"Ул тормышка гашыйк иде"
9 февраль-Бөек, көчле рухлы шагыйрь,язучы Фәнис Яруллинның тууына 79 ел уңаеннан аны искә алып Олыяз урта мәктәбе укытучысы Гилметдинова Зөлфия Шәрифулла кызы белән "Ул тормышка гашыйк иде" исемле китапханә дәресе үткәрдек. Дәрестә Фәнис Яруллинның катлаулы тормыш юлы, иҗаты белән якыннанрак таныштык, укучылар аның шигырьләрен укыдылар,сорауларга җавап бирделәр.