“Биючегә сүз әйтмәгез, бии-бии остара”
24 нче май көнне 1 сыйныф укучылары белән “Биючегә сүз әйтмәгез, бии-бии остара” исемендә әдәби музыкаль кичә уздырдым.
Балаларга бию тарихы, аның төрләре һәм юнәлешләре турында мәъглүмат бирдем. Төрле халык биюләре, аларның киенү үзенчәлекләре турында сөйләдем. Кичә ахырында балалар белән ”Pango” япон халкы биюен өйрәндек, балаларга бик ошады.