"Тукай һәрчак янәшә"
"Тукай һәрчак янәшә" дип аталган уен сәгате уздырылды. Габдулла Тукай китапларына күзәтү ясалды һәм хәрәкәтле уеннар уйналды. Уеннарда Тукай иҗаты белән бәйләнеш чагылдырылды. Без "Су анасы" уены уйнадык.
Уен барышы:
Балалар түгәрәк ясап басалар һәм 1 баланы уртада калдыралар. Ул "Су анасы була". "Су анасы" күзләрен каплап тора, ул вакытта берәр бала аның тарагын урларга тиеш һәм түбәндәге сүзләр әйтелә:
Су анасы,су анасы
Су анасын күр әле.
Тарагыңны кемнәр алды,
Ялгышмыйча әйт әле.
"Су анасы" ролендәге бала кем таракны алганын белергә тиеш. Әгәр дә дөрес белсә, таракны урлаган бала "Су анасы" булып уенны дәвам итәләр. Белмәгән очракта "Су анасы" үз урынында кала. Озак белми торса,ул баланы берәр җәза эшләткәннән соң алыштырырга мөмкин.
#Тукайһәммин
#Тукайбеләнянәшә
#ЕлларашаТукаймиңадәшә
#БезТукайныукыйбыз
#Тукай2024
#сардекбашскаясельскаябиблиотека
#сәрдекбашавылкитапханәсе
#КукморскаяЦентральнаяБиблиотека
#КукмараҮзәкКитапханәсе