Олуязская сельская библиотека - филиал № 28

Тукай яши безнең күңелләрдә

 

Олыяз авылы китапханәчесе тәрбиячеләр белән берлектә “Тукай яши безнең күңелләрдә” исемле балалар иртәсе үткәрде. Иртәдә Олыяз авылы балалар бакчасына йөрүче 50 бала катнашты. Алар  Габдулла Тукайнын тормыш юлы, иҗаты, шигырьләре һәм әкиятләре белән таныштылар. Үзләре белгән шигырьләрнең исемнәрен әйттеләр, белгәннәрен яттан да сөйләделәр. Соныннан балаларга Габдулла Тукайның әсәрләре буенча төшерелгән мультфильмнар күрсәтелде. Балаларга бик ошады,  актив катнаштылар.