Гүзәл Галләмова "Зәңгәр кыңгыраулар" романы (дәвамы)
Ышанасы килми: «Бу Минвәли идеме соң?» Кыз, тынлыкта башын аска иеп, зыңгылдаган зур дөнья каршында япа-ялгыз басып калды. Ул капылт кына кузгалды да әле яңа Минвәли үзен көчләргә теләгән караватка барып капланды һәм үксеп елап җибәрде...
Көчледән дә көчлерәк
Классташ егетләр, Хәбибрахман белән Булаттан башкалар, СПТУда укыйлар. Район ерак булмагач, училищега барып-кайтып йөриләр. Хәбир бераз ачылып китте. Училищедан кайткач – терлекләр янында. Телевизордан барлык киноларны карап бара. Клубка чыкмый.
Хәбибрахман белән Булат Суворов хәрби училищесында укып йөриләр. Кайткан чакта игезәкләр янына киләләр. Киемнәре матур, бертөрле, хәрбиләрчә. Аларда ниндидер рухи көч тоела, аралашкач, күңел үсә. Тик сирәк кайталар. Хәбибрахман түш кесәсеннән ак йөзле көләч бер чибәрнең фотосурәтен еш күрсәтә. Горурлана. Минем матурым, ди. Яратуы, карточкасын кадерләп, сак кына тотуында ук күренә. Булат әллә шаярта, әллә чын сөйли: «Әнкәсе ишетсә, эләгә инде аңа. Надюшасы урыс затыннан», – дип елмая. Белмәссең Булатны, ул бит гел елмая, гел шаярта. «Хәбибрахман Баланлы тау түбәсендә таң каршылаганда, кояш чыгышын күзәтмәгән икән, сары чәчле Черемушка кызын күзләгән», – ди. Көлешәләр инде. Яшьлеккә ни аңа? Аннан бергәләп, клубка чыгып китәләр. Минвәли Зөлхәбирә белән көн дә очраша. Классташ кызлар арасыннан бер Зөлхәбирә генә авылда калды. Ә Суфия «Теплоконтроль»дә эшли, диделәр. Аңламый ул Суфияны. Ни өчен шулай тәкәбберләнеп үтә ул аның яныннан? Сыер савасың, диюеме икән?
Классташлар атна ахырында клубта күрешәләр. Суфия Зөлхәбирә булганда, башка төркемгә кушыла, ул китү белән янәдән килә. Шәһәрчә киенергә тырыша, әмма зәвык белмәгәнгә, бар кигәне котсыз күренә. Беренче карашка гына шулай. Үзе белән аралашканда, киеменә һич тә игътибар ителми. Ул күңелдәге бушлыкны очсыз сүзләре белән тутыра. Һәркемне авызына карата. Сөйләгәне җитди булмаганга, гел күңелле. Ә мәдәният йортында үзара кызык тапсаң табасың, тапмасаң – юк. Бәйрәм көннәрендә мәктәп директоры доклад укый, аннан укучылар көче белән әзерләнгән концерт куела. Гадәти көннәрдә, яшьлек хакимлек иткәнгә, уен-көлке үзеннән-үзе ярала, шуңа да рәхәт! Бер уйласаң, Суфия кебек юк-бар сөйләп көлүче, көлдерүче булмаса, шәһәрдән дуслар кайта дип очрашырга ашкынмасаң, клубта ни бар соң? Хәер, кино яратучылар атнаның һәр көнендә диярлек мәдәният йортында. Клуб мөдире Мәрдан инде карт. Нигәдер аны Мәрдан абый дип түгел, Мәрдан карт дип йөртәләр. Мөдир клубны ача да яба. Соңрак япсын өчен хәйләкәр егетләр өстәл уеннарында картлачка уен комары биреп, юри җиңеләләр. Җиңелсә, кәефе бетә – клуб ябыла. Сәнгать җитәкчесе концертлар булганда гына күренә. Тәртип – ташка үлчим. Авыл советы башлыгы клубта эшләргә кеше таба алмый. Сәнгать җитәкчесе вазифасында ике-өч ай эшлиләр дә ташлап китәләр. Сәгыйть Сәйфиев яшьләрне тәртип белән ял иттерә алган клуб хезмәткәренә колхоз кассасыннан өстәмә акча түләргә риза. Бары мәдәниятне ныклы куллар гына алсын! Суфия, әнисе клубта техничка булып эшләгәч, үзен хуҗаларча тота. Янәсе үз кеше!
