Олуязская сельская библиотека - филиал № 28

"Яңа ел турында без нәрсә беләбез"

 

Олыяз авыл модель китапханәсе Олыяз авылы балалар бакчасында “ Яңа ел турында без нәрсә беләбез?”исемле танып-белү дәресе үткәрде. Китапханәче балаларны яңа ел бәйрәменең барлыкка килү тарихы белән таныштырды, Россия һәм Халыкара традицияләр турында сөйләп китте. Балалар яңа ел турында әкиятләр,шигырьләр тыңладылар,табышмаклар чиштеләр,узләре өйрәнгән җырларны җырлап күрсәттеләр. Китапханәче балаларга Кыш бабай бияләе ясау буенча мастер-класс үткәрде. Чара ахырында балалар төрледән-төрле китапларга күзәтү ясадылар,кызыксынып укыдылар. Барлыгы 12 бала катнашты,19 декабрь,9.30