Нәбирә Гыйматдинова Шундый инде без... (1)
-1-
Көн-төн уйлады Галиб, көн-төн! Ләкин һич кенә дә уеның очына чыга алмады. Чүлмәк хәтле генә бәләкәй башында гүя меңләгән умарта корты гөжли иде. Шура әгъзалары белән киңәш-табыш итим дисә - шымчы Вәҗүд астан гына кисеп аяк чалачак. Ниһаять, бер әрсез уй күченнән аерылып лепкәгә "кунды": нокта! Шунда тукталырга кирәк!
Ул өстәлдәге тартманың нәни төймәсенә бармак очын тидерде.
- Мирзам, кер!
Ярдәмчесе ишек төбендә генә торган кебек "ә" дигәнче каршысына килеп тә басты.
- Ни боерасың, бабам?
Галиб ярты бүлмәне биләгән төсле экран өстендәге япманы идәнгә шудырды.
- Мин сиңа бабай түгел, мин - Остаз!
- Гафу, Остаз!
- Күк җисемнәренең хәрәкәтен һәрдаим күзәтәсеңме, Мирзам?
- Күзәтәбез, баб... Остаз! Тәртип!
- Тәртип, тәртип! - диде Галиб үртәгәндәй. - Хаос дигән әшәке чир күк киңлекләренә дә йокты. Әнә, кайбер иярченнәр отыры аза, бүтән җисемнәрнең коткысына бирелеп үз сукмагыннан тайпыла. Күзәтүчеләргәҗиткер: чарасын күрсеннәр!
Остаз телескопның сыңар күзенә текәлде. Йа Кодрәтле Аллаһ! Тудырсаң да тудырырсың икән шундый гүзәл сурәт! Галәм бизәкле яулык бөркәнгән чибәр кызга охшаган иде. Кайчакта сары, кызыл, аксыл йолдызларны җыеп уч төбендә җылытасы килә. Бу матурлык җуелмыйча мәңге-мәңге саклансын иде! Чү, күңел нечкәрде, ә аңа хисләнергә ярамый иде.
- Үгез йолдызлыгы соңгы арада артык нык кабына, яктысыннан күз сукырая хәтта. Сәбәбе ни? Тикшердегезме, Мирзам? Әллә үзен Кояш дип саташамы икән, очындык!
- Кораб юлладык, нәтиҗәсен көтәбез, Остаз.
- Адашкан йолдызларны да бераз тыярга иде. Галактика үзәгендә күпме карт, кырыенда күпме яшь йолдыз тезелгән, шуларның исемлеген яңартыгыз!
- Яңартырбыз, Остаз.
- Һәр нәрсә исәп ярата, Мирзам!
- Ярата, Остаз, ярата.
- Попугай төсле артымнан кабатлама, Мирзам! Мин әйткәннәрне колагыңа киртлә. Бөек Кодрәт безгә зур вазифа йөкләгән: миллионлаган планета арасыннан күзәтүче итеп сайлаган, бүтән тереклек ияләре белән чагыштырсаң, нәкъ менә безне генә зирәклек, җитезлек, тапкырлык ягыннан өстен куйган, нәкъ безне генә зиһен, акыл, сәләт белән бүләкләгән.
- Рас, Остаз, рас! Безнең белән ярышырлык, хәтта ки безнең белән тиңләшерлек бер генә җан иясе дә юк!
Галиб экранны япма белән каплады. Сүз озынга сузылды, ә аны кыскартмасаң, лепкәдә безелдәгән баягы "корт" очып китәргә мөмкин иде.
- Мирзам, без Җир шарына иң якын урнашкан мәмләкәт. Гасырлар дәвамында без, ягъни центаврлылар,Җир төркеменә кергән Меркурий, Венера һәм Марс дусларыбыз белән тыныч кына яшибез. Юпитер, Сатурн, Уран һәм Нептун кебек гигантлар әллә кайчан аларны тузанга әйләндерер иде, бәс, бездән шүрлиләр, без ачулансакмы, без... - Тукта, тагын читкә авыша! Ярдәмчесен бөтенләй башка максат белән чакырган иде лә! - Җир димәктән, анда ни хәлләр икән, Мирзам?