Классташ егетләр военкоматта кат-кат тикшерелеп йөргән чакта, Хисмәтне армиягә яраксыз дип тапсалар, Хәбирнең быел ук китәчәге билгеле булды. Зөлхәбирә «Хәбирне дә алмасыннар иде» дип, чын күңелдән теләде. Өметләре акланмады. Игезәген армиягә озаткан көн әнисен мәңгелеккә озаткан көн кебек булды. Туганнан бирле гел бергә үскәч, туганыннан аерылу бик авыр иде аңа. Күңеле төште. Бер кешене дә күрәсе килмәде. Минвәли белән дә рәтләп аралашмады.
Ул көнне егет бик хисчән иде. Классташ егетләр көзге каткак юлдан куркып тормадылар, матайларын җигеп районга «Маленькая Вера» киносын карарга бардылар. Кайткач аракы эчтеләр. Барысына да кыюлык иңде. Зөлхәбирәне гел кочасы, үбәсе килде Минвәлинең. Ә кыз, киресенчә, аннан тайчанды. Аның күңеле мөлдерәмә сагыш кына иде. Көч-хәл белән егет кочагыннан ычкынып, кайтып бикләнде.
***
Зөлхәбирә бүгенге кичтә клубка чыгарга, Минвәли белән соңгы кичләрен бергә үткәрергә тиеш. Иртәгә Кадыйрлар йортында озату кичәсе була. Аның икенче көнендә үк Минвәлие ике елга армиягә китеп барачак. Зөлхәбирә ышанасы да килмичә, аш пешергәндә дә, табын җыйганда да тукталып- тукталып уйга калды. Мәрхәмәтсезме әллә бу дөнья? Әле май аенда гына әтисен урамда күргән иде. Җәй уртасында гына кадерле әнисе исән иде. Кара көздә бердәнбер газиз туганы да, ике елга аны ялгызын калдырып, китеп барды. Инде сөйгән яры Минвәли... Кызның күңеле катылана бара. Җиһанга ниндидер үпкә, язмыштан канәгатьсезлек туа. Тәлинкәләрен дә җитез-җитез юа. Нигә болай? Нигә минем белән генә шулай? Зеңгелди җиһан!
Кинәт кемдер артыннан кочты. Кыз акрын гына, аяк очына басып кергән егетне сизми калган иде шул. Куркынып башын борды һәм кочаклаучыны этеп җибәрде. Минвәли икән.
– Ай, нишлисең, ә? Ул кадәр җилпенмә инде, – диде үпкәләгән егет.
– Яле! – Кыз матур итеп кабат кочакларга үрелгән кулларны кабат читкә этәрде. – Аңламыйм мин сине! Мин берсекөнгә армиягә китәм, ә син кочаклатмыйсың да. Кил әле! – Минвәли кочагын җәеп, чын күңелдән елмаеп, Зөлхәбирәне кочагына алып үпмәкче булды.
– Минвәли! Син эчкәнсең дә, ахрысы?
– Аз гына ул! – диде шактый кәефле егет.
– Исе әйбәт үк килә.
– Каты итеп кочаклыйм әле.
Зөлхәбирә каршы килмәде, ләкин аңа бу әрсезлек һич тә ошамады. Минвәли Зөлхәбирәдән каршылык булмагач, иреннәренә үрелде. Тик кыз егетнең бу кыланмышын яратмады, үзеннән этә төште.
– Син мине тамчы да яратмыйсың, ахрысы. Китәм бит инде, син аңлыйсыңмы? Яратып каласым килә. Без синең белән каты итеп яратышканыбыз да юк.
– Без бик яратышабыз бугай. Тагы ничек итеп сөешәсе, ди егет белән кызга?
