“Шашка ярышы”
Укучыларның язгы каникул вакытлары. Аларның ялларын файдалы үткәрү максатыннан Олыяз авылы китапханәсендә шашка ярышы узды. Укучылар белән иң беренче шашка уенының тарихы, кагыйдәләре белән танышып чыктык. Укучылар бик тырышып,кагыйдәләрне бозмыйча уйнадылар. Беренче урынны-Нуриева Ралина (1 класс укучысы), икенче урынны- Нуриева Эльвина (4 класс укучысы), өченче урынны-Ибрагимов Данил (4 класс укучысы), дүртенче урынны- Хамидуллина Әлфинә (3 класс укучысы) алдылар. Уен балаларга бик ошады, уен нәтиҗәсеннән канәгать калдылар. Барлыгы 7 укучы катнашты.