Ринат Мөхәммәдиев Ак кәгазь нидән саргая... (1)
Беренче тарих
1
Мәскәү астындагы исәпсез-хисапсыз бистәләрнең берсендә, ниһаять, үземә тыныч һәм җылы бер почмак таптым. Язу өстәле артында каләм белән кое казып утырудан тәмам туйгычтын, табигать кочагына чыгасың, әйләнә-тирә урам һәм тыкрыклардан, урман сукмакларыннан саф һава сулап бер урап кайтуга ни җитә! Бу урманнарда әүвәл гөмбә, җиләк, сихәтле үләннәр җыйганнар, куян, төлке һәм бүре ише төрле кыргый җәнлек-җанвар арлы-бирле чабулап йөргән дип сөйлиләр. Бүген исә кая карама, анда төзелеш бара, әле кичә генә чыршы-нарат үсеп утырган куелыкларда сарай арты яңа сарай калкып чыга. Йортлар күккә ашкан, таш коймалар биек, урамнар тар. Каршыңа ник бер кеше очрасын икән дә, хәл белешеп, ник бер адәми зат сәлам бирсен икән. Ә машиналар... берсеннән-берсе затлырак машиналар, тыз да быз узып кына тора. Аларда кем утырганны күрәм димә, тәрәзәләре чем кара булыр.
Аның каравы, сине белүче һәм танучы юк монда, анда-санда очраганнар да бер-беренә сәлам-фәлән биреп тормый. Һәркем үз дөньясына кереп бикләнгән. Әллә адәми зат, әллә аларның өрәкләре генәме – һич белгән юк. Син дә рәхәтләнеп үз уйларыңа бирелеп йөрисең, үз-үзең белән бәхәсләшәсең һәм туйганчы фикер алышасың.
Көндәгечә, тар тыкрыклар буйлап берьялгызым ипле генә узып барам. Чү, колагыма ишетлдеме, кемдер дәште кебек...
– Улым, – дигән тавыш ишетелгән тарафка борылып карадым. Рус телендә әйтелде шикелле. Әмма, кайсы гына телдә әйтелсә дә, җанга рәхәтлек бирә торган җылы сүз. Җиденче дистәгә якынлашып килгән көннәреңдә “улым” дип дәшсеннәр әле үзеңә!
Юлдан беркадәр эчкә кертеп салынган бу өйне, каршысыннан күпме үтеп-сүтеп йөрсәм дә, шул көнгәчә искәрмәгәнмен. Ул башка йортлардан үзенең җыйнаклыгы һәм агачтан салынганлыгы белән аерылып тора. Түбәсе беркадәр кыйшая төшкән һәм каралты-курасы да шактый ук таушалган кебек. Таш пулатлар арасында адашып калган шул кечкенә өйнең капка төбендә орчык кадәрле генә, чандыр гәүдәле бер карт утыра. Абайламый да узып баруым икән – дәшүче шул булган.
Туктала төшеп, кулымны югары күтәрдем, үземә күрә сәлам бирүем инде. Ә ул мине җавап бирде дип уйлады булса кирәк:
– Ишетмәдем бит, улым, – дип, кулын колагына куйды.
– Сәлам бирүем иде, – дидем. Һәм шундук хатамны төзәтергә ашыктым. – Исәнмесез, бабай, хәлләрегез ничек?
– Колагым каты шул, якынрак килә алмассыңмы, улым.
Якынлашмый чарам калмаган иде.
– Көн дә шушы вакытта үтеп-сүтеп йөрисең, башың түбән салынган була, бер-бер борчу яисә кайгың бармы әллә, улым?
– Юк, агай, барысы да яхшы. Ходайга шөкер, зарланырга сәбәп юк. Шулай йөрергә гадәтләнелгән булса кирәк...
– Алай гына икән, ярый, – дип, тамак кырып куйды ул. – Мондагы кеше түгелсең ахры, соңгы арада гына күзгә чалына башладың...
– Сез хаклы, бу якларга соңгы арада гына килеп чыктым.
Сүзләремне ишетте кебек, әмма җавап бирергә яисә бер-бер сүз кыстырып куярга ашыкмады. Күзләрен чекерәйтеп һаман сынап карап торуында булды. Бу кем икән дип, уйга бирелдеме, әллә кемгә дә булса бер-бер таныш-белешенә охшаттымы үземне? Сизәм, күреп торам ич, тикшерепме тикшерә: аяк очымнан баш түбәмә тикле барлап чыкты.
Андый чакта кемнең күңеле кырылмас икән...