Минвәли елмаеп текәлеп торды да стенага кысрыклап, кызны үбә, назлый башлады. Утны сүндерде. Караңгылыкта бер мәлгә Зөлхәбирә югалып калды. Егет, кыз йомшарганнан файдаланып, караватка егылуның җаен китерде. Әүвәл курку, аннан ниндидер эчке тетрәнү Зөлхәбирәне бу җиһанда эретеп, зәңгәр диңгезнең йомшак, шаян дулкыннарында тибрәтәсе килә иде бугай. Ул дулкыннар, бер-бер артлы килеп, каршылыксыз бөтереләләр, бер-берсен үз иркенә ала-ала, әүшәләнә-әүшәләнә кушылалар... Минвәлинең көчле куллары кием эченә кереп ныграк капшый, назлый. Зөлхәбирә дулкыннар иркенә бирелә, тирәнрәк чума, рәхәтлеккә бирелә, диңгездә йөзә, бата... Ю-у-ук! Аңны ярып, уй керә: төпкә китәргә ярамый! Ул дулкыннар арасында батмас өчен салулап, ике куллап каршы көрәшә. Ул бит чалкан яткан килеш йөзә икән. Зур дулкын өскә менә, сулыш каплана. Чү, бу куркыныч йөзү! Борын төбендә мыш-мыш килеп бәргәләгән дулкын тәмам күмеп китмәсен, Зөлхәбирә! Ул көчле итеп сулыш ала:
– Әни!!!
Тирә-ягына карый. Ә анда диңгез төбендәге энҗеләр җемелди. «Өскә күтәрел!» Курку каяндыр көч тудыра: «Болай ярамый!» Ул, бар көчен җыеп, диңгез төбеннән күтәрелә – зур, куркыныч дулкынны җиңеп, тәмам өскә чыгу бәхетенә ирешә һәм сулышын томалаган уйнакчан, шул ук вакытта дуамал дулкыннан арыну белән йотлыгып сулыш ала. Кыз чарасыз каушый. Йа Хода, бу төш?! Түшен каплый... Төш түгел, чын лабаса. Тамак төбеннән көчле аваз күтәрелә:
– Юк! Кагылма! Кагылма! – Кыз егеткә суккалый, тагын да ныграк чәбәләнә. – Кыргыйланма инде!
Кызның бар тырышлыгы аягына басу иде. Ниһаять...
– Көтмәссең дә инде син мине, кызый! – Дулкынның көчсезләнүе иде.
– Көтәм, тик кагылма миңа! – Зөлхәбирә сикереп торып, аягына басты, утны яндырды. – Башка болай кыланма! – Кыз дуамал диңгездән дә хәтәррәк ярсый иде, шуңа тавышы да чамасыз көчле. Ул:
– Эчкәч, буеңа сеңдерә бел! – дип ярсып кычкырып җибәргәнен үзе дә сизми калды.
Мондый каршылык, дорфалык Минвәлинең мин-минлегенә тиде:
– Минме исерек?
– Мин алай димәдем. – Кыз үзенең дуамаллыгына уңайсызланды. Егеткә күтәрелеп карамый гына өс-башын тәртипкә китерде, караватны ипләде. Чәчелгән гәрәбәләрне җамаякка салды. Үзенең куллары калтырый, сер бирмәскә тырыша.
– Без клубка чыгабызмы? – Зөлхәбирә җавап көтмәде. Әйтүе дә болай сүз өчен генә. Өстенә киенә башлады.
– Син мине яратмыйсың! Яратсаң, болай итмәс идең. Китәм бит, син аңлыйсыңмы?
– Китсәң, кайтырсың, Минвәли! Көтәм, көтәм, көтәм!
Минвәли үпкәләп, Зөлхәбирәгә карап тора.
– Без чыгабызмы клубка? – дип кабатлый ишек төбендәге кыз.
– Ничек инде син, кунак кешене калдырып, үзең чыгу юлында беренче торасың. Мин кунакка килдем. Синең чыгып барышың, «бар кит!» дию белән бер. Мин синсез армиядә нишләрмен дип уйлап аптырап беттем. Ә син?.. – Минвәли бик каты үпкәләгән чырай ясады.
Зөлхәбирә үзен гаепле хис итте. Башын аска иде. Үзе мичкә сөялде. Мич бик кайнар иде, аркасына хәйран нык кызу үтә, әмма ул түзә...
