"Әниләргә бүләк"
8 март- әниләр,әбиләр, апайлар, сеңелләр бәйрәме. Шул уңайдан Олыяз авылы китапханәсендә эшләүче “Оста куллар” түгәрәгенә йөрүче балалар белән әниләренә, әбиләренә буләк- веер ясадык. Беренче эш итеп, 8 март бәйрәме турында әңгәмә үткәрдек. Әңгәмә барышында балалар үзләренең әниләре,әбиләре турында сөйләделәр. Эшкә керешер алдыннан куркынычсызлык кагыйдәләре белән ныклап таныштык, чөнки эш барышында кайчы, клей, вилкалар, циркуль кулланыла. Балалар тырышып эшләделәр, шуңа күрә бик матур веерлар килеп чыкты. Барлыгы 11 бала катнашты.