Гүзәл Галләмова "Зәңгәр кыңгыраулар" романы (дәвамы)
– Мин, мин начар икәнмен, Хисмәт. Сиңа тиң түгел мин. Син йомшак күңелле, хисчән кеше. Минем сиңа карата гына түгел, бөтенләй дә хисем юк бугай. Мин бары тере җан! Син бәхеткә лаек! Бәхетле итә алмыйм сине, зинһар өчен, ачуланма...
Ач, мәдәният, ишегең!
«Яз, яз, яз килә!..» – Күңелдән генә шулай көйләде Зөлхәбирә, мәдәният йорты тәрәзәсен киң итеп ачканда. Кәефе күтәрелде. Классташлары белән күмәкләшеп, шул җырны җырлаган чаклары исенә төште. Үзалдына елмаеп куйды. Шушы мәдәният йорты бит инде ул! Мәктәп укучылары еш концерт куя иде. Ул клубта ешрак та булды бугай. Күрше Мәрдан бабайга ияреп килеп, сәхнәдә торган фортепианода, бер генә бармак белән баскалап, тавыш-көй чыгара иде. Бик өйрәнәсе килә, өйрәтүче түгел, уйный белүче дә юк иде шул Балантауда. Мәктәптә өйрәнгән җырны «яз ки-лә» дип иҗекләп көйләп, клавишага баса, күңел белән нотасын сайлый. Кайчак туры килә, кайчак – юк. «Бирим дигән колына чыгарып куяр юлына», – дип сөйләнде әнисе, Балантау килене ире белән ялларда кунакка кайткан чакларында кызын фортепианода уйнарга өйрәткәч. Бик тиз өйрәнде. «Синең ишетү сәләтең көчле, талантың бар», – дип үсендерде ул аны. Өйрәнгән беренче көе әнә шул җыр иде.
Яз быел чынлап та көлә-көлә килә, салкын кышны җитез куа килә. Шулкадәр шат Зөлхәбирә: гөрләвекләр ага, юл буе карының каракучкыл көпшәкләнгән катламы да яз кәефенә буйсынып җемелди, үзенә күрә бер ямь биреп тора. Табигать бит ул! Табигатьтә агы да, карасы да камил. Хәтта шул көпшәкләнгән аклы-каралы кар катламы да, догалы шамаил сыман, кешелек дөньясын сафлыкка, игелеккә чакыра кебек. Хәбир белән кечкенә чакларында аларның өй стенасында кара җирлектә ялтыравык гарәп хәрефләреннән булган агач рамлы догалы шамаилләре бар иде. Өй юган чакта әниләрнең «ипләп кенә ал» дигәнен Хәбир колагына да элмичә, илтифатсыз кагылды да шамаил йөзе белән идәнгә капланып төште, пыяласы ватылды. Пыяла ватыклары арасыннан хәрефләрне берәмләп җыйганда, Зөлхәбирә ул кара җирлекнең рубероид булуын, ә хәрефләре – аскы ягы ак, өске ягы ялтыравык чәй кәгазе икәнен күреп, кул астында булган гади нәрсәләрдән матур шамаил ясалганына бик сокланган иде. Шулар да исенә төште. Зөлхәбирә әлеге мизгелдә дөньяга үзенең алсу күзлеге аша карады. Чынлыкта гомер-бакый ачылмаган, буяу күрмәгән, хәтта чери башлаган тәрәзә рамнары тапталган, кадерсез ишек төбеннән дә пычраграк иде. Суфия сеңлесе Гөлсу, швабрасын идән буйлап җитез-җитез йөртеп, сүзен дә җитез генә әйтеп ташлады:
– Мин тәрәзәләр юып йөрми-и-м.
– Чиста эш урынында эшлисең киләдер бит?
– Әни әйтте: «Концерт килгәндә генә ю идәнне», – диде. Тәрәзә юарга кушмады.
– Синең директорың кем соң?
Кыз Зөлхәбирәгә күтәрелеп тә карамыйча:
– Мин идәнне юам да кайтам. Өй түгел ич бу – кылуб!