Минвәли үзен җиңелгән итеп калдырасы килмәде.
– Киттем мин алайса. Сиңа мин китсәм дә, берни түгел икән. Аңлашылды! – Йөзенә нәфрәт чыгарып, ачу белән идәнгә лап-лоп басып, егет өйдән чыгып китте. Утлы ялкын мич эчендә түгел, Зөлхәбирә эчендә дөрли иде бугай. Тораташ сын басып торган килеш «янды». «Дык» итеп ишек ябылганга да байтак вакыт үтте сыман. Миңгерәгән баш, ахыр чиктә, үткән вакыйгаларны төш сыман кабат хәтердә барлады. Ышанасы килми: «Бу Минвәли идеме соң?» – дигән самими уйлар калка. Мәхәббәтле күңел күпме генә акларга тырышса да, вакыйга чын булып күз алдына килеп баса, тәнне калтыравык ала.
Кыз, тынлыкта башын аска иеп, зыңгылдаган зур дөнья каршында япа-ялгыз басып калды. Вакыт саны – кич, пешерде арканы мич, Зөлхәбирә аны тоймый һич. Бәхеткә, ярсыткыч көч янында көчсез, елак хис бар ич. Ул капылт кына кузгалды да әле яңа Минвәли үзен көчләргә теләгән караватка барып капланды һәм үксеп елап җибәрде.
***
Клубка килгәндә, Минвәлинең ачуы бик яман иде. Классташ егетләр, җаен туры китереп, тагын бераз кәгеп алдылар. Егетнең ярсу холкы басылды. Күңеле күтәрелде. Зөлхәбирә онытылды. Клубта «Ласковый май», «Мираж» хитларына биеделәр. Минвәли тирәсендә Суфия рәхәтләнеп бөтерелде. Күп тә үтмәде, Минвәли Суфия колагына нидер пышылдады да дуслары, классташлары белән саубуллашмый гына клубтан парлашып чыгып та киттеләр. Җыр озата калды:
Белые розы, белые розы...
Беззащитны шипы...
Бу ике яшь йөрәк өчен бернинди чикләр юк иде.
Зөлхәбирә боларның берсен дә ишетмәде, күрмәде. Ул елап арыгач, җәелмәгән урында клубка барырга дип кигән өс киемнәреннән йоклап киткән.
***
Озату кичәсенә Зөлхәбирә үзе барды. Минвәли килеп алыр дип көткән дә иде, ләкин ул күренмәде. Тәкәбберлекнең эзе дә юк, Зөлхәбирәдә горурлык бар иде. Әмма ул Минвәлигә булган саф мәхәббәтен дә, Кадыйр абыйсына, Мәдинә әбигә булган хөрмәтен дә горурлык белән бастыра алмады. Бер урамнан ун ел буе җитәкләшеп мәктәпкә йөргән өч кыз: Лилия, Суфия һәм ул Минвәлиләр йортына бергә килеп керделәр. Суфия бүген күңелсезрәк. Хуҗалар Зөлхәбирәгә аерым игътибар күрсәттеләр. Мәдинә әби кочаклап ук алды. Суфияның ачуын китерәсе килми иде аның. Шуңа да Мәдинә әби белән артык озак сөйләшеп тормыйча, кызлар белән бергәләп, табын артына ашыкты. Тик өстәлнең уң ягыннан түргә таба үткәндә, Суфия кинәттән Зөлхәбирә белән Лилиядән аерылып, Минвәлинең уң ягына утырды, Зөлхәбирәгә егетнең сул ягыннан урын калды. Зөлхәбирә Минвәли белән елмаеп исәнләште. Минвәлинең күңелендә дә ачу юк иде кебек. Ул да эчкерсез елмайды. Ә күзләре, күзләре... Анда ниндидер гаҗизләнү, әллә сагышмы, ниндидер уңайсызлану барын тойды. Туган нигезеңнән, әти-әниеңнән, туган илеңнән аерылу авырдыр дип, Минвәли урынына үзен куеп карады кыз. Кайтыр җиргә китсәң дә, җиңел түгел шикелле. Күңеле нечкәрде. Сөю тулы күзләре белән күңелдән генә түгел, тәне белән дә якынрак, терәлебрәк утырды. Суфия да, нишләптер, Минвәлигә елыша сыман тоела аңа. Ә Минвәли шәм кебек төз утыра. «Кичәгегә үпкәләгән, димәк, тамчы да җылылык юк!» Зөлхәбирә күңеленә үпкәле хисләр тулды. Килүенә үкенми, ләкин болай булырга тиеш түгел иде, түгел!
