Дини "Вәгазь кичәсе"
26 апрель көнендә, Нырты мәдәният йортында авыл халкы өчен дини “Вәгазь кичәсе” булып узды. Кичәне авылыбызның мөслимәсе, “Ак калфак” оешмасының җитәкчесе Галиакберова Миннебикә Файзрахман кызы ачып җибәрде, төрле юнәлештәге вәгазьләр укылды, ветеран укытучы Фаттахова Сания Ибраһим кызы үзе язган бәетләрне укыды , бәет сүзенең аңлатмасын аңлатты,килгән кунаклар күп кенә дини сорауларга дөрес җаваплар алдылар, “Дин һәм заман” китап күргәзмәсендә булган китаплар белән таныштылар.Кичәгә күрше авыл мөслимәләре дә чакырылган иде.Кичә бик эчтәлекле узды, килгән кунакларга чәй өстәле әзерләнде. Яшьләргә яхшылыкка, дөрес юлга басырга бу кичә зур этәргеч бирде.