Баягы тиргәлүдән айнымаган егет авызын гына ачкан иде, Галиб кисәтеп өлгерде:
- Дөресен генә сөйлә! Бизәкләмә-чуклама!
- Нәрсә диим икән, Остаз... Дөнья яралганнан бирле анда сугышлар тынмый. Башта кыргый кабиләләр ук-җәяләрдән атышкан, аннан халык исәя-исәя балта-сәнәккә, аннан утлы коралга ябышкан. Эволюция, Остаз! Бүген алар атом дип шашына. Илләр белән илләр бозылыша. Бер-берсенә яныйлар, бер-берсенең бугазын чәйниләр. Адәм куркыныч зат, Остаз! Үзләре үк Җирнең көлен күккә очырмагае, дим. Киләчәк турында кайгырту юк. Галим-голәмәләренең "мин-минлеге"нә шаккатырлык. Аң дәрәҗәләре искиткеч түбән. Космосны өйрәнәбез дип, махсус үзәкләр оештырганнар. Имеш, галәмдә тагын алар кебек акыллы җан иясе бар микән, тикшерәләр. Көлеп үләрсең, Остаз!
- Болар миңа күптән таныш, кичә генә тумадык, яңалыкларың искергән, Мирзам.
- Аптыраганнан әйтәм, Җирдә көн саен талаш, үтереш!
- Һе, аларны иманга китереп булырмы икән? Ахмак кына үзенә чокыр казый, - диде Галиб, өметсез тавыш белән. - Без дә гаепле. Беренчедән, вакытында ялгышларын төзәтмәдек, җае белән акылга килерләр дип өметләндек. Икенчедән, бүтән җисемнәр белән булашып, Җиргә игътибарны киметтек.
- Без аларны гел хәвеф-хәтәрләрдән саклыйбыз, ничә мәртәбә җәнҗалчы тышкы планеталар һөҗүменнән коткардык. Әллә кисәтү рәвешендә генә үзләрен әзрәк селкетикме, Остаз?
Хуҗа ярдәмчесенең җилкәсеннән шапылдатты:
- Тимә, бичара Җир болай да бик еш тетри.
- Кайсыдыр ки планета узынса син кызганмыйсың, маңгаена чиертәсең, ә Җиргә нигәдер тел-теш тидертмисең, Остаз. Сәер!
- Мирзам! Бу безнең гәпнең кереш өлеше генә, инде уртасын-азагын тыңла. Борынгы хәритәдә Җирнең сул канатын биләгән татай улысы тамгаланган...
- Хәритә пыяла шкафта, кертимме? - дип ярдәмчесе урыныннан купмакчы иде, Галиб туктатты:
- Без аны хәтердән йомык күз белән дә укыйбыз. Син яшь, синдә элеккеге чорлар турында мәгълүмат аз, ә миндә - йөз дә егерме биш яшьлек картта ул тау хәтле. Заманында татай көчле дәүләт тоткан. - Хуҗаның күзе нурланып янды, ул шәкертенә дәрес биргәндәй дәртләнеп сөйләргә тотынды. - Бабалары батырларның батыры саналган, дошманына каршы яу чапканда атларның тоягыннан ут чәчелгән! Күкрәгендә арыслан тибенгән татайның! Ызгыш-талашларны өнәмәгән ул, таш кальгалар төзегән, сәүдә иткән, көмеш-алтын койган, чәчкән-урган, балалар үстергән, нәсел үрчеткән. Халык бәйсез булган, ирекле булган, үз көен көйләгән, үз җырын җырлаган. Ә бүген татай дигән кавем кем? Кул-аягы богауланган әсирме? Хокуксыз колмы?
Сораудан битәр бу җан авазы иде. Онытылды Галиб, онытылды. Хис ташкыны ярыннан ташып акты... Әнә, күңел төпкеленә чумган сер, йомычка төсле, дулкыннар кочагында чайкала. Хәер, ярдәмчесе берни дә сизмәде, егет мактанырга дип үз чиратын көтә иде.