Ашадылар, җылы сүзләр әйттеләр. Зөлхәбирәгә дә сүз бирделәр. Ул: «Үзенә генә әйтәм мин!» – дип елмайды. Ошаттылар бу сүзен, алкышлап алдылар.
Яшьләр клубка чыгып биергә булдылар. Минвәли янәшәсендә атлаган Зөлхәбирәсен биленнән кочты. Кичәге һәм баягы үпкәләр кыз күңеленнән мизгел эчендә юкка чыкты. Минвәлигә наз тулы күзләрен төбәп карады: «Дус кына булыйк, бәгърем! Мин бит сине бик яратам!» Зөлхәбирә аның күзләренә караган саен, нигәдер Минвәли күзләрен читкә алды. Ә клубка килеп җитәрәк Суфия аваз салды:
– Минвәли, калып тор әле!
Минвәли туктап калды. Зөлхәбирә көтеп торыргамы, тормаскамы дигән сыман таптанып торды да, акрын гына атлап китте. Артка борылып карарга горурлык кушмый һәм ничектер уңайсыз да. Атлый торырга булды. Тик арттан тиз генә куып җитеп, биленә кул салучы булмады. Лилия читтән күзәтә иде. Килеп Зөлхәбирәне култыклады. Инде клубка килеп җиттеләр. Ул ишекне ачкан булып, артка борылып карады. Юл уртасында Минвәли белән Суфия әрләшәләр идеме – кызу-кызу әйткәләшкән сыман тоелды. Зөлхәбирәгә Суфияның кыланмышы ошамады, әмма сер бирмәскә тырышты. Лилиянең исә нидер әйтәсе килә, әмма җаен тапмыймы төбәп-төбәп карап тора да, нидер йоткандай итеп куя. Соңгы вакытларда өсте-өстенә килеп чыккан вакыйгалар Зөлхәбирәне күпмедер битарафлыкка әйдәде сыман. Суфиядан тамчы да көнләшмәде үзе. Хаксызлыктан уңайсызлану гына кичерде. Шактый гына торып, клубка кергән Минвәли кәефсез иде. Ә Суфия клубка кермәде. Зөлхәбирә бик сәерсенде. Тын көйгә Минвәли аны танцыга алды. Тик биегәндә, чын күңелдән үзен кочагына алмавы яхшы сизелде. Ни бу? Кичәге өчен шулай һаман үпкәсен оныта алмыймы? Әллә китәсе булганга, шулай күңеле сагышланамы? Шулайдыр, шулайдыр... Ул егетенең кулбашларыннан ныграк кысып, иңбашына башын салды. Рәхәт дулкында икәү тибрәнделәр. Бу клуб түгел, киң җиһан!.. Анда Минвәли дә, Зөлхәбирә генә...
Иртүк торып, булачак солдатны әти-әнисе, Зөлхәбирә, ике классташ егет Казанга озата киттеләр. Шундый авыр булды. Минвәлигә сыенып елыйсы килде кызның. Егетнең әти-әнисе янында улларын кочаклап, елап тору килешле түгел шул...
Кайтканда, киләчәктә каената булырга тиешле Кадыйр «булачак килен»гә булышырга вәгъдә бирде. Һәм сүзендә торды. Ярты еллап, чыннан да, нык кына булыштылар...
– Суфияның Минвәлидән алты айлык авыры бар икән! – Буран тынган иртәдә Зөлхәбирә өчен коточкыч шушы хәбәрне Хисмәт җиткерде. – Армиядән чакыртып кайтарасылар, никах укытасылар, ди, имеш... Башта ул моңа ышанмады. Аннан хурлыклы хис бөтен күңелен биләде...
Йолдыз булып ялтыра!..