Зөлхәбирә тәрәзәне тиз генә ябып куйды. Күңелендә буран купты, эндәшмичә калып, тавыш чыгармый уздырса, үзендәге тавыш, киресенчә, көчәйде – колаклары ныклап шаулады. Ул Гөлсуның йөзенә карады. Яшь кыз ваемсыз чырайлы иде. Кәефе киткән Зөлхәбирә тәрәзә буенда зыңгылдаган дөньясында уйланып торды. Фермада, үзенең группа сыерлары турысындагы ялгауга ялгау итеп куелган катлы-катлы пыяла кисәкләреннән торган тәрәзәләрне юып алгач, ферма яктырып киткәненә сөенүен исенә төшерде. Шушы чагыштырудан да күңеленә ничә сүз килде, әмма берсен дә әйтмәде. Гөлсуны оялту барып чыкмаячак иде. Кай арада диген, ул киенеп, янына килеп тә баскан.
– Кайтам мин яме, Зөлхәбирә апа! Ике-өч көн килмәсәм дә ярыйдыр. Көн дә көн дә клубка чыккан бандитлар өчен идән юып йөреп булмас инде. Апа зур чүпләрен көннекен көнгә җыеп тора иде. Сез дә алырсыз инде яме, Зөлхәбирә апа. Туган ич! – Гөлсу үзен шулкадәр иркен тота иде, әйтерсең, ул Зөлхәбирә апасы белән шушы яшенә кадәр гел аралашып торган, дус булган. – Симәнке ашамасыннар! Апа иманнарын ала иде, ашаттырмады.
Зөлхәбирәнең күзләре шар булып түгәрәкләнде. Күзләре генәме, авызы да ачылды, ябарга онытты. Хәтта чәчләре торып баскан кебек булды, йөрәге үзенә ишетерлек итеп типте. Дөнья уылдады, чәрелдәде, ахыр чиктә зеңгелди башлады. Ә Гөлсу, берни булмагандай саубуллашып, матур гына атлап чыгып китте.
– Сау бул! – дия алды алуын Зөлхәбирә һәм стенага сөялде. – Имгәк җан!!! Их! Әти-и-и! Үлеп котылгансың бугай...
Бусы белән аралашканы юк иде шул. Бусы Суфиядан да арттырган! Әйе, туганы бит! Анасы өйрәтеп җибәрү генә түгел бу дип, нәтиҗә ясады Зөлхәбирә. Мәдәният йортына карашы тискәре. «Бу әллә нәрсә түгел, клуб кына!..» имеш. Һе-е! Менә кызык! Кызык?! Кызганыч бит бу кыз! Хайван асрау өчен, ит-сөт җитештерү өчен корылган бина түгел ләбаса. Культура бу, культура! Клуб тәрәзәсе юу ни ул? Менә синең кебекләрнең эчке дөньясын ничек чистартасы? Рухы сәламәт булмаганнарның таплы күңел тәрәзәләрен дә, тәрәзә юган кебек, су, чүпрәк белән юып чистартасы иде дә җиһанның якты, җылы нурларын әүвәл бүлмәләргә, аннан күңелләргә кертәсе иде. Тән сихәтләнер, күңелләргә шатлык керер иде. Тәрәзә юган кебек ике кулга бер эш кебек кенә булса иде дә соң ул?! И кызый! Бу клуб кына, имеш...
Гөлсуның шул бер җөмлә сүзе аның күзен ныграк ачарга, алсу күзлеген салырга чакыра иде. Әнисе: «Аллаһ Тәгалә юлыңа кемне генә чыгарып бастырса да, ул кешедән йөз чөермә! Аллаһ Тәгалә барын да белүче – яхшыга тартучы. Сабырлык белән эш ит!»
