортына олактырачак. Анаң үги булса, атаң җизни булыр, дип белми әйтмәгәннәр...

— Тумаган тайның билен сындырып утырма әле, Санияттәй! Кем өйләнә? Нинди яшь хатын? Йорт хуҗасы Мансур үзе дә каядыр юкка чыккан. Әйтерсең, җыенысын җир йоткан...

— Әй, юкка кайгырмасана! Шайтан булсынмыни персидәтелгә. Исендә дә юктыр әле оятсызның. Гомер иткән хатынын дөмектергәнгә куанып, кәнтәйләре белән җыелышып, берәр җирдә авыз күтәреп җырлашып эчеп утыралардыр.

— Җәмәгать, тел — сөяксез инде ул. Кем сөйләсә, шуныкы дөрес тоела. Сез теләсә ни дип уйлагыз, түлке минем Мансур Минһаҗевичның хатынын үтерүенә бер дә ышанасым килми. Күршедә генә яшибез ич, ничек сулаганнарына чаклы ишетелә. Моңарчы пар күгәрченнәр кебек бик тату гомер сөрәләр иде, — диде аксакал Хатыйп абзый.

— Халык азынды хәзер. Артыгын уйлап, нәчәлстуага дәгъва белдермәсеннәр,аны-моны таләп итмәсеннәр, башлары миңгерәсен дип, юри аздыралар бугай гавамны, — дип сүзгә кушылды Тычкан Мәйсәрәсе. — Телевизордан җыен имансызны күрсәтәләр. Элеккегечә, балалар-оныклар белән тезелешеп утырып,рәхәтләнеп кино карар хәл юк: үтереш тә суеш; җитмәсә, көпә-көндез анадан тума ятакта әүмәкләшәләр...Оятыңнан җир тишегенә керерсең, билләһи.Боларга да шуның шаукымы тигән булса кирәк. Арага хыянәт керсә, чебен дәфил булып күренә ул, нәнәм-җаныем!..

— Нинди хыянәт? Кеше ышанмаслык сүзне чын булса да сөйләмә, — дидекибетче Зөһрә. — Булмаганны! Мансур энекәш үзе дә ипле ир, киленебез дә әр-хур түгел. Егерме елдан артык күз алдыбызда чөкердәшеп яшәделәр. Моңарчы араларыннан кара мәче узганы сизелмәде, тавыш-тыннары чыкмады.Персидәтел өе янында умарта күче кебек җыелып торган халыкны күреп алгач, сөт ташучы Мәснәви машинасын ыжгыртып шулар янына килеп туктады.Көнҗәләдәй сары чәчләрен җилпетеп, кабактай зур башын кабина тәрәзәсеннән чыгарды. Бераз карлыкканрак калын тавыш белән:

— Ник җыелыштыгыз? Нәрсә шаулашасыз? Ул-бу юктыр ич? — дип сорады.

— Булмаган кая! Беләсең килсә, Зөлхәбирәне ире атып үтергән...

— Җыен ахмак сүзне уйлап чыгарырга сиңа куш инде, Җамалый абзый.Үтерми генә торсыннар әле безнең балаларның яраткан Чәчәк апасын! Бүген иртәнге биштә стансыга тиклем үзем алып бардым. Билет алып, Ульян поездына утыртып җибәрдем. Бишенче вагонга. Җыелып торучыларның күзләре маңгаена менде. Алай да яхшы хәбәр күңелләренә хуш килде. Тагын бер мәртәбә гөжләшеп алдылар:

— Менәтерә вәйт! Ә безне соң, җыен исәр, димәсәң...

— Кайгыбыздан тәмам аңгырайдык ич...

— Калага барасы булгач, саусыз баласын ник үзе белән алмаган? Ул бичараны нишләп берүзен елатып калдырган?

— Маллары яман акырышканга аптырап, бая абзарларына кергәнием. Карасам, бурадай сыерлары савылмаган, имчәкләреннән сөте тамып тора.Бозауларына печән салучы булмаган. Зөлхәбирә үзе өлгермәсә, миңа әйтеп калдырса, ни була инде, җә? Аннан гына кулым төшеп калмый ич. Гөнаһсыз малларны тилмертеп яткырып булмас. Савасын савып, ашатасын ашатып чыгыйм әле булмаса, — дип, Тәскирә түти, җилфердәп, персидәтелнең биек капкасыннан кереп югалды.

— Зөлхәбирә апаның кеше алдына җыйнаксыз чыгуына үзем дә аптыраганыем,— дип сүзгә кушылды Мәснәви. — Чәче тузган, йөзе шешенгән. Плащ та кимәгәние ичмасам, чәчәкле халат өстенә арка җылыткыч гына элгәние ул.Аягында... кызыл эчле галушлар. Калага кем шулай киенеп бара инде, җә?Гелән ыспай йөргән ханым димәссең. Өеннән пүледәй атылып чыкты бит ул.Чүт кенә машина көпчәге астына эләкмәде. Ярый әле тормозлар яхшы минем,басып өлгердем. Кул изәгәч, утырттым инде. Стансага җиткәнче, бер авыз сүзкатмады. Ни булганын сораштырырга телем кычытса да, яхшысынмадым. Төсе качканые персидәтел хатынының. Әллә бик нык куркынган инде шунда. Юл буе як-ягына карангалап, көрсенеп барды. Акылына зәгыйфьлек килмәсә ярый инде... Юллык акчаны миннән әҗәткә сорап алды. Бер дә юкка түгелдер бу!Мансур Минһаҗевич үзе кайда икән соң?

— Кем белсен аны! Таңалдыннан «УАЗ»игын үкертеп урман дамбасына таба киткәнен тәрәзәдән күреп калганыем,— диде каршы як күршеләре Мәсфия абыстай. — Иртәнге намазга тәһарәт алып йөри идем. Ату тавышын мин дә ишеттем. Эт аулаучылар килгәндер, шулар гөрселдәтәдер дип уйладым.

(дәвамы бар)