“ Пушкин әкиятләре буенча сәяхәт”
6 июнь- рус халкының йөзек кашы- язучы, шагыйрь Александр Сергеевич Пушкинның тууына 219 ел уңаеннан Олыяз авылы китапханәсендә Олыяз урта мәктәбендә оешкан лагерьга йөрүче укучылар һәм аларның тәрбиячеләре белән берлектә “ Пушкин әкиятләре буенча сәяхәт” исемле поле чудес уены оештырдык. Уенга сайлап алу сораулары, уен барышындагы сораулар-барысы да Пушкинның тормыш һәм иҗат юлы, аның әкиятләре буенча төзелгән иде. Уен барышында укучылар үзләрен бик яхшы яктан гына күрсәттеләр, чөнки бик катлаулы сорауларга да тиз генә җавап бирделәр. Шуның белән алар үзләренең белемнәрен, Пушкинның иҗатын яхшы белүләрен һәм китап укырга яратуларын күрсәттеләр. Барысы 30 бала катнашты.