- Аның каруы мин, синең әмерең белән, хәзерге татайларның көнкүрешен, гореф-гадәтләрен, холык-фигылен өйрәнгән идем, Остаз! Хәтерлисеңме?
- Һе, өйрәнгән ди берәү! - Галиб саран гына елмайды. - Ничәдер тәүлеккә җиргә иңдем дә, зу-ур гыйльми хезмәт язарлык хәзинә тупладым дисең инде. Юк, егетем, синең татайлар турында белемең бик сай әле.
Галиб уң кулыннан уй-ниятен яшермәскә тиеш иде. Моңарчы ярдәмчесе аның һәр йомышын карусыз үтәде. Бабай белән онык туганлык җепләрен өзелмәслек итеп үргән иде.
- Сиңа яңа планета ошыймы, Мирзам?
- Хи, ошамаган кая! Тикмәгә генә аны "җәннәт почмагы" дип атамадык бит, Остаз! Елга-күл сулары сабый баланың күз яшедәй саф-чиста, урман-кырлары ямь-яшел, кара туфрагы ашлы, бөртек төртүгә бодае-арышы тишелә. Болынында аллы-гөлле йөзләгән төрдәге күбәләк канат җилпи. Ул исәпсез-хисапсыз чәчәк!
- Бөек Яралтучының кодрәте киң, барлыкка китерүче ул! Хәзер безгә бу гүзәл аймакны тутырырга кирәк, Мирзам. Мин аны җирдәгеләргә тәгаенләдем.
- Җирдәгеләргә?! - Ярдәмчесе колагын уды. Янәсе, ялгыш ишетә.
- Әйе, яңа урынга Җирдән күчерәбез, Мирзам.
- Шура әгъзалары белән килештердеңме? Алар ни ди, Остаз?
- Сиңа мәгълүм, кайбер карарларны мин үзбаш кына хәл кылам!
- Әйе, син безнең хөрмәтле хуҗабыз, исемең дә хаким дигәнне аңлата, Остаз.
- Аптыраш, планетада ике мең чамасы милләт яши. Җәннәткә кемнәр тиенер икән? Инглиз, француз, кытай, япон, негр...
- Санап интекмә, - диде Галиб. - Анда татай вәкилләре төпләнәчәк! Болай эшлибез, син теге чактагы кебек кабат Сыер исемле авылга сәяхәткә җыен, Мирзам. Сәнгать кешесе булып. Озакка. Араларында бутал, күзәт һәм иң акыллы, иң тырыш, иң булдыклы яшь парны барла. Шушы икәү яңа планетада хөр һәм бәйсез дәүләтнең нигезен корачак. Ары таба аларның сәясәтенә тыкшынмабыз, ярдәм генә күрсәтербез. Әүвәл яшьләр "җәннәт почмагы" белән танышсын, соңыннан халык санын ничек ишәйтәләр - алар ихтыярында. Йөзәрләгән кораб туктаусыз адәм ташыр.
- Әкә-ә-мә-әт... - Егет бу хәбәрдән тетрәнгән иде.– Сы-ер-га, Сы-ер-га, - диде ул, иҗекләп. - Хуп, Остаз! Таныш авыл. Бурычым да җип-җиңел. Ышанычың өчен рәхмәт!
- Киресенчә, бурычың авыр синең, сөенмә, Мирзам. Яшь пар тарафыннан минем дүрт шартым үтәлергә тиеш.
- Нинди шарт ул, Остаз?
- Беренчесе: яшь пар татай гаиләсендә милли рухта тәрбияләнсен, икенчесе, алар без татай дип горурлансын, өченчесе, һәр туган сабыйның теле "әти, әни" дип ачылсын! Дүртенчесе, ил күләмендә татай теле дәүләт теле дип игълан ителсен!
