“Дәүләтебез флагы” шөгыль, занятие
22 август - Россиянең Дәүләт флагы көне уңаеннан “Тургай” балалар бакчасына йөрүче балаларга “Дәүләтебез флагы” дип исемләнгән шөгыль үткәрелде. Россия Дәүләте флагының тарихы, төсләренең мәгънәләре турында балаларга гади телдә аңлаешлы итеп аңлатылды. Балалар белән флаг рәсемен кисеп ябыштырдык.
Чараның максаты:балаларда төрле уеннар аша туган илебезгә мәхәббәт, горурлык хисе тәрбияләү.