Творческий вечер, посвящённый татарской поэтессе Миляуше Ахмадуллиной
15 мая в Кошкинском СДК прошел творческий вечер, посвящённый татарской поэтессе Миляуше Ахмадуллиной. В мероприятии приняли участие наши писатели из Союза писателей Татарстана Рифат Джамал, Фоат Галимуллин, Газинур Мурат. Заместитель председателя Союза писателей Рифат Джамал вручил Миляуше Ахмадуллиной удостоверение Союза писателей Татарстана, почетные гости поздравили поэтессу и выразили свои добрые пожелания. Также на вечере собрались друзья поэта, одноклассники, любители творчества, односельчане и родные.
15 май көнне Күкшел авылы мәдәният йортында авылдашыбыз, шагыйрә Миләүшә Әхмәдуллинаның иҗат кичәсе үтте. Кичәдә Татарстан язучылар берлегеннән язучыларыбыз Рифат Җамал, Фоат абый Галимуллин, Газинур Моратлар катнашты. Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рифат Җамал Миләүшә Әхмәдуллинага Татарстан язучылар берлегенә кабул ителү таныклыгын тапшырды, мөхтәрәм кунакларыбыз шагыйрәбезне котлап изге теләкләрен юлладылар. Кичәгә шулай ук шагыйрәнең иҗатташ дуслары, классташлары, иҗатын яратучылар, авылдашлары җыелган иде.