Олуязская сельская библиотека - филиал № 28

“Без-табигать сагында!”

 “Мәрхәмәтлелек атнасы” кысаларында Олыяз авылы китапханәсенә йөрүче укучылар белән кошларга җимлек ясадык. Укучылар белән сөйләшеп-киңәшләшкәннән сон ,без кызлар да, малайлар да, олылар-кечеләр -һәрбер кеше ясый ала торган материалны сайладык. Без җимлекне буш шешәләрдән һәм кечкенә чиләкләрдән ясарга булдык. Беренчедән, кошларга бик әйбәт җимлек килеп чыкты,ә ,икенчедән, шушы материалдан җимлек ясап,ташланасы әйберләргә икенче тормыш бирдек һәм табигатебезне шушы чүпләрдән саклап калдык.Барлыгы 14 укучы катнашты.