-2-
"Бурычың авыр, сөенмә..." Мирзам пошаманга калды. Төптән уйласаң, шулай икән: авыр. Җирдә бер төн кунуың да ун елга тиң! Анда син бүген тере, иртәгә мәет! Адәмнәр бернидән дә тайчынмый, аса-кисә, сыта-изә. Сыер урамнарына бал сылаганнармыни, Остаз икенче тапкыр инде нәкъ шушы авылны сайлый. Югыйсә, татай бөтен дөньяга сибелгән! Моннан егерме ел элек япь-яшь егет Сыерда тукталган иде шул. Халык авыз иҗаты өйрәнә, имеш. Чын дөресен әйт, беркем дә ышанмас иде. Кунакчыл иде татайлар, һәр йортта йә каймаклы катык, йә итле бәлеш, йә пәрәмәч белән сыйладылар. Яратты ул ачык йөзле, киң күңелле әби-апалар белән мәзәк сөйләп көлдергән тешсез абзый-әзиләрне! Балактан йомшак кына тешләгән усал этләренә кадәр сөйкемле иде. Айга борын чөеп өргәндә бу хайваннарның күзе яшьләнә, димәк алар нәрсәдер сизенә иде... Эт җаны гына димә икән. Сыер - хәтергә тирән уелган иде. Бер явыз метеорит, авылга якынлашканда, Мирзам аның юнәлешен үзгәртеп, казак даласында шартлаттырды. Татайлар өчен нинди генә изгелекләр эшләмәс иде дә... Шура әһелләре Җир планетасын өнәми, әгәр Галиб остаз тыймаса - әллә кайчан нур белән өтеп куырырлар иде. "Шура" да хаклы анысы: әдәпсез бәндә бөтен тирә-юньне пычракка батырды.
Хуп, хуп, Мирзам "күршеләр"гә юл саба ди. Шунысы гаҗәп, Остаз меңләгән кавемне читкә тибәреп татайга өстенлек бирә. Аның да Сыердагы яшьләренә! Әйтерсең үзе шунда туып-үскән! "Йә, телеңә салынма, кушканны үтә!" - дип егет корабның маршрутын билгеләде. Әзерлек тиз булды: киҗе-мамыктан тукылган кием-салым арка капчыгына салынды. Унлаган төймә белән бизәлгән беләзекнең вазифалары төрле-төрле, берсе - зәңгәр төстәгесе Остаз белән элемтә чарасы - аеруча кыйммәт иде. Тик менә йөз-кыяфәт мәсьәләсендә Мирзам икеләнде. Ике метрлы биокамерага кереп яткач тән төзелеше табибы Мараж:
- Битеңңе ник үзгәртәсең? - диде.
Һа, Мирхам өймәс борын сиңа ком тавын ишә ди! Җир сәяхәте Остазның җиде йозакка бикләнгән сере иде.
- Кирәк! - диде ул, кыска гына.
- Кем буласың? Аксакалмы? Урта яшьләрдәге ир-атмы? Үсмер егетме?
Җир исәбе белән исәпләгәндә Мирзамга утыз сигез яшьләр тирәсе иде.
- Хм... Кырык дисәк?
- Мәйлең, Мирзам!
Айлиягә дә шушы чама иде. Чү, нишләп бу оялчан кыз бала хәтер сүрүен ерта соң әле? Ике дистә ел элек ул егеткә мәхәббәт авыруы йоктырган иде. Әгәр дә мәгәр Мирзам тагын Сыер авылында атна-ун көн яшәсә, моның азагы фаҗига белән тәмамлана, ул җир кызын ярәшә иде! Шыр тиле! Сак хезмәте башлыгы аларны Центаврга якын да җибәрмәячәк, һавада ук очкычны аска мәтәлдерәчәк иде. Сизгер Остаз, бәлки корабка тидертмәс, ләкин Мирзам вөҗдан газабыннан яртылаш картаер иде. Ник дигәндә, Җиргә карата таләпләр каты, һәр сәфәрдән соң "тәлинкә" махсус сыекча белән чистартыла, ә сәяхәтче тәүлек буе күзәтү астында ята, чөнки иң куркыныч "дошман" - Җирдә мыжлаган вирус иде. Йогышлы чир таралса - тиз генә тамыры корымый бит аның! Әлбәттә, галимнәр бер-бер әмәлен табар да иде, әмма моңа күпме вакыт сарыф ителер, күпме көч түгелер, нәтиҗәдә үтә дә мөһим яңа ачышлар артка чигерелер, иң аянычы -бернинди даруларсыз үскән сау-сәламәт Центавр нәниләренең каны вакциналар белән агуланыр иде. Күрәсең, ул чакта яшь кенә булса да, Мирзам барысын да бизмәндә үлчәгәндер. Тикмәгә генә оялчан кыз белән аерылышмаган бит инде...
