"Милли бизәкләр"
Сәрдекбаш авыл китапханәсендә "Милли бизәкләр" дип аталган презентация эшләнде.Презентация барышында татар халкының милли бизәкләренең килеп чыгышы,үзенчәлекләре белән танышырга мөмкин.Шулай ук әлеге тема буенча китап күргәзмәсе дә оештырылган.Теләге булганнарга үзләренә ошаган бизәкләрне күчереп алу мөмкинлеге дә бар.