Кыш соңгы көннәрдә хәйран тузынды – котырып буранлады. Кар мул яуганга аны як-якка ыргытырга да авыр була башлады.
Зөлхәбирә иртәнге савымнан кайтып, чәй эчте дә капка төбенә кар көрәргә чыкты. Тыгыз, авыр көртне кистереп ала да җилләп еракка ыргытырга тырыша. «ЮМЗ» тракторы белән урам карын эттереп юл салып йөргән Хисмәт бу юлы сәлам генә биреп үтмәде. Кабинасыннан төшеп, классташы белән озаклап сөйләште. Ул Хәбир белән хат алыша. Алар ферма буенда очрашканда, хатта язылганнар буенча гәпләшеп алалар. Бу юлы Хисмәттән ишеткән хәбәр аяктан ега язды аны. Хисмәт бу хәбәрне Зөлхәбирә белә дип ялгышты. Белми иде, белми иде!..
– Суфияның Минвәлидән алты айлык авыры бар икән! – Буран тынган иртәдә Зөлхәбирә өчен коточкыч шушы хәбәрне Хисмәт җиткерде. – Армиядән чакыртып кайтарасылар, никах укытасылар, ди, имеш...
Башта ул моңа ышанмады. Аннан хурлыклы хис бөтен күңелен биләде. Өйгә кергәч, тыела алмыйча, Минвәли көчләмәкче булган караватка авып, тәгәрәп-тәгәрәп елады. Очраклы гына килгән Зәйтүнә апасы тынычландырам дип, киресенчә, бу хәбәрнең дөрес булуын раслады гына. Елаудан туктау белән бар җиһанга күрә алмас дәрәҗәдә нәфрәт күзләре белән бакты. Барысын да күз алдына китерде. Әйе, эштәгеләр башкача карый. Нидер әйтмәкчеләр, ләкин әйтмиләр. Кибеттә арттан озаклап карап торалар сыман. Лилия очрашмаска җай эзли кебек тоелды. Кадыйр абыйның байтактан инде сөйләшкәндә, башы аска иелгән... Их, мин бит боларны ятимә булганга кызганалар дип уйладым. Кызганмасыннар дип, көчле булырга тырыштым. Их! Нинди мыскыл! Бу ярсу, хурлыклы халәттә ятып торып булмый иде – сикереп торды да шкаф тартмасыннан ике пакетка бүленгән хатларны ярсуын тыя алмыйча алып ташлады. Берсендә Минвәлидән килгән хатлар булса, икенчесендә – Хәбирдән иде. Берсе калтыранган куллардан шуып чәчелеп китте. Идәнгә, әйтерсең, корама юрган яптылар. Ак җирлеккә зәңгәрсу җеп белән аңлаешсыз бизәкләр чигелгән кисәк-кисәк корама өстендә басып тора ул. Өзелмәс, нык җепләр белән ихлас йөрәктән тамган хисләр чигелгән иде боларда! Саф иде алар! Ниләр язган иде? Баш эшләми. Бары кыңгыраулар чыңлый! Бары кыңгыраулар аваз сала... Уйлау сәләтен югалтты микәнни? Тукта! Нигә шул кадәр сызгыра ул җиһан? Соңгы айда Минвәли хатлар язмады. Менә хикмәт кайда икән! Оятсыз! Ах!..
«З-з, ч-ч, ш-ш-ш, сь-щ-щ, ц-ц...» Җиһан авазлар көйли! Ниләр сөйли?!. Минвәлидән корсаклы!.. Баш гүли...
Ул сөйгән егетенең барлык хатын ертты, ахыр чиктә йомарлады. Әйтерсең, шуның белән ул аннан үчен, ачуын алды. Сөю хатларын йомарлаган саен йөрәге куырыла, колаклар чыелдый, ерткан саен күңелен хыянәт кисә. Бераздан ул үзенең чын мыскылга калуына төшенде.
– Адәм көлкесе! Ах! Ул бит Суфияны да сөеп йөргән. Сукыр, сукыр икәнмен...
