Без чисталык яклы.
Республикабызда,районыбызда 1 апрельдән чисталык икеайлыгы башланды. Шул уңайдан 1 апрель көнне Олыяз авылы мәдәният йорты һәм китапханәсе хезмәткәрләре өмәгә чыктылар. Мәдәният йорты яннарын, ишегалларын –территориясын җыештырдылар: өелеп торган карларны тараттылар, чүпләрне себерделәр.