Чирнең тиюе тиз, китүе озак.
“Саулык- зур байлык”дигән мәкальнең мәгънәсенә,дөреслегенә берәр җирен авырта башлагач тагын да ныграк инанасың бит. Җир йөзендә нинди генә чирләр,авырулар юк: озак чирләмичә аягүрә генә уздырып җибәрә торганнары да,тик күп очракта бик күп вакытны,сәламәтлекне ала торганнары да очрап тора. Шундыйларның берсе-туберкулез. Кече яшьтән,балалар бакчасыннан ук бу чир турында сөйләп-кисәтеп киләләр. Аның нинди чир,ничек килеп чыгуы хакында,ничек сакланырга кирәклеген әйтеп-аңлатып үстерәләр. Тик елдан-ел яңа мәгълүматлар,яңача дәвалау ысуллары барлыкка килә,шуңа күрә профилактик максаттан Олыяз авылы китапханәчесе Камалиева Сөмбелә белән мәдәният йорты директоры Хабриева Вәсилә тәҗрибәле, озак еллар фельдшер булып эшләуче Мазитова Мөнирә Зөфәр кызын мәдәният йортына әңгәмәгә чакырдылар. Мөнирә Зөфәр кызы әңгәмә вакытында туберкулез хакында барысын да аңлатты, аның нинди чир, кайчан һәм кайда барлыкка килгәнлеге хакында ,туберкулездан ничек сакланырга, күп халык йори торган җирдә үзеңне ничек тотарга, өйгә кайткач кулларны ничек,нәрсә белән юарга кирәклеге хакында сөйләде, кызыксындырган барлык сорауларга да җавап бирде.