"Ул тормышка гашыйк иде"
Олыяз авыл китапханәсе һәрдаим Олыяз урта мәктәбе белән тыгыз элемтәдә тора. Бөек,көчле рухлы шагыйрь,язучы Фәнис Яруллинны искә алып Олыяз урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Гильметдинова Зөлфия Шәрифулла кызы белән “Ул тормышка гашыйк иде” исемле китапханә дәресе үткәрдек. Дәрестә Фәнис Яруллинның катлаулы тормыш юлы, иҗаты белән якыннанрак таныштык, укучылар аның шигырьләрен укыдылар, сорауларга җавап бирделәр.