“Язгы мәрхәмәтлелек атнасы”
Олыяз авылы китапханәсендә “Язгы мәрхәмәтлелек атнасы” акциясы кысаларында Лев Николаевич Толстойның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган “Рус әдәбиятының йөзек кашы” исемле әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә барышында укучылар белән язучының тормыш юлы, иҗаты белән таныштык. Аның “Косточка”, “Лев и собачка”, “Кавказский пленник”, “Война и мир”, “Басни,сказки,рассказы” исемле китапларына күзәтүләр ясадык, әсәрләрен , әкиятләрен укып фикер алыштык. Барлыгы 13 укучы катнашты.