– Ярый, агай, мин юлымда булыйм. Сезгә исәнлек-саулык... – дип, кузгалырга, юлымны дәвам иттерергә җыенган идем инде, капылт кына сүземне ярты юлда бүлдереп куймасынмы.
– Александр Иванович, – дип, урыныннан чак кына кузгала төшеп, миңа таба кулын сузды. Торуын тормады, әлбәттә, аның өчен урыннан тору җиңел түгелдер, сизәм. Әмма, үзенчә ихтирам күрсәтүе иде булса кирәк.
– Ринат, – дидем. Мин дә кулым бирдем. Уң кулыма өй кыегыннан салынып төшкән бер уч салкын боз кисәкләрен учлап тоткандай булдым.
Минем исем көтелмәгән иде булса кирәк, ул аны ничектер сәер кабул итте. Беркавем ни әйтергә белми торды кебек хәтта.
– Ринат... Ринат...– дип кабатлады артымнан.
– Нәрсә, Александр Иванович, бу исемне беренче кат ишетүегезме әллә? – дип сорарга мәҗбүр идем. – Безнең татарларда бик таралган исем бу.
– Сезнең татарларда... – диде ул суза төшеп. – Татарда нинди генә исем юк.
Тагы ниләрдер әйтергә иде кебек исәбе, әмма ни сәбәпледер, үзен тыеп, ярты юлда туктап калды.
Аның соңгы сүзләре һәм әйтергә җыенып та әйтми калган сүзләре күңелемә шырпы булып кадалды. Үз халкыма, кемнән-кемнән, әмма шушы бетәшеп барган карттан да тискәре мөнәсәбәт сиздереп, бу хәлгә түзеп торасым килми иде бер дә. Тавыш чыгарырга да уңайсыз. Кулым селтәп китәргә дип борылган идем инде. Шунда, ябыштырып куелган кебек утырган җиреннән, таягына таянып, уф-аһ килеп торып ук басмасынмы...
– Ашыкма әле син. Вакытың булса бераз сабыр итә күр, – диде ул гозерләп.
Ул түгел, колагым ишеткәннәрдән мин егылып китә яздым. Александр Иванович дигәнебез миңа татарча эндәште түгелме соң?.. Үз колагыма үзем ышанмыйча югалып калдым. Авызым ачкачтын да әйтер сүз таба алмый тордым байтак кына.
– Ничек? Сез татарча беләсезме?.. Кайда, кайчан өйрәндегез?
Лып итеп кире урынына утырды ул, күрәм, аягөсте басып тору авыр иде аңа. Һәм эскәмиянең бер читенәрәк елышты, үзе белән янәшәдән урын тәкъдим итәргә җыенуы булган икән.
– Шулай басып тору килешми, утыр булмаса, күп вакытыңны алмам, – диде карт.
Уемда булмаса да күрсәтелгән урынга утырырга мәҗбүр булдым. Үпкә-сапка онытылды, кызыксыну биләп алды үземне.
– Татарчагыз шундый чиста, кайчан шулай сөйләшергә өйрәндегез, Александр Иванович?– дидем. Бу сорауның авызымнан рус телендә чыгып очканлыгын соңара төшеп кенә абайладым. Әңгәмәдәшемә җиңелрәк аңлашылсын диюем булгандыр. Ни генә әйтмә, “Александр Иванович” белән сөйләшәм ич...
– Өйрәнмәдем, – дип, сүзен кыска тотты. Әллә сорауны ошатмады, кинәт кырыслана төшкәндәй тоелды ул миңа, урынлы-урынсыз дип әйтимме, берничә мәртәбә тамагын кырып куйды.
Миннән болай гына котыла алмассың инде абзый, дип уйлап куйдым. Үзең чакырып китердең, янәшәңнән урын тәкъдим иттең, сорауларыма җавап тапмый торып китү юк инде ул хәзер. Кызык ич...
– Сез бит әле генә минем белән саф татарча сөйләшә башлаган идегез... “Өйрәнмәдем”, дисез...
– Чит телне өйрәнәләр, ә туган телне өйрәнмиләр, беләләр... – диде ул, мине шул сүзләре белән чираттагы мәртәбә хәйран калдырып.
– Ә исемегез – Александр Иванович, – дип, төпченүемне дәвам иттем мин.
– Әйе, ышанмасагыз паспортымны күрсәтә алам, – дип, кесәләрен үк капшарга керешкән иде инде, таба алмагач көлемсерәп куйды. – Өйдә калган. Күпме яшәп, капка төбендә паспортның кирәге чыкканы юк иде шул әлегәчә.
– Юк-юк, кирәкми. Керәшен татарларыннан да дус-ишләрем аз түгел минем. Ышанам.
