Сардекбашская сельская библиотека - филиал № 33

Фотоконкурс "Тукай һәм Мин"

Габдулла Тукай туган көн уңаеннан "Тукай һәм мин" дип аталган фотоконкурс игълан ителә.
Конкурсның шартлары гади. Тукай иҗатын чагылдырган фотолар ясарга һәм Сәрдекбаш китапханәсенә шәхси хат итеп җибәрергә кирәк. Фотолар эчтәлеге түбәндәгечә булырга мөмкин:
Тукай китапларын тотып яки күргәзмә янындагы фото;
Әкият персонажлары янындагы фото;
Әкиятне үзең сәхнәләштергәндәге фотолар;
Библиотекага килеп махсус ясалган рамка белән фотолар; һ.б,һ.б.
Фотоларны үз битегезгә пост итеп урнаштырып катнашсагыз да була.Бу очракта #ТукайһәмМин #ТукайиЯ
#сәрдекбашавылкитапханәсе #сардекбашскаясельскаябиблиотека хештегларын куярга кирәк. Конкурска фотолар кабул итү 30 апрельгә кадәр дәвам ителә. Конкурста катнашучылар арасында лотерея уены оештырылачак. Димәк, бушка лотерея уйныйсыгыз килсә, катнашыгыз!

#ТукайһәмМин
#ТукайиЯ
#Тукай2024
#сәрдекбашавылкитапханәсе
#сардекбашскаясельскаябиблиотека