Гүзәллеккә кеше хуҗа
Максат: Табигатькә сакчыл караш, туган ягыбыз табигатенә мәхәббәт хисләре тәрбияләү.
Уен башында “Табигать һәм кеше” әкиятен тыңладык, анализ ясадык. Уенны “Брейн- ринг” формасында үткәрдек. Уенда укучылар сорауларга, табышмакларга җавап бирделәр. Уен “Угадайка” тартмадагы ( табигый һәм табигый булмаган) әйберләрне 1 мин. вакыт эчендә кул белән тотып белергә тиеш.
- Сораулар.
- Музыкаль конкурс. ( Исемендә “ми”, “ре” нотасы булган үсемлекләр)
- Кара тартма. ( Куллар белән генә ,карамыйча, тартмада ниләр бар)
- “Дүртенчесе артык”( Каен, юкә, сирень, имән)
- Ситуацияләр.
- Үсемлекләр мәкальләрдә һәм әйтемнәрдә.
- Шаян табышмак сораулар.
Э.Авзалованың “Белмим нәрсә белән бетәр” шигырен укучыларга укып нәтиҗә ясадык.