“Наши истоки. Читаем фольклор”
Олыяз авылы китапханәсе “Наши истоки. Читаем фольклор” акциясы кысаларында китапханәгә йөрүче балалар белән әңгәмә үткәрде һәм китап күргәзмәсе төзеде. Укучылар белән фольклор турындагы белемнәрне кабатладык(фольклор нәрсә ул? Аңа нәрсәләр керә?) Укучылар белән китапханәдә булган китаплар белән таныштык: “Татар халык мәкальләре” 3 томда, “Татар эпосы. Бәетләр”, “Татар балалар фольклоры», «Татар мифлары», «Татар халык риваятьләре һәм легендалары”, К. Хөснуллин “Мөнәҗәтләр һәм бәетләр” , “Татар халык уеннары”. Китаптан мәкальләр укыдык, такмаклар,санамышлар,әйтешләр,алдавычлар белән таныштык. Китаптагы уеннарны уйнап карадык. Барлыгы 16 бала катнашты.