“Герой шагырь- М.Җәлил”
Ядегәр авылы “Тургай” балалар бакчасына йөрүче балаларны М.Җәлилнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштырдым. Балаларга М.Җәлилнең “Карак песи”, “Куян”, “Әтәч”, “Маэмай”, “Күке” шигырьләрен укыдым. Бикмухаметов Аяз М.Җәлилнең “Бүреләр” шигырен башкарды.
“Герой шагырь- М.Җәлил” дип исемләнгән китап күргәзмәсе янында шагырьнең китапларына күзәтү ясадык.