Мәдәният!.. Театр кайдан башлана, дигәч, бер акыл иясе кием элгеченнән, дигән... Мәдәният кайдан башлана? Әхлактан башланадыр шул. Әгәр мин бу кызны туздырып әрләп кайтарсам, бу кыз бераз яхшырып елмаеп килеп кермәс иде. Юган тәрәзәгә дә игътибар итмәс иде. Әни! Син бит шулай яшәдең! Фермада да үз турыңда тәрәзәң чиста иде. Стенасы да акшарлы иде. Ә мәдәни учакны каян үрләтәсе соң? Зөлхәбирә утырып, ияге белән учларына таянды да уйга батты. Клубка килеп кергән кешене мәдәни югарылыкта кабул итәрлек кем бар коллективта? Сәнгать җитәкчесе Рәмис абыйсы колхозда сөт ташый торган машинада эшли. Концертлар булыр алдыннан репетицияләргә баянын алып килә, оста итеп уйный. Суфия белән эшләгәндә дә чиратлашып кына клубны ачканнар, япканнар. Зөлхәбирә эшләгән бер атна эчендә бары бер тапкыр гына клубка кереп чыкты ул:
– Яңа себерке яңача себерә, дигәнне ишеткән бар минем, сеңел, – диде, хәйләкәр карашлы, карсык буйлы ир уртасы кеше, сөйкемле генә елмаеп. – Давай, син үзеңчә эшли тор, баянда уйнарга кирәк булсам, чакырырсың, – диде.
Зөлхәбирә Рәмискә гаҗәпләнеп карады. «Себерке» сүзе бер ошамаса, «кирәк булсам, чакырырсың» диюе аңа караганда да ныграк үртәлдерде.
– Икең дә нигә кирәк инде монда селкенеп йөрү? Концертлар булганда чыгам мин, чыгам. Син кыз кешегә кич белән көн дә чыгу берни түгел ул. Хатын мыжлый. «Клубта эшләтмим мин сине!» – ди. «Әтү гел кәгеп кайту ягын карыйсың», ди әле. – Рәмис гөлдерәтеп көлде дә саубуллашып чыгып та китте.
Шулай бер дә кирәксез эшкә кердем микәнни мин? Эшләргә кирәкми дә икән бит монда. Кич ачтың – музыка куйдың, ябып кайтып киттең... Бәйрәм алдыннан гына җыелып, концерт куй да кайтып, шәлеңне бәйлә, Зөлхәбирә. Нигә кузгалдым мин эшемнән?! Миңа фермада бөтенләй дә авыр түгел иде. Хезмәттәшләрем һәр сыерны яратып чәбәкләп саудылар. Миңа да әнием өйрәткән сыерлар һәрберсе күңелемә якын иде. Гәрчә, тәрбия сүзе аңнарына кергәненә бик ышанмасак та, пычракка ятканнарны әрләп чистарттык. Тыңлаулы булганнарына иркә сүзләр белән эндәштек. Зөлхәбирә ике эшне чагыштырып гаҗизләнде.
Авылда калган классташлар, Зөлхәбирә эшли башлагач, клубка ешлый башладылар. Зилә, укып бетереп, мәктәптә укыта башлады. Мәктәптә кичке чаралар беткәч, Зөлхәбирә янына кереп чыга. Эшендә уңышлар тели. Зиләнең йөзеннән яктылык сибелгән кебек тоела. Классташ булганы өчен генә түгел, уңай энергетикалы кеше дип, яратып аралаша Зөлхәбирә аның белән. Ләкин никадәр үтенсә дә, ул озак тормый, кайтып китү ягын карый. Тиздән алар бер табын артына җыелачаклар. Лилия кыз озату мәҗлесенә барлык классташларына әйткән иде. Зөлхәбирә бик хөрмәт иткән гаиләгә – Хисмәтнең абыйсы, Зәйтүнә апасының улы Рамилгә кияүгә чыга, Казаннан туган авылына кайта. Шуңа да мәдәният йортында үткәреләчәк язылышу тантанасына һәм туйда шаһидә буларак, туй барышына тырышып әзерләнә. Булачак шаһит энесе Хисмәт икән. Рамилнең дуслары-классташлары өйләнеп беткәннәр инде. Зөлхәбирәгә бу атна бик тыгыз һәм күңелле мәшәкатьләргә бай булачак. Хезмәте чаралар оештыру эше белән бәйле кешегә утырып, шәл бәйләү түгел, тын гына басып, ял алырга да җай юк икән. Күңел гел эзләнә. Кызыклы идеяләр туа. Аларны гамәлгә кертәсе килеп, тагын бер очына. Лилия кияү һәм киленгә дипломнар тапшыра торган, кызык итеп язылган, кулдан-кулга йөргән туй сценариен клубка кертеп бирде.