– Каян таптың аны, мин бит сиңа үземне керәшен димәдем кебек.
– Юк, алай димәдегез, әмма... – дип, сүземне бүлдем, урынсыз төпченүдән туктарга вакыт җиткәнлеген аңладым шунда.
Әмма, тел очымда байтак кына сораулар эленеп калган иде әле. Сүзсез дә аңладымы, ул сорауларга үзе үк җавап кайтарырга кирәк тапты агай. Шактый өлкән яшьтә булуына да карамастан, фикерләре аек, сүз сөреше ачык иде аның.
– Рус яисә чуаш та түгел. Мөселман да түгел... – диде, һәм берара дәшми торганнан соң ачыклык кертте. – Чын татар, әтием дә, әнием дә Казан кешеләре иде.
– Ә сез? – дигән сорау чыгып ычкынды авыздан. Тел йөгәнсез ич.
– Кешеләр белән рус телендә сөйләшәм. Руслар арасында үстем һәм яшәдем, дуслар таптым, аралаштым. Ә хәзер менә берьялгызым көн күрәм. Мәчет-фәлән күргән кеше түгел. Әти-әниемне бик аз хәтерлим. Озын гомерле булмадылар. Эштән киткәнемә дә унбиш ел чамасы узды кебек. Кем белән сөйләшим, айга ике тапкыр кибеткә барып киләм, ә бер мәртәбә почтальён пенсия китерә. Рус хатыннары икесе дә – кайгыртучан һәм тәрбияле кызлар.
– Ә татарча кем белән сөйләшәсез?
– Үзем белән үзем сөйләшәм. Бала чакта әти-әни белән сөйләшкәнмен. Менә хәзер сезнең белән...
– Кызык, – дидем, баш чайкап. – Үзең белән үзең сөйләшеп буламы?..
– Башыңа төшсә – башмакчы булырсың, ди торган иде минем әни, – диде ул, мине чираттагы мәртәбә хәйран калдырып. Тел белү, аны онытмау бер хәл, күр инде син аны, ничек урынлы итеп халык әйтемнәре һәм мәкальләреннән файдалана.
Гадәттә, сөйләшкән саен сорау кими бара торган була, ә монда, очраклы рәвештә юлымда очраган бу карт белән хәл белешкәндә, нәкъ киресенчә килеп чыга түгелме? Ул җавап бирә... Ә аның һәр җавабы бер түгел, әллә ничә яңа сорау уята. Хуш, кайсы милләттән булуын ачыкладым да ди, ә “мөселман түгелмен” дигәнен ничек аңларга киңәш итәрсез... Үземнең дә “мин мөселман” дип, күкрәк кагып кычкырып йөргәнем юк анысы. Ә күңелдә бар ич, ата-бабалардан килгән изге ышану, әхлак, иман, яшәү рәвешенең нигез тамырлары шунда барып тоташа түгелме?!. Мөмкин, кешенең башка диндә булуы да ихтимал. Дөнья булгач төрле хәлләр була. Гаепкә алырга җыенмыйм берәүне дә, ата-баба динен алыштырган кешеләрне дә очратырга туры килгәне бар. Исеме русча яисә бөтенләй чит-ят халыклардан алынган исем белән яшәүчеләрнең очравы да яңалык түгел. Кем генә юк бу дөньяда... Шулай да, ә нигә әле сорау бирмәс борын, “мөселман түгелмен” дип кистереп җавап кайтарырга кирәк булды икән?.. Мин бит аның дингә мөнәсәбәте белән кызыксынмадым кебек.
– Александр Иванович, сез нәрсә, чиркәүгә йөрисезме әллә? – дип, сорарга мәҗбүр булдым. Гаеп итү түгел иде уемда, бу сорауны мөмкин кадәр кече күңелле булырга омтылып бирергә тырыштым.
– Каян алдың, – дип, шелтәле, кырыс караш ташлап алды. – Син үзең шуннан кайтып килми торгансыңдыр бит...
Карале, ничек сөйләшә! Җавап эзләп кесәгә керә торганнардан түгел бу абзый... Килде-китте кеше булырга ошамаган күренә...
– “Мөселман түгелмен” дидегез, шуңарга соравым.
– Дин белән, аеруча мулла-мунтагайлар белән алыш-бирешем юк, – диде ул кистереп. Бер уңайдан, бу хакта өстәмә сораулар биреп тинтерәтмә энем, ярыймы, дип тә әйтүе дә булды сыман.
– Аңлашылды, – дидем. Аңардан бигрәк үз-үземә әйттем кебек.
Ул тагы елмайгандай итте һәм үзалдына уйлана төшеп, бер-ике мәртәбә мәгънәле генә итеп, тамак төбен кырып алды.
