Олуязская сельская библиотека - филиал № 28

“Мәрхәмәтлелек атнасы”

 

“Язгы мәрхәмәтлелек атнасы” акциясы кысаларында китапханәгә йөрүче укучы балалар белән Олыяз авылы китапханәчесе Камалиева Сөмбелә сугыш чоры баласы Маһиәнвәр әби янына хәл белешергә һәм көчебездән килгәнчә ярдәм итәргә  бардык. Маһиәнвәр әби укучыларны  үзенең тормыш юлы, балачактагы,яшьлектәге  истәлекләре белән таныштырды, тормыш юлында  булган кызыклы хәтирәләр  белән уртаклашты.                                                                                                                             Укучы балалар бик тә теләп көчләреннән килгәнчә Маһиәнвәр әбигә көн-күреш эшләрендә  булыштылар: идән себерделәр, гөлләргә су сиптеләр, тузан  сөрттеләр һәм киштәләрне  тәртипкә китерделәр. Балаларның  эшләгән эшләренә  Маһиәнвәр әби дә бик сөенде һәм олы рәхмәтләрен эйтте.