***
Бу авылда, әнисенең хезмәттәшләреннән башка, аның өчен җан атучы бары бер генә кеше бар. Ул – Хисмәт! Чынлап торып ярата. Белә Зөлхәбирә, бу кадәр кире кагуга ул әйләнеп тә карамаска тиеш иде инде. Ә ул туган кебек, һәрдаим ярдәменнән ташламый. Ә Хәбир игезәге?! Аңламый, нигә бертуганы шундый аның? Уйлап-уйлап караганы булды, хыялы да, максаты да юк Хәбирнең. Зөлхәбирә эше өчен җан атуы бөтенләй көтелмәгән хәл. Эшкә бара, кайта Хәбир. Ашый, сулый... Берни белән кызыксынмый. Мәдәният турында планнары белән уртаклашканда да, ни «ә», ни «җә» дими... Ә Хисмәт?! Ул бүтән! Клубта эшләвемне ник теләде икән Хисмәт дип аптыраган иде. Якынаю юлын эзләгән икән! Көн дә очрашалар. Тик кыз күңелендә дуслык мәхәббәткә әйләнмәде. «Мин киребеткән кеше!» дип бәяләде үзен...
Авыл советы башлыгы мәдәният йортына килеп керде.
– Зөлхәбирә, матурым! Ничек хәлләр?!
– Исәнмесез, Закир Надирович! – дип, Зөлхәбирә сәлам алган мизгелдә Закир күзләре белән мәдәният йортын әйләнеп чыкты. – Иртәгә авыл җыены була. Көн тәртибендә авылда салыначак мәчет урынын раслау, Согуд Гарәбстаны кунагы да булачак, – дип елмайды ул. – Сәгать бергә. Белдерү язып эл, яме. Клуб вакытында ачык булсын! Безнең авылда уңган кешеләр күп. Кул эшләре күргәзмәсе ясасаң, яхшы булыр. Берничә концерт номеры булсын! Мәдәният йорты территориясе чиста икән...
– Әйе, кичә генә чалгы белән чаптым.
– Молодец! Зөлхәбирә! Так! Иртәгә район хакимиятеннән дә вәкил булырга тиеш. – Закир кул сәгатенә карады. – Бухгалтерия кызлары белән син дә Чишмәсу буе әрекмән-кычытканын чабып чыгарсыз. Баланлы тау ягыннан юл кырыендагы телеграмм баганаларын акшарларга кирәк була. Иртүк правления каршына кил! Обедка эшләп бетерерсез дип ышанам.
– Яхшы, Закир Надирович.
Зөлхәбирә ярты сәгать эчендә клубны гөл итте. Хурлану, ачу зур көч бирде. Җитез эшләп, тирләп пеште, әмма теләгенә иреште. Хәтта биек түшәмнән, озын таякка чүпрәк чолгап пәрәвезләрне җыеп чыгарга да өлгерде. Сәламәт, ике куллы яшь кешегә ние бар бу эшнең? Ни гаҗәп, Сәлия йогынтысыннан балалар гынамы соң, күпчелек авылдашлар чыга алмый... Алламы әллә ул?! Нигә куркалар? Ярашалар?! Савыгып, аягына басып, үз эшенә Сәлия килсә дә, курыкмый Зөлхәбирә. Бары чиркана, бары күрәсе генә килми...
Мәдәният йортындагы үзгәреш күрер күзгә яхшы күренә иде. Ак киемле гарәп кешесе дә булгангамы, әллә авылда мәчет төзеләчәк дип, план коргангамы – халык күтәренке рухта иде. Мәчет төзү урыны итеп Мәрдан карт нигезе күрсәтелде. Җыелыш беткәч, авыл советы башлыгы Зөлхәбирәне мактап үсендерде. Аннан, сәхнә түре фонына ымлап:
– Ленин башын алырга кирәк булыр, – дип пышылдады. – Гарәбстан вәкиле ошатмаган, тәрҗемәче шулай диде. Сурәт шайтанны эшкә җигә, имеш.