– Аңлавын аңламадың инде. Бәхәс кузгатып та торасың килми, шулай бит... Мин үзем дә сүз куертырга теләмәгәндә шулай итәм.
– Сизәм, – дидем, шулай да. – Бер-бер дин әһеле белән арагызда низаг-фәлән чыккан булса кирәк. Шуңарга кул селтәгәнсез.
Башын чайкап алды карт.
– Ә сез гөманларга оста икәнсез... Дөрес сукалыйсыз, – диде ул, йомшара төшеп. – Һәрнәрсәнең үзенә күрә бер сәбәбе яисә очы була.
– Шулай, – дип, җөпләргә ашыктым. Бу серле картны сөйләштерәсе, аның серләрен бераз гына булса да сүтәсе килү теләге көчле иде бит. Максатым шул. – Димәк, сезне бер-бер дин әһеле рәнҗеткәнгә охшаган?
– Алар белән эш иткәнем булмады, күргән-белгән кешеләрем түгел.
– Ә ни өчен шулай катгый рәвештә баш тартасыз үзләреннән? Хәзер бит, ышанамы-юкмы, һәркем динле булып китте. Президент кадәр президентлар чиркәүгә йөри... Аннан бит әле дин әһелләре белән алыш-биреш итми генә дә Аллаһның кодрәтенә ышанырга, иманлы булырга мөмкин.
– Иман – башка нәрсә. Сез мине имансызга чыгармый торгансыздыр бит?
– Аллам сакласын, алай димәдем. Сезгә, үземнән өлкән кешегә, хөкем чыгарырга минем, гомумән, хокукым юк. Сәбәп тә күрмим әлегә. Әмма...
Әйтергә теләгән сүземне ничегрәк итеп әйтергә икән, дип уйлана төшеп торган арада, үзе елгыр гына эләктереп алмасынмы. Кибеп бетәшкән карт диген син аны менә...
– Аңлашылмый торган кеше, дип әйтергә телисеңдер... Бер дә очратканың булмагандыр шул минем кебекләрне...
– Сезнең белән иркенләп, ачыктан-ачык, чишелеп бер сөйләшергә иде дә бит, Александр Иванович.
– Сөйләшәбез ич менә...
– Юк, бу сөйләшү түгел, Александр Иванович. Табышмак яисә мәсьәлә чишеп утыргандай хис итәм мин үземне. Инде менә ни гомер сөйләшәбез, бер сорауга да төпле-башлы җавап алгангым юк.
– Менә ничек икән, – дип, тавышын көчәйтә төште ул. – Нашатырь да сиптем – йон да чыкты, булмый торгандыр ул. Мин бит әле синең хакта да, исемеңнән башка бер ни белмим, ишетмәдем кебек. Ә син инде барлык сорауларыңа да җавап табарга җыенасың. Шул ниятең тормышка ашмаганнан эчең дә поша башлады түгелме? Кызык килеп чыга бу...
– Соң чиктә без бит әле икебез дә татарлар.
– Ташла аны, татарның да ниндие генә юк. Татар барда – хәтәр бар, дип тә юкка гына әйтмәгәннәрдер.
Килешергә телимме-юкмы, ризалашырга мәҗбүр идем. Бу абзыйның серләренә ачкычны алай җиңел генә табып булырга ошамаган күренә...
– Ярар, – дидем, китәргә вакыт икәнлекне белгертергә теләп, – тагы бер күрешербез әле. Каршы килмәсәгез, сөйләшеп тә утырырбыз. Инде кайда яшәгәнегезне дә беләм.
– Ә мин белмим, – диде ул. – Белсәм дә, файдасыз, өйдән ерак китә алмыйм. Аяклар бик авыр хәрәкәтләнә. Туксанны тутырабыз инде, боерган булса...
“Боерган булса...”сын колагыма элдем. Имансыз-фәлән кеше түгел бу, андыйга ошамаган, серле һәм бик катлаулы язмышка дучар ителгән кеше булуы да ихтимал, дип нәтиҗә ясадым үзалдыма. Һәм, һичшиксез, тагы күрешүгә ышанып, хушлашып, үз юлым белән китеп барырга туры килде.
– Көн дә шушы вакытларда һава суларга капка төбенә чыгып утырам мин, – дип, озатып калды ул.
2
Шәһәрдә яшәүчеләр мине аңлар, монда көннең ничек узганын сизми дә каласың. Хәер, көн генәме, кайчак атна һәм айлар да күз ачып йомганчы артта кала. Шул арада кылган эшең яисә гамәлең булса бер хәл, еш кына тик тә утырмадым, ничек узды соң әле бу көннәр, дип баш ваткан чакларың да була.