...Йөз-бит "ясалгач" егет экранга баккан иде, аңа зур авызлы адәм заты каш җыерды.
- Нишләп авызымны су буе ердың, Мараж?
- Ха, үзең кыяфәтем җирдәгеләргә тартым булсын дидең. Ә анда, әфәндем, бирәннәр төсле тыгыналар. Алар ашар өчен генә эшли, ашар өчен генә яши, шуңа күрә авызлары зурдин-зур!
Егет колагын капшады.
- Монысы да әкәмәтнең әкәмәте! Гайбәт тыңлый-тыңлый Җирдәгеләрнең колагы әрекмән яфрагыдай киңәйгән дип шыттыр тагы! Уф, Мараж!
Ахырдан табиб белән килеште Мирзам. Үзгәрү аның файдасына иде. Сыерда халык ушлы, аны хәтерли булыр. Бигрәк тә Айлия! Туташ (бәлки бүген ир хатыны, бала анасы) егетне төсмерләп тә танырга тиеш түгел! Мөгаен өздереп сайраган "май сандугачы"н ул кат-кат йөрәгеннән сызгандыр, ә менә егет озак "авырды", озак... Яулык чите белән иренен каплап: "Яратам" дигән кыз төшләргә кереп җәфалый иде.
...Урман аланына "кунган" зәңгәрсу кораб яшен тизлеге белән киредән күккә атылып күздән югалгач кына, Мирзам аркасындагы биштәрен рәтли-рәтли, тар сукмактан атлады. Вак кына язгы яңгыр сибәли иде. Авылга табан илткән юл исә лыкыр балчык иде, егет аяк киемен салып һәм дә чалбар балагын сызганып май аеның соңгы пычрагы белән көрәшкә ташланганда гына урман авызында, мичен якканмыни, төтенгә уралган йөк машинасы күренде.
- Сыергамы? - диде ирен читенә бармак калынлыгы тәмәке кыстырган шофер. - Әйдә, бырат!
Кабинага үрмәләп менгән Мирзам:
- Безгә ут капмасмы икән, агай? - дип шаяртты.
- Калхуз сәләмәсе, майны күп яндыра! - Агай рульне җитез бора, тәгәрмәч астыннан пыркылдаган балчык кисәкләре тәрәзә пыяласына чәчри иде. - Муртайса да, авылга хезмәт итә үзе. Икәү бергә картаябыз. Кафил, син бит пинсәдә, чебеш-тавык кына асрап үз рәхәтебез өчен генә яшик ди карчык. Фи, ир-ат шөгылемени ул, мәйтәм, мин сиңа әтәч мәллә, тавыклар белән тирестә тибенергә, мәйтәм.
Егет ирексездән юлдашына карап алды. Авызы зур, эче тулы сүз... Татайларда артык күп сөйләгән кеше турында: "Сүз боткасы пешерә", - диләр. Пешерә агай, пешерә...
- Мондый баткаклыкта чүт кенә ялы да комачауламас иде дә, әнә бит сайлаулар алдыннан ысмутр дигән шайтан туе уздыралар. Авыл белән авыл ярыша. Кем яхшы җырлый, кем яхшы бии - жүри бәяли, ди. Җиңүчегә афтабус бирәләр, ди. Безгә какрас кирәк, ун мәктәп баласын ташырга, әртистләрне йөртергә и тудыйм-судыймга. Әртистләр дигәч тә шәһәрнекеләр түгел лә, үзебезнең Сыерныкылар.
Мирзамның да авызы зур, аңа да сүз кыстырырга вакыт иде.
- Җиңәбез дисеңме, агай?
- Фи, тәккә генә тугыз чакрымдагы Әлпәргә эрпитисәгә ташыйммыни?! Ду куптаралар, малайгынам!
