“Чүлмәктәге чәчкәләр”
“Чүлмәктәге чәчкәләр”
Олыяз авылы китапханәсендә эшләүче “Оста куллар” түгәрәгенә йөрүче балалар белән китапханәче Камалиева Сөмбелә “Чүлмәктәге чәчкәләр” исемле поделка ясады. Балалар белән беренче шар, җеп һәм клей –ПВА белән кокон ясадык һәм киптерергә куйдык. Кокон кипкән вакытта гофрированный кәгазьдән чәчәкләр ясадык. Кокон яхшылап кипкәннән сон, эчендәге шарын алып, коконга чәчәкләр ябыштырдык. Балалар зур кызыксыну белән эшләделәр һәм бик матур поделкалар килеп чыкты. Барлыгы 15 бала катнашты.