Күрешүне айларга сузмадым сузуын, әмма ике атна чамасы заман үтеп киткән иде инде. Шәһәр читендәге бистәгә килеп чыккачтын да, вакытын туры китереп, мин таныш урам һәм тыкырыклар буйлап йөреп кайтырга уйладым. Ялгышмаганмын, серле танышым, ягъни Александр Иванович үз урынында утыра иде. Теге вакыттагы сыман капка төбендәге такта эскәмиядә. Ул мине абайламады әлегә. Утырып торуына да карамастан ике кулы белән таягына таянган, ә күзләре аска, аяк очына текәлгән, тирән уйга чумган иде булса кирәк. Шул рәвешле куырылып утыргангамы, ул тагы да кечерәеп калгандай тоелды бу юлы.
Тукталдым. Әмма, рөхсәт сорамыйча, янына барырга кыймадым. Мине күрәсе, сөйләшәсе киләме-юкмы, белеп булмый ич. Беренче очрашуда шактый ук кырыс һәм туры сүзле кеше булып хәтергә уелып калган иде. Ә хәзер, менә шулай читтән карап торганда, ничектер, кызганыч. Мин тукталган сукмактан аның капкасына аз дигәдә җиде-сигез адым ара булгандыр.
– Александр Иванович, хәлләрегез ничек? – дип дәштем үзенә. Ишетмәде кебек. Башын күтәрергә ашыкмады.
Өч-дүрт адым якынлаша төшеп яңадан кабатладым шул ук сүзләрне. Ишетте. Сак кына башын күтәрде. Ләкин танымады, ләм-мим сүз катмады. Болайга киткәч, янәшәсенә үк барып басырга туры килде. Татарчага күчтем.
– Әллә танымадыгыз инде димме... Хәлләрегез ничек, Александр Иванович?
– Ә-ә, син икәнсең, татар-малай, – диде ул, ниһаять, җанлана төшеп. – Мин инде сине югалткан идем, килмәде, дип нәтиҗә ясаган идем... Килеп чыгуың яхшы булган, көне дә бик матур, утыр, бераз урман һавасы сулап ял итеп кит, – дип, бер читкәрәк тайпылып янәшәсеннән урын тәкъдим итте.
Таныш-белешләр буларак, хәл-әхвәл белештек. Көзге көннәрнең матурлыгы, шәһәрдән бик ерак җир булмаса да бу якларда һаваның чисталыгына мөнәсәбәтебезне белдердек. Бу уңайдан фикерләребез уртак икән. Әмма байтак кына барыбер җанлы әңгәмә кора алмый азапландык.
– Үзегез генә яшисез ахыры, Александр Иванович, – дип әйтеп куйганмын, тора-бара сүзне каян башларга белми утырган бер мизгелдә. Сүз булмаганда – сүз булсын, исәнме, кодагый, дигән сыман килеп чыкты инде ул.
Җавап бирергә кирәк тапмадымы агай, тамак кырып кына алды, дәшмәде. Бу исә минем каршыда аның дәрәҗәсен шактый күтәрә төште. Карт булса да, беркатлы кеше түгел, кистереп үз фикерен әйтергә, турыдан ярып сөйләшергә күнеккән.
– Яшегез дә бара, ялгызың бик кыенга туры килә торгандыр, дип әйтүем,-дип, бераз ипли-сипли төштем соравымны.
– Ялгызлык – минем бердән-бер куанычым, – дип әйтеп ташламасынмы.
Аның бу фикере белән кем килешер иде икән, мин дә дәшми кала алмадым.
– Ялгызлык куаныч булмый торгандыр. Бәгрәк тә сезнең яшьтәге кеше авызыннан, нәрсә-нәрсә, андый фикер ишетермен дип башыма китермәс идем. Бу сезнең үз-үзегезне тынычландырырга яисә акларга тырышу гына түгелме?..
– Исемеңне кем, дидек әле?
Берочтан миңа кырыс караш ташлап алырга да өлгерде.
– Ринат, дидек...
– Менә нәрсә, Ринат энем... – дип, шундук аңлатырга да кереште ул. – Бу дөньяда абсолют дөреслек юк. Һәркем үз тәҗрибәсеннән, үз язмышыннан чыгып фикер йөртә. Мин үз фикеремне берәүгә, шул исәптән сиңа да тагарга җыенмыйм, әмма шулай уйларга хакым бар дип беләм. Килешәсеңме-юкмы, анысы синең эш...
