Куркынычсыз интернет
Олыяз авылы китапханәсендә "Куркынычсыз интернет" атналыгы кысаларында укучылар белән әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә барышында алар интернетта утырган вакытта куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштылар, шулай ук укучыларга интернеттан башка да китап,сүзлекләр ярдәмендә кирәкле информацияне таба алу мөмкин икәнлеге аңлатылды.Укучылар яңа кайткан китап,журналлар белән таныштылар.