Олуязская сельская библиотека - филиал № 28

“Пушкин һәм аның иҗаты”

 

6 июнь- Бөек шагыйребез,язучы Александр Сергеевич Пушкинның туган көне. Шул уңайдан Олыяз урта мәктәбендә эшләп килүче лагерьга йөрүче балалар Олыяз авылы китапханәсенә кунакка килделәр. Китапханәче “Пушкин һәм аның иҗаты” исемле әңгәмә үткәрде. Әңгәмә вакытында укучылар тагын бер тапкыр Пушкинның тормыш юлы,иҗаты белән танышып киттеләр. Китапханәче әзерләгән презентацияны һәм китап күргәзмәсен карап үттеләр. Әңгәмә ахырында укучылар китаплар алып кайтып киттеләр.