Барысын да озаткач, үзендә бертөрле җиңеллек тойды. Әйе, зур җаваплылык белән карады ул аңа. Читтән килгән кеше, бигрәк тә башка милләттән булса, мәдәниятенә игътибар итә, әхлагын сыный, милләте белән кызыксына, гореф-гадәте белән таныша, авылының, халыкның йөзен күреп китә.
Зөлхәбирә буш залның беренче рәтеннән, алсу төстәге пыяла мозаикада кабарынкы итеп эшләнгән Ленин башына карап уйга батты.
Октябрьдә туганнарның Ленин була бабасы...
Никтер бер дә кубарасы килми иде. Ә алмасаң? Коммунистлар башлыгы бүгенге җәмгыятькә ят шул. «Баш» бик зур иде. Олы гәүдәле Закир Надирович колачы кадәр. Ничек алырга икән? Йа Хода, тарих кабатланмый, диләр. Кирегә борылды лабаса. Зөлхәбирә «Совет әдәбияты» журналыннан укыган әсәрләрне исенә төшерде. Советлар төзелгән. Авыл саен диярлек мәчет манарасы киселгән. Манарасыз бинадан клуб ясаганнар, динне тыйганнар. Ә хәзер?! Киресе! Советлар Союзын җимереп, динне куәтлиләр, мәчет төзиләр, клубтан Ленин башын алып ташларга әйтәләр. Кем куша? Кичә генә коммунист, парторг булган җитәкче! Әйләнә бу дөнья! Кем әйтә аны әйләнми дип? Тамашачылар каршындагы сәхнә фонында горур рәвештә ияген күтәреп торган җитмеш еллык юлбашчы башы, катырылган агач чүбе һәм алсу пыяла ватыкларыннан гына торса да, бер кирәксез нәрсә булып чәлпәрәмә килергә, чүплеккә ташланырга тиеш түгел кебек. Ләкин җитәкче әйтә икән, җәмгыять чит икән – төшерергә кирәк була. «Октябрь баласы» булганга, Ленин бабайга хыянәт итәсе килми иде Зөлхәбирәнең.
– Чү! – Мөдир яңа гына исенә төшкәннән үз-үзенә гаҗәпләнеп куйды: – Җансыз, имансыз бер сурәтнең хакын хаклап утырам. Мәчет кадәр мәчетнең – Алла йортының манарасын чыжлатып кисеп төшергәннәр, клуб ясаганнар – бер дә уңайсызланып тормаганнар бит. Имансызлыкның көче шул кадәр көчле була микәнни? Зөлхәбирә үскән ил, аңа, ятимлекне санамаганда, авырлык күрсәтмәде. Мәктәптә «Бәхетле балачак» дип җырлап укыдылар. Укылган әдәби әсәрләрнең көче зур икән! Укыганда, күңеленә чын булып кереп калмаса, Зөлхәбирә күрмәгән-белмәгән чорны күзаллап, тетрәнеп утырыр идеме?! Зөлхәбирә генә түгел икән, ул чорларны, кич белән Ленин башын төшергәндә, Хәбир белән Хисмәт тә мәчет манарасын кисеп-тартып аударган чорларны үз күзләре белән күргән сыман тасвирлап сөйләп алдылар. «Баш»ның ниндидер күңелне кузгата торган тәэсире бар иде.
– Кемдер берәр әдәби әсәр язса: «Авылның соңгы комсоргы Хисмәт, сәхнә түрендә җитмеш ел буена алсу пыяла аша матур дөнья вәгъдә итеп торган Ленин башын аркан белән сөйрәп төшерде. Иртәгесен, тирес түгә торган трактор арбасына салып, ферма артына илтеп бушатты», дип язар иде мине, – дип көлде Хисмәт. Аны югары белеме булмаса да, телгә оста һәм сәяси яктан белемле булуын исәпкә алып, авылның комсомол оешмасы җитәкчесе итеп сайлаганнар иде. Оешма таркалып, эш кенә күрсәтә алмый калды.