– Килешәм, – дими чарам булмагандыр. Өлкән кешегә ихтирам күрсәтергә дә кирәк бит әле. Берочтан үзалдыма чираттагы мәртәбә тагы нәтиҗә ясарга да өлгердем: “Югары белемле, югары интеллектка ия кеше булырга ошаган бит бу... Сүз эзләп кеше кесәсенә керми, фикерләре эзлекле һәм катгый. Әңгәмәдәшенә яраклашу турында уйламый, әйтәсе сүзе бар икән – турыдан яра...”
Ә ул тынычлана һәм йомшара төшеп дәвам итте.
– Мин бу араларда сине бик еш кына искә алдым. Минем әти-әни телендә шулай чиста, матур итеп сөйләшүчене байтак гомерләр очратканым юк иде инде. Очрасалар да, Александр Иванович белән, йә, кем татар телендә сөйләшә башлар икән?.. Теге юлы да күп сораулар бирдең. Сизеп торам, бүген алар тагы да ишәйгән булырга ошый.
– Юк, мин һич кенә дә сорау алырга дип килмәгән идем...
– Күзләреңнән күреп торам.
– Сораулар юк түгел анысы. Сез үзегез бик серле кеше күренәсез кебек.
– Бер нинди серем дә юк. Язмыш шундый, энем, язмыш шундый булып чыкты. Ә язмыштан узмыш булмаганны беләсең.
– Ишеткән бар, – дидем мин, битарафлык күрсәткән атлы булып. Һәм үзалдыма тагы бер кат аның тел байлыгына сокланып куйдым. Татарчасына...
– “Ялгызлык” турында әйткәнем ошап бетмәде инде үзеңә. Ә бит минем шулай дип әйтергә хакым бар. Күз алдыңа китерә аласыңмы, мин гомерем буе ялгыз. Малай чакларымнан бирле. Олыгайгачтын да ялгызлыкны кулай күрдем. Ялгызлыктан үзенә бер тәм табып, ялгызлык белән сөйләшеп, киңәшеп яшәргә күнекмәгән булсам мин инде әллә кайчан җир куенында ята идем.
Үз сүзләренә мөнәсәбәтемне белергә теләпме, шул мәл башын күтәрә төшеп текәлеп миңа карап куйды ул.
– Нәрсә диим, Александр Иванович, килешеп, баш кагып утыра алмыйм. Башка сыймастай авыр нәрсә – ялгызлык турында сөйлисез ич. Мин булдыра алмас идем... Әмма сезне игътибар белән тыңларга әзермен.
– Кызыксынсаң – тыңла. Кызыксыз булса, әйтерсең, шунда ук тукталырмын, – диде ул. Ә үзе кулындагы таяк очы белән бертуктаусыз аяк тирәсендәге яшел чирәмне тырный. – Сиңа бу көнгәчә берәүгә дә сөйләмәгән серләремне чишәм.
– Мине шундый ышанычка лаек саныйсыз икән, рәхмәттән башка сүзем юк...
– Ышанганга түгел, – дип кистереп куйды шунда ук. – Ышаныч яулау өчен, ким дигәндә, бер пот тоз ашарга кирәк бергә-бергә. Ә без җүнле-башлы танышлар да түгел.
– Әйе, нибарысы икенче кат күрешүебез.
– Нигә сөйләргә булдым? Үзем дә белмим. Гыйбрәт булсын дип тә түгел. Безнең халык гыйбрәтләрдән узган, ул үз хаталарына бәя биреп, аларны анализлап, алардан гыйбрәт алып яшәргә күнекмәгән. Әйе, мин үзебезнең хакта, татарлар турында әйтәм! – дип искәртергә, басым ясап узарга кирәк тапты ул шул мизгелдә. – Бәлки, башка сөйләр кешем булмаганга сөйли торганмындыр, сүз сыйдыра торган кешегә охшагансың. Татар кешесе булганың өчен сөйлим. Күптән очраткан юк иде үзебезнең телдә сөйләшкән-аңлашкан кешене... Күреп торасың, мин бит урман кешесе – шәһәргә чыкмыйм соңгы араларда, аннан да минем янга килергә дип ашкынып торучылар күп түгелдер. Һәм һичкемне моның өчен гаепләмим, үзем сайлаган язмыш, бу ялгызлыкка мин үзем ирештем. Үз көчем һәм үз тырышлыгым белән...
“Тынгысызлана... Бик нык дулкынлана, – дигән нәтиҗә ясадым үзалдыма. – Юкса, ул монда көн дә чыгып утыра булса кирәк. Эскәмия астында ике аяк эзеннән шомарып беткән такыр җир шул хакта сөйли. Ә аның әйләнә тирәсе ямь яшел чирәм, монда бу көнгәчә таяк белән үлән актаручы булмаган...”
