Сардекбашская сельская библиотека - филиал № 33

"Әнием белән бергә"

Гаилә елы уңаеннан, 4 нче сыйныф укучылары һәм аларның әниләре белән Кукмара шәһәренә экскурсия үткәрелде.Укучылар белән Атлас Булатов исемендәге ял паркына сәяхәт кылдык.Шулай ук Җиңү паркында да балалар белән тәрбияви мизгелләр уздырдык.Сәяхәтләр тәмле ашудан һәм күңелле уеннардан башка уза алмый.Шуңа күрә "Бәрәкәт" кафесында тәмле ризыклар белән сыйланып һәм уйнап кайттык.Мондый төр очрашулар гаиләдә бала белән әни арасындагы җылылыкны ныгырак тоярга ярдәм итә. Ешрак балалар белән вакыт уздырырга вакыт таба алсак иде!

#сардекбашскаясельскаябиблиотека