"Язгы мәрмәмәтлелек атнасы"
Техника алга киткән заманда яшәсәк тә , күп очракта барлык уйланылган эшләрне эшләп бетерергә җитешмибез, чөнки вакыт җитми. Күп кенә җирләрдә чират торабыз: табибка күренер өчен, налог , коммуналь түләүләр түләр өчен. Тик бу эшләрне тиз , уңайлы гына эшләп була-электрон рәвештә. Барып чиратта вакыт уздырмас өчен, «Язгы мәрхәмәтлелек атнасы» кысаларында Олыяз авылы китапханәчесе Камалиева Сөмбелә теләк белдергән кешеләрне өйдән генә, электрон рәвештә чиратка язылырга, түләүләр түләргә өйрәтте. Компьютердан күрсәтеп, тәфсилләп-адымлап эшләп күрсәтте.