Сардекбашская сельская библиотека - филиал № 33

Библиотөн акциясе

Зур Сәрдек авыл китапханәсендә кунакта булып кайттык.Китапханә мөдире Шакирова Наилә апа  ызандаш китапханәче-коллегаларны балалары белән бергә, елның иң тылсымлы вакыйгасына- ел саен үткәрелә торган «Библиотөн- 2024» Бөтенроссия акциясенә чакырды! Бергәләшеп искиткеч матур брошкалар ясау буенча осталык дәресендә үзебезгә күп кенә күнекмәләр алдык.Әлеге осталык дәресен Муратова Ландыш апа уздырды.Балалар өчен аерым да кызыклы уеннар-әңгәмәләр оештырылган иде.Барыбызга да рухи ял ясаганнары өчен  Наилә апага чын күңелдән зур рәхмәтләребезне җиткерәбез!.