Яңа китап-яңа дус.
Олыяз авылы китапханәчесе Камалиева Сөмбелә Олыяз авылы балалар бакчасы белән тыгыз элемтәдә тора. Китапханәгә кайткан һәр яңа китап белән таныштыру максатыннан балалар бакчасында әңгәмәләр, төрле уеннар оештыра. 31 март көнне зурлар төркеменә йөрүче балаларны “Кеше” һәм “Хайваннар” дигән китап белән таныштырды. Тәрбиче Мубаракова Ләйсән Салихҗан кызы белән берлектә китапта булган һәрбер хайван белән балаларны таныштырдык , аның кайда яшәве,нәрсә белән туклануы хакында өйрәндек. Шулай ук кеше төзелеше хакында да сөйләштек. Әңгәмә ахырында төрле-төрле кызыклы уеннар оештырылды.