Бер ноктага төбәлде. Күзләре кысылды, иреннәре бөреште. Күңелне чиркандырып, пычрак хис – чиксез нәфрәт ярып керде. Мәгънәсез аваз белән шаулаган тоташ буш дөнья да аны үчекләп, ачуын китерде:
– Ш-ш-ш, ч-ч-ч, щ-щ, ыс-с, ц-ц-с-с-с...
Юк, басып калып булмый иде бу хурлыклы, хыянәтле мәхәббәт каршында – ул кабат караватка ауды. Әле үткән җәй башында гына Яшьлек аланында кулга-кул тотынып йөрүләре, Баланлы тау итәгеннән йөгереп төшүләре, «ялгыш» егылып, бер-берсенә тартылулары, Минвәлинең кыңгырау чәчәк җыеп, бүләк итүе, үбәргә омтылуы, үзенең үптермичә шаяруы – беренче саф мәхәббәтнең матур, бәхетле мизгелләре күз алдыннан үтте. Күз читеннән кайнар яшьләре тәгәрәште. Аннан Минвәли белән аралашкан соңгы өч көн күз алдына килде. «Их! Без өч кызны бергә күргән саен «өчлек союзы» дип үчеклиләр иде ләбаса. Дуслык! Син кая югалдың? Лилия! Бу хәлләрне белә идең дип уйлыйм. Нигә әйтмәдең? Минвәлигә тугрылык саклап, клубка да чыкмадым, шуңа синең белән, Лилия, аралашулар да бик сирәк була иде шул. Таңнан торып, фермага эшкә барасы булгач, иртә ятып йокланылды. Әйе шул, хезмәттәшләрем өлкән хатын-кызлар булгач, өлкәннәр фикере белән яши башладым. Бәлки, шуңа яшь кызлар кебек чытлыкланып, клубта йөрергә теләгем дә булмагандыр. Вакыты да җитмәде бугай...» Күңелдән үз-үзе белән әнә шулай сөйләште ул.
Минвәли китү белән, авыл советы башлыгы Зөлхәбирәне нәкъ өч тапкыр клубка мөдир вазифасына чакырды. Ризалашмады. Аның анда эшләргә теләге юк иде. Әйтерсең, әнисе аңа өйрәтелгән таналарын мирас итеп тапшырган, ә ул ташламаска сүз биргән. Иртән йокыдан торулар авыр булса да, сыер саварга йөрүен дәвам итте ул.
Зөлхәбирәнең өендә, ул теләгәндә генә аваз салучы, баш түбәсендә кыңгырау сыман түбәтәе булган, тере сыман бердәнбер хәрәкәт итүче нәрсәсе – будильнигы бар. Әгәр аны терегә санаса, өй эчендә башка хәрәкәт итүче бер генә нәрсә дә юк. Чәчәк атып утырган гөлләре бар икән, гөлләре! Тагын? Тагын күңеленә сүнмәс яктылык, җылы, көч биреп торган гәрәбәсе бар. Ул өстәлдән үрелеп, гәрәбә алды, куш учында януын-яктыруын карады. Әнисенең еш җырлаган җыры исенә төште. Урында яткан килеш тулы тавышына җыр сузды. Әгәр берәү өйгә керсә, кычкырып җырлап яткан кызны күрсә, тилергән дип кызганыр иде.
Сары-сары гәрәбә,
Югалмасмы әрәмгә?
Егет биргән муенса,
Нәрсә икән уенда?
Йа Ходаем, мин бит бу җырны өйрәнмәгән дә идем, каян җырлый алдым? Әллә фәрештәләр булышамы миңа? Булыша?! Һе, ни дим әле мин? И Аллам, газиз анам язмышын миңа да язган түгелме соң? Анасы атамны үзенә караткан, кызы – минем сөйгән ярымны... Ни бу? Бу ни? Очраклылык юк, диләр. Кабатланган хәл очраклылык булмый лабаса. Зөлхәбирә кабат кычкырып торып җырлап җибәрде:
Сары-сары гәрәбә,
Ярдан түбән тәгәрә,
Су төбендә калтыра,
Йолдыз булып ялтыра.
Их!.. Бөгәрләнеп килеп сулкылдады. Аннан тынып калды. Уйлар гына тынмады. «Егетле-ирле буласың килсә... Ни диде Сәлия түти безгә килгәч? Тукта! Сәлия апа әйткәннең кайчан алтын булганы бар? Очсыз сүздән түгел, халык җырларыннан хикмәт табаргадыр...»
