Олуязская сельская библиотека - филиал № 28

“Әкияттә кунакта”

 

20 апрель көнне “Библиосумерки” акциясы кысаларында Олыяз авылы китапханәсендә “Әкияттә кунакта” исемле кичә үткәрелде. Кичәнең  максаты: әкияткә карата кызыксыну уяту,балаларны әкият иленә сәяхәт аша кечкенәдән инсафлы, әдәпле, мәрхәмәтле, ярдәмчел итеп тәрбияләү.

Кичә башында китапханәче Камалиева Сөмбелә укучыларны төрледән-төрле әкият китаплары, аларның авторлары, төрле  халыкларның  әкиятләре белән таныштырды. Укучылар үзләренең яраткан әкиятләрен укыдылар, сөйләделәр. Укылган һәрбер әкияткә укучылар белән анализ ясадык: уңай һәм тискәре геройларны билгеләдек,аларга характеристика бирдек. Соңыннан балалар үзләренә ошаган әкият геройларын ясадылар Барлыгы 10 укучы катнашты.