“Гаилә-бәхет ачкычы”
15 май-гаилә көне уңаеннан Олыяз авылы китапханәсендә “Гаилә-бәхет ачкычы” исемле әдәби чара үтте. Бәйрәмгә берсе мәктәпкә, икенчесе балалар бакчасына йөрүче апалы-сеңелле, апалы-энеле укучылар чакырылган иде. Бәйрәм барышында укучыларны гаилә төшенчәсе, гаиләдәге, туганнар арасындагы мөнәсәбәтләр, тәрбия турында әңгәмә алып барылды. Шулай ук гаиләгә карата булган мәкальләр, әйтемнәр белән таныштык. Мәктәпкә һәм балалар бакчасына йөрүчеләр арасында конкурслар да булды. Һәрбер укучы үзенең гаиләсе, гаиләләрендә булган традициялар, хоббилары турында сөйләделәр.
Укучылар “Минем гаиләм” дигән темага рәсемнәр дә ясадылар.