Ядыгерьская сельская библиотека - филиал № 31

Һәр һөнәр мактаулы

 15 нче март көнне 3,4 сыйныф укучылары белән “Һәр һөнәр мактаулы” исемендә уен- дәрес үткәрдем.

Максат:  Укучыларны төрле һөнәрләр, һөнәр ияләре белән таныштыру. Хезмәт кешесенә хөрмәт тәрбияләү.

 Һөнәр турында мәкальләр, шигырьләр тыңладык.

“Серле тартма” уенында укучылар тартмадагы предметның кайсы һөнәр иясенеке булуын аңлаттылар.

 Укучылар белән һөнәр турында, алган белемнәрне ныгыту өчен “Һөнәрләрне төркемләп урнаштырыгыз” уенын уйнадык.

Дәрес бик бик күңелле узды, укучылар бу дәрестән үзләре өчен күп мәгьлүмат алдылар.