“Сәламәтлек-иң зур байлык”
1 март- наркоманияга каршы көрәш көне уңаеннан Олыяз авылы китапханәсендә “Сәламәтлек-иң зур байлык” исемле әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә барышында укучылар белән шушы чир турында, аның нинди куркыныч булуы хакында сөйләштек.”Наркотики-это смерть» дигән презентация карадык, укучылар үзләрен кызыксындырган,борчыган сорауларын бирделәр. Әңгәмә барышында В.Н. Ягодинский “Школьнику о вреде никотина и алкоголя”, Л.М.Зорина “Созависимость и пути ее преодоления», «Наступление на зло», «Наркомания: балаларыбызны ничек сакларга?» исемле китапларга күзәтүләр ясадык. Барлыгы 9 укучы катнашты.