– Игътибар белән тыңлыйм, Александр Иванович.
– Хәтерлисеңдер булса кирәк, мин сиңа теге юлы дин әһелләрен өнәп бетермәвем турында әйткән идем. Өстәп тагы шуны әйтим, язучыларны, әдәбият-сәнгать тирәсендә чуалучы галим-голамәләрне дә җенем сөйми...
Башка китереп суктылармыни... Ирексездән, як-ягыма карангалып алдым. Бу минем кем булуым, ни белән шөгыльләнүемне белеп сөйләшә түгелме соң?!. Әллә үзем белән, юри генә, танымаган чит-ят кеше булып мәчеле-тычканлы уйнарга җыенамы?.. Каракның бүреге яна, дигәндәй, бит очларым кызышып куйды, колак яфракларым кызарып чыкты булса кирәк. Шунда телеңне тыеп, теге кем әйтмешли, күтеңне кысып кына утырырга иде дә бит. Көтелмәгән шул сүзләргә җавап буларак, авыздан чыгып очмасынмы:
– Ярый әле язучы түгелмен, юкса...
– Юкса, менә шушы таяк белән бер сыптырган булыр идем үзеңә, – дип, зәһәр очлы таягын һавада бер болгап алды ул. Юк, шаяру-көлүнең эзе дә күренми иде аның сүзләрендә һәм үз-үзен тотышы да табигый.
– Ә нигә дип яратмыйсыз соң сез аларны, язучыларны дим... Галим-голамәләр һәм язучыларның кайчан, кемгә зыяны тиде икән, һич аңлый алмыйм... Революцияның ни тегесен, ни монысын алар ясамады, илне алар таратмады, кешене кычкыртып талаучылар да алар булмады ич...
– Сорауларыңны бирми тор, ярыймы. Кызыксынам, дидең, тыңла.
Кеше авызын шул рәвешле томалап куярга оста да соң үзе! Күренеп тора, һич тә тормыш арбасыннан төшеп калган затка охшамаган.
– Тыңлыйм...
– Минем әти биш буын мулла нәселеннән. Казанда иң дәрәҗәле һәм алдынгы мәдрәсәләрнең берсендә белем алган зыялы кеше була ул. Революциядан соң Көнчыгыш педагогия институтында укыта, доцент буларак студентларга белем бирә. Татар әдәбиятын, аның тарихын өйрәнеп китаплар яза, гыйльми конференцияләрдә катнаша, алай гына да түгел, үзе дә шигырьләр, милли театр өчен пьессалар иҗат итә. Татар фолькларын өйрәнә, гыйльми экспедицияләрдә катнашып, бик кыйммәтле мирас туплый. Кыскасы, егерменче-утызынчы елларда, үзе укыткан студентлар арасында гына түгел, татар дөньясында киң мәгълүм булган күренекле шәхескә әверелә...
Шул урында, иркенләп сулыш алырга теләпме, әллә нәрсәнедер әйтергәме-әйтмәскәме икән, дип икеләнеп, төртелеп тордымы, ул беразга сүзсез калды.
Ә мин исә колагым ишеткәннәрдән инде әллә кайчан телсез калдым. Чак сорау арты сорау яудырырга керешмәдем үзенә. “Фамилиясе нинди булган, исеме... әллә шуның улымы син?” – дип әйтергә ачкан авызымны ничек тыеп кала алдым. Үзем дә белмим.
Картның күңеле сизгер, ул минем күңелдәге үзгәреш һәм тойгыларны сизмәде түгел, сизде. Тагын бер мәртәбә сынап карап куйды үземә.
– Нәрсә, кызык түгелме? Бу хакта ишеткәнем бар, дип әйтергә җыенасыңмы? Яңалык түгелдер, әлбәттә. Бу хакта күп яздылар ич соңгы араларда. Белгәне дә, белмәгәне дә яза, сөйли. Заманасы шундый...
– Сөйләгез, сөйлә, мин тыңлыйм...
– Аңладым, – диде ул, катгый бер нәтиҗә чыгарып. – Аның исемен-фамилиясен белергә телисең, шул турыда уйлап куйдың... Кирәкмәс, азапланма, аның хакында синең ишеткәнең юк. Күптән онытылды, халык һәм ил хәтереннән күптән җуелды инде аның исеме. Йөзәрләгән-меңәрләгән кешеләрне оныттык шул рәвешле, әйтерсең, алар бу якты дөньяга тумаган, гаилә кормаган, җәмгыятькә файдалы һичбер эш майтармаган...