- Әлпәрдә кем өйрәтә?
- Җырчы Шакир. Радиудан ишеткәнең бардыр, "Карурман"ны шәп яңгырата. Пинсәдә хәзер, туган авылында төпләнде. Мәйтәм, Сыерда сәләмә генә җырчы кисәге дә юк бит. Клубта эшләрлек. Түләү начар шул, минем энекәшнең улы ярты ел маташты, аннары җиде меңгә ничу ыштан туздырырга дип калага тайды. Нинди җүләр тиен-миенгә яллансын ди!
Мирзам:
- Мин ялланам! - дигән иде, шофер әз генә сулы чокырга төшеп батмады.
- Кит! - Юлдашының ачудан күзе шарланды. - Түгәрәк күмәч сыярлык авызыңны җәеп миннән көлмә, яме?! Син Аргы оч Зөбәрҗәтнең шәһәрдәге стиләгә кияве бит! Шыр алдакчы! Жәлләп кенә утырттым үзеңне, җүнсез. Былтыр латарийга җиңел машина отасың дип, ике йөз тәңкәдән унбиш билет саткан идең миңа, тәгәрмәч тә тәтемәде! Әрекмән колагыңны тартып өзәм хәзер, алдакчы! - дип уң кулын рульдән ычкындырган агай куркыныч иде, егет тиз-тиз генә түш кесәсеннән таныклыгын чыгарды.
- Без Илдус исемле, агай! Сезнең авыл клубына эшкә билгеләделәр.
- Эһе, атың бүтән икән шул, - диде дөбер-дөбер кайнаган шофер кисәк сүрелеп. - Тач Зөбәрҗәт кияве үзең! Игезәкләр диярсең, Ходайның хикмәте. Нәстә майтарырсың икән клубта, бырат?
Сәнгать җитәкчесе дисәң, агай мәгънәсенә төшенмәс, аның өчен җыр белән бию генә бар.
- Мин - хор җитәкчесе, - диде Мирзам, тапкырлыгына куанып.
- Менә сиңа мә! Оҗмахта - хур кызлары, Сыерда - хур җитәкчесе. Гаҗәеп тә соң бу дөньялары!
Алдашу - түбәнлек иде, теленнән саескан очырганда Мирзамның чәч төбенә кадәр кызарды. Тик нихәл итәсең, ялган - бердәнбер чара, аның каравы, тиздән татайлар: "Без монда хуҗа", - дип күкрәк киереп яшәрлек үз дәүләтенә тиенәчәк иде. Халык авыз иҗатын туплаганда ул байтак хикмәти әйтемнәр отты. Татайлар: "Ялганның койрыгы кыска", диләр, шәт өч ай эчендә Мирзам-Илдус койрыгыннан тоттырмас, талантлы артист кебек үз ролен оста башкарыр. Нәрсәгәдер өйрәтеп артык чиләнәсе дә түгел бугай, әгәр "әртистләр" иренмичә, тугызар чакрымга йөри икән, димәк, дәрманлы халык.
Шофер:
- Иптәш хур җитәкчесе, клуб авыл уртасында, син лутчы ары таба җәяү генә тәпилә, - дигәч, егет, рәхмәтләр яудырып төшеп калды. Тәбәнәк агач клуб янында аны Айлия каршылар төсле иде. Тамаша! Иске бинаны сүтеп, аның нигезендә маңгаена "Мәдәният йорты" дип язылган яңа сарай бастырганнар иде. Мирзам ишек яңагына кадакланган такталардагы исемнәрне укый-укый коридор буйлап барды. "Почта", "Китапханә", "Җирле үзидарә рәисе", "Медпункт" ише төрле оешмаларны сыендырган йортның клуб директоры Фәзилә Әүхәдиева кысрык кына бүлмәне биләгән иде. Мирзам исәнләшкәндә үк чамалады: бүлмәгә өреп тутырылган таза хатынның үзеннән битәр тавышы сыймый, тавыш диварларны дерелдәтеп коридорга ишелә иде.
Дәвамы бар.