Зөлхәбирә торып утырды. Тәрәзәгә таба борылды, анда йолдызлы күк! Әнисенең дә җаны шул йолдызлар арасында бит инде.
– Әнием! Син шулкадәр көчле булгансың! Кеше күрмәгәндә калтырап еласаң, кеше янында гәрәбәң кебек янып тордың, авылның бер якты йолдызы идең бит син!..
Күңеленә ныклык, көч ургылып керде. Чәй куйды. Гәрәбәләргә төбәлеп, һич тартынусыз чөмереп чәй эчте. Аягы белән генә урындыкны өстәл астына этеп кертте. Гәрәбәне кабат учына кысты.
– Ялтыра, гәрәбә! – диде ул үзалдына. Аннан, «ничек ялтыратырга бу гәрәбәләрне?» – дип, озак кына аларга сокланып карап торды.
Зөлхәбирә җырны тагы бер кат җырлады. Дөньяга битараф хис барлыкка килде. Ул ваемсыз гына урынын җәеп йокларга ятты.
Эш – адәм баласына иң сихәтле дәва. Әле генә томырылып эшләгән хезмәттәшләрнең, ике кулга бирелгән бер эшләрен тәмамлауга, Зөлхәбирәгә сынаулы караш ташлап, күзләре белән бораулаганнары инде яхшы сизә. Зөлхәбирә дөньяны өйрәнеп бара иде: әйтәсе килә боларның, әйтә алмыйлар. Бу карашлар күптәннән каезлый аны. Тома ятим булганга кызганып карыйлар дип, күп ялгышкан икән ул. Хәзер генә аңлады кыз. Димәк, бу вакыйга авылдашлар телендә күптәннән йөри. Юк, Зөлхәбирә, авызыңны да ачма! Сиздермә! Су төбенә төшеп калтыра, әмма җир йөзендә, кеше алдында үзеңне кызгандырма! Минвәлигә булган нәфрәт сыгылмаска көч бирә. Сыгылмаячак! Чөнки күңеленә чиркангыч нәфрәт хисе шулкадәр нык урнашты, хәтта бәгъре катты.
– Кайта торыгыз! Без Зөлхәбирә белән кайтабыз! – диде Мәүва.
Зөлхәбирә аңлады.
Ферма юлыннан авылга табан туры юлга төшкәч, Мәүва тамак кырып сүз башлады:
– Кызым! Син ишеткәнсеңдер инде?
– Ишеттем, бер сүз дә әйтмә башка яме, Мәүва апа! Алар минем өчен дөньяда юк!
– И-и кызым, әниең язмышы сиңа да язылган микәнни соң? Мәхәббәт өчен көрәшәләр! Зинадан ясалган корсагын теләсә нишләтсен! Сөйгән ярны алай тиз генә бирмиләр. Яшьли сөйгән яр гомер-бакый онытылмый. Күңелеңдә төзәлмәс ярасы калыр.
– Ярасын ямармын.
– Ай, балакаем, Халисә кебек бигрәк үҗәт, үзсүзле син! Ир бирмәк, җан бирмәк, диләр. Яраткан егетеңдер бит?!
– Мәүва апа, минем өчен ул юк. Булды! Башка әйтмә!
– Ярар. Уф-ф... Ярар, балакаем... Хәбир язамы?
– Яза! Мин дә язам.
– Ярар, балакаем!
Зөлхәбирә капкадан керү белән күңелендә туган җырны җырлады:
Сары-сары гәрәбә,
Минем йөрәк – мәгарә,
Су төбендә калтыра,
Тау башында ялтыра.
Иллә дә рәхәт булып китте Зөлхәбирәгә. Җыр юаныч кына түгел, үзең җырлаганда, куаныч та була ала икән. Болдырга баскач, иркен итеп сулыш алды. Көн туды. Хәйран яктырып килә. Бу яктылык кыз күңеленә дә күчте. Ул үзалдына усал гына елмаеп куйды. Кем әйтә аны горурлык начар хис дип?
(дәвамы бар)