– Кеше китә, җыры кала, диләр бит. Үзен оныта төшсәләр дә хезмәтләре, кылган гамәлләре кала кешенең...
– Кайда кала, ә кайдадыр бик тиз оныталар.
– Дөрес сөйлисез, нәрсә-нәрсә, хәтер ягы безнең халыкта бик кыска шул.
– Халыкта түгел гаеп, гаеп синдә, миндә, безнең ишеләрдә.
– Нигә алай дисез? Мин үзем татар авылында туып, урта белемне татар мәктәбендә алган кеше. Әтиегез исемен дә ишеткән булуым ихтимал...
“Мин – язучы, татар әдәбияты тарихын һәм шул дәверләрнең иҗтимагый фикерен җентекләп өйрәнгән кеше” дип әйтәсем бик килсә дә дәшми торуны артык күрдем әлегә. Ул бит мине бу уңайдан кисәтеп тә куйган иде. Арканы тимер таяк белән кашытасы килми. Шаярып сөйләшә торган кеше түгел, инде үзем дә инандым, бу серле картның безнең язучы халкына мөнәсәбәте чын-чынлап уңай түгел. Ни өчен шулай икәнлекне генә аңлый алмыйм әлегә.
– Әти-әниемнең исем-фамилиясен син белмисең, башыңны ватма, – диде ул, бу хакта сүз шуның белән тәмам дигәнне аңлатып. – Татарлар күптән онытты инде аларны. Искә төшерүче юк...
– Сез каян беләсез, бәлки ялгыша торгансыздыр. Хәзер бит тарихны, аеруча шул дәверләрне өйрәнү модага кереп бара кебек.
Көтмәгән-уйламаган сорау биреп куйды ул шунда:
– Син нәрсә, Казанда яшисеңме әллә?
– Казаннан киткәнемә инде егерме ел булды. Үземне, Нижгар егетләре әйтмешли, “мәскәүче” саныйм.
– Менә шул, – дип, кеткелдәп көлеп алды ул. “Мәскәүче” дигәнем күңеленә хуш килде, ниндидер хатирәләрне искә төшерде булса кирәк. Әмма, читкә тайпылмыйча сөйләвен дәвам итте. – Ә минем, урманда яшәсәм дә, өемдә һәрчак татар радиосы сөйләп тора. Инде хәзер телевизорларын да карыйбыз. Көн-төн татарча җырлыйлар... Җырчылары күп, ә җырлары бик аз. Рәшит Ваһаповка, Илһам Шакировка, Хәйдәр Бигичевка алмаш күренми әлегә. Шигырь-фәлән дигәннәре дә Тукай-Такташлардан бик ерак. Ә галим-голамәләре ярарга тырыша, депутатларны, хакимият тирәсендәгеләрне мактыйлар күбрәк, безнең халык һаман шулай куштан, һаман искечә сукалыйлар... Килешәсеңдер? – дип, күтәрелеп, чираттагы мәртәбә күземә текәлде карт. Шул рәвешле, кинәт, син бөтенләй көтмәгәндә-уйламаганда карап куя иде ул, сискәнмәс җиреңнән сискәнерсең.
Бу аның сынап каравы иде. Һәм ул җавап көтә... Аның фикерләре белән, нигездә, килешсәм дә, турыдан-туры хупларга кыймадым. Каршы килеп, бәхәскә кереп китсәм, аның миңа булган ышанычын югалтуым ихтимал. Минем бит әле үзенең, әти-әнисенең язмышы турында бик күп мәгълумат ишетәсем, бик күп нәрсәләр беләсем килә. Ул сөйләгән саен җавапсыз сорау һәм табышмакларым артканнан арта гына бара бит әлегә... Шуңарга да турыдан туры чын ялганга күчүдән башка чарам калмагандыр.
– Мин бит, Александр Иванович, радио һәм телевизорлар белән бигүк дус түгел, – дидем. – Карасам да, шул яңалык һәм футбол матчларын гына карыйм. Ә Казан миндә, гомумән, күрсәтми.
– Гаҗәпләнмим, – диде ул, шундук хуплагандай итеп. – Бер син генә түгел, күпләр шулай хәзер, телевизор карамый, радио тыңламыйлар. Көндәлек мәшәкатьләргә чумып яшәгән кеше өчен милләт проблемалары соңгы чиратта хәзер. Нигә ул бездә шулай? Үзем дә аңлый алмыйм. Ә бит үз-үзен хөрмәт иткән халык, иң элек корсагын түгел, милләтенең язмышын, аның киләчәген, мәдәниятен, туган телен кайгыртырга тиеш иде кебек...
Дәвамы бар.