“Тылсымлы китап иле”
2 апрель- балалар китабы көне уңаеннан Олыяз авылы китапханәсендә “Тылсымлы китап иле” исемле әңгәмә үткәрелде. Укучылар белән бу көннең кайчан, кайда барлыкка килүе хакында, балалар китаплары, авторлары хакында сөйләштек. Укучылар үзләренең иң яратып укый торган авторлары, китаплары турында сөйләп киттеләр һәм үзләренә ошаган әсәрләрен укып та күрсәттеләр. Әңгәмә барышында Р. Миңнуллинның “Әни, мин көчек күрдем”, “Алма бабай”, Х. Халиковның “Сакчы күркә”, Ә. Гаязовның “Мин бәләкәй бит әле”, Л. Лероннын “Җил көймәсе” Р. Вәлиеваның “Ак песи”, Г. Тукайнын “Су анасы”, “Шүрәле”, Ш. Галиевның “Шәвәли шуклыгы”, А. Хәлимнең “Кыяр караклары”, Һ. Такташның “Тәүфыйклы песи” китапларына күзәтү ясадык һәм укыдык.Барлыгы 10 укучы катнашты.