***
Хисмәт Зөлхәбирәне озатканда:
– Чык миңа кияүгә! Өрмәгән урынга да утыртмам, – дип, өмет тулы күзләре белән карады.
Кызга бик уңайсыз иде, моңсу гына елмайды да, башын иеп, аяк очына карап торды.
– Укырга керергә әйтәләр бит әле.
– Сәбәп таптыңмы? Беләм яратмаганыңны. Мин яратмасаң да яратырмын, укытырмын.
Зөлхәбирә авыр, тирән итеп сулыш алды.
– Хисмәт! Бу тәкъдимеңне әйтәсеңне белдем бит. Шуңа күрә ничек дип җавап бирермен дип газапландым. Уңай сүз әйтү өчен, күңелдән генә синең хатының булып, театр уйнап карадым. Һич тә уйный алмадым. Мин, мин начар икәнмен, Хисмәт. Сиңа тиң түгел мин. Син йомшак күңелле, хисчән кеше. Минем сиңа карата гына түгел, бөтенләй дә хисем юк бугай. Мин бары тере җан! Син бәхеткә лаек! Бәхетле итә алмыйм сине, зинһар өчен, ачуланма. Зинһар, моның өчен мине дошман итмә!
Хисмәт озак итеп кызга текәлеп карап торды. Ай яктысында яшьле күзләре ялтырады. Голт итеп тамак төбендәге төерне йотып куйды да:
– Рәхмәт! – дип кырт борылып, өенә юнәлде.
Зөлхәбирә баскан урынында тораташ булып катып калды. Егетнең өметен кисү аңа ничек авыр булуын ул бөтен тирәнлеге белән аңлады. Кыз иреннәрен тешләде дә тын гына елап җибәрде. Намуслы кеше өчен, үзеңә яхшылык эшләгән кешене кыерсыту яки аңа начарлык эшләү кебек килеп чыгу җаныңны эттән талату сыман авыр. Теткәләнгән җаны белән ялтыравык яшь аша күз карашын үзеннән ераклаша баручы Хисмәткә төбәде:
– Кичер, Хисмәт! Син спектакльне чынбарлык итеп уйнадың. Ә мин тормышта синең хатының булып уйный алмыйм. Булдыра алмыйм мин икейөзлеләнүләрне! Йә, нишлим соң?!
Мин бер яфрак...
Бу юлы Хәбир каравыл сменасыннан соң, хатыны ягына кунакка кайтасын әйтеп китте. Шул китүдән Маша да, Хәбир дә бер ай Балантауда күренмәделәр. Исе китте Зөлхәбирәнең. Ничек шулай торган йортыңны онытып, озаклап кунакта йөреп була икән ул? Берәр хәл булдымы икән әллә дип борчылды. Һаман да үзенә кесә телефоны алмавын битәрләп йөргән көннәрнең берсендә бик шат кайтып керделәр алар.
– Хәбирчик тещасының тавык кетәклеген ремонтировать итте. Большой молодец!
– Олы кешегә ярдәм итеп, яхшы эшләгән анысы, Маша. – Бусы әдәплелек йөзеннән генә иде. Эчендә буран дулый, ярый ла акыл йөгәнли: – Озак тордыгыз бик. Монда да кузгалган эш ярты юлда ята бит. Калган эшкә кар ява. Кыш җитә бит инде.
– Вот, именно тещасының тавыкларына салкын тимәсен!
Йөрәк кылтырап типте. Йа, Аллам! Сабыр, сабыр, Зөлхәбирә! Ә сабырлыкны гел-гел каян аласы?..
Маша туктаусыз сөйли дә сөйли. Тиз сөйли. Авызы эчендә ботка пешерә. Аңлап бетереп булмый, аңлыйсы да килми. Башында бер генә уй: әллә бу да Суфия ишеме?
– Зулечка! Мин апа, димәм инде. Яшь бит әле син. Ани кеше дә түгел үзең. Когда минга унсигез, мин уже ани идем. Так что, как говорят, никахым олы...
– Менә өстенә бастың! Никах укытабыз! Никахыгыз олы булыр.
– Ну, да! Гражданский брак и всё! Тагы ни кирәк! Главный бер-береңне яратырга! Миңа просто Маша дип эндәш, Зулечка. Мы с тобой одногодники. – Һич югында, татарча хәрефләрне бозып булса да, мулла кушкан исемемне әйт.
– Яхши, Зульхабира.
– Хәбир! Минем барлык хезмәт хакым шушы пристройга кереп бетеп бара.
Син төзеп бетерергә уйлыйсыңдыр инде? – Игезәк сыңары елмаеп тик тора. «Әллә сабыймы икән ул?»
– Че нибудь подумаем, Зульхабира. Мин тоже суткалы эштә. Кайтып йерермен. Построим, да ведь, Хәбирчик!
Машага елмаеп баш каккан бертуганына Зөлхәбирә гаҗәпләнеп карый. Ярый инде, ярый. Ярты үле иде, елмайгач, яши булып чыга бит! Зөлхәбирә игезәге турында ни начар, ни яхшы уйлый алмады.
Мәхәббәтле күзләр бер-берсен генә күрә, Зөлхәбирә алар өчен юк бугай. Көн артыннан көн үтә. Ялгызак яшь кеше өчен парлы кешеләр белән янәшә яшәү бик читен икән лә...
***
Яшь парлар эш вакытын җайлаганнар иде. Бергә кайталар, бергә китәләр. Йортта яшәү рәвешенә үзгәрешләр керде. Бу өйдә ир, гаилә башлыгы төшенчәләре әтиләре ташлап киткән көннән югалган иде. Кызык! Ир-хатын мөнәсәбәтләре күрмәгәч, гайре табигый тоела. Пешкән ашны хатын иң беренче Хәбиргә суза... Яшь егет чагыннан төксе туганы, рәхмәтен белдереп баш иеп, елмаеп ашарга керешә. Зөлхәбирә аны олылап, аш белән күпме сыйлады. Рәхмәт тә әйтмәсен, нигә бер генә елмаеп карамады икән? Күңел чагыштыру белән гаҗизләнә. Мәхәббәтле күзләр бер-берсен генә күрә, Зөлхәбирә алар өчен юк бугай. Көн артыннан көн үтә. Ялгызак яшь кеше өчен парлы кешеләр белән янәшә яшәү бик читен икән лә. Һәрдаим артык булуың сизелә. Нишләп болай ук тота соң бу Маша үзен? Инде ничә тапкыр көпә-көндез яратышып утыруларына туры килде ул. Аның өчен төн бар бит! Юк, гаеп эзләп йөрми, нигәдер кабул итә алмый. Рамил белән Лилия дә өйләнмәгән Хисмәт алдында болай кыланып утырмый торганнардыр?! Алай дисәң... Әнә, Гөлсу хатынлы ир белән ачыктан-ачык чуала. Зөлхәбирәнең уйлары кайларда гына йөрми, ниләр генә хәл итми?! Бу янкорманың эшен ничек тә бетерәсе иде. Аш-су бүлмәсендә, музейга тапшырырлык экспонат – алюмин раскладушкада, акшарланган олы мичкә карап гел-гел ятып булмый лабаса. Төннәр адәм баласына йоклар өчен бирелгән. Миңа уйланыр өчен микәнни ул? Төн генәме? Көннәр дә тормышның шундый катлаулы мәсьәләләрен ялгыз башы хәл итеп уза. Бигрәк булдыксыз икән бит бу Хәбир! Игезәгенең, эштән кайткач, бераз йоклап алганнан соң да, озаклап кино карап ятканы күз алдыннан үтә. Маша да шоу-программалар карарга ярата. Унҗиде яшеннән бирле тәүлекнең күп вакытын телевизор каршында үткәрде Хәбир. Телевизор карарга ашкынып торган кешедән дә уңышсыз кеше юктыр. Мисалы күз алдында. Ничек тизрәк өлгертәсе бу бүлмәне? Хәбирдән күпме киңәш сорап та тегесе иңбашын сикертүдән гайре берни белдермәгәч, Хисмәт, пеноблоктан очсызга чыга, дигәч, стенаны шуннан өйдерткән иде. Эше күп икән шул. Әле бер як стенасы измә белән сыланып бетмәгән. Инде кышка кадәр торба сузасы, җылылыкка тоташтырасы бар. Бергәләп утырып ашаган чакта Зөлхәбирә, бу турыда сүз кузгатты. Нишләптер сүздә генә калды ул. Вакыт кышка таба бара, тәрәзә буендагы гөлҗимеш куагының да яфраклары көннән-көн кими, көннәр суыта. Зөлхәбирәгә раскладушка җайлана бара. Адәм баласы барына да җайлаша икән. Тик, вакыт-вакыт баш калкыткан горурлык мондый тормышка риза түгел. Һәр эшнең башында акча тора. Үзең эшләткәндә, акчаны үзең табарга тиеш буласың. Шулай дип уйлый Зөлхәбирә. Димәк, торбалар сузу – җылы җибәрү чыгымыннан куркалар. Ярый, монысыннан да бөлмәс Зөлхәбирә. Башланган эшне ярты юлда калдырырга күнекмәгән ул. Ләкин эретеп ябыштыручы бер генә кеше бар Балантауда, ул да булса – Минвәли. Аның каршына ничек барасы? Идән салкын, уйлар тагы да салкынрак. Уйлый торгач, тау арты авылы Черёмушкадан белешергә булды. Ярымкараңгылыкта янәшә куелган будильник сәгать бишне күрсәтә. Тор, Зөлхәбирә, раскладушкаңны җый, мыскыл булма!
Яшь парлар да йокыдан тордылар. Бергәләп чәй эчтеләр. Кәефләре шундый яхшы – яратышып шаярышалар, көлешәләр... Әдәп йөзеннән Зөлхәбирә дә елмаеп куя.
– Хәбир, моны төзәтеп бирерсең әле.
Игезәге Зөлхәбирә тоттырган раскладушканың скотч чорналган урынын сыпырып, сынган урынга карап көлемсерәп торды.
– Си-симердең м-мәллә?
Маша күңелле генә көлеп куйды.
– Металл сындыргач, симергән инде, – диде эсселе-суыклы булган Зөлхәбирә.
Кәеф яхшы Хәбирнең, һаман елмая:
– С-сварить ит-сен м-моны, М-мин-вәли. Ә-әйт-тергә к-ки-рәк...
– Чакыр! – диде ул, ныклык саклап. Еламас өчен күзләрен зуррак ачты. – Зөлхәбирә симереп тимер караватын җимергән, сваркалыйсы иде диген. Шул худтан хатын белән минем бүлмәгә җылылык үткәрәсе иде диген.
Зөлхәбирә эшкә килде дә фортепьянода кызу-кызу уйнарга кереште. Башын күтәрми ак, кара клавишларга гадәттәгедән катырак басып уйнады. Йөрәгенә җыелган авырлыкны көйгә салып, клуб эченә таратты. Җиңеләеп киткәндәй булды. Ул уйнаганда, балалар килгәннәр, залның беренче рәте тула язган. Гөлсу әниләр көненә балалар белән концерт әзерли башлаган иде.
– Зөлхәбирә апа! Шәп! – Ул баш бармагын тырпайтып фортепьяно янына килеп басты.
Зөлхәбирә фортепьяноның капкачын япты. Балалар белән исәнләште. Гөлсуның бүген бизәнмәгәненә игътибар итте. Никтер сыланып торган матур кызыл күлмәген дә кимәгән.
– Апа, Суфия апа сине өтте бүген сүгеп, бая әйтми генә калган идем инде. Җизни сезгә шабашкага киткән икән ич. «Бармыйсың, дидем, тәки китте», – ди. Иманнарын алам, берәр нәрсә сизмәм микән, диде. – Син чамалап йөр инде. Безнең апаның акыл бер тотам, үзең беләсең...
– Борчылма, Гөлсу! Минвәли белән без сөяркәләр түгел. Көнләшми Суфия. Шулай дип әйтеп кеше көлдерү, өстен булып сөйләшү җан рәхәте бит инде аңа. Шулай ияләнгән иде, шулай яши.
– Ай-яй, акыллы кеше дә инде син